Музейханә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда – Янка Купала эзләре
Югары Ослан районында 1998 елда ЮНЕСКО мәдәни-тарихи һәм табигый мирас исемлегенә кертелгән геологик ачылышы (разрез) һәм Янка Купала музее белән данлыклы Печищи авылы бар. Әдип мирасханәсе 1895 елда төзелгән пар тегермәненең, хәзерге икмәк-он продуктлары комбинатының бер бинасына урнашкан. Янка Купаланың Россиядәге бердәнбер мемориаль музее ул. Мирасханә Татарстан Милли музее филиалы...
-
Фәрит Яруллинга яңа музей
Газетабызның узган елдагы 27 февраль санында гына без Мамадыш районы Кече Сөн авылы халкының хафалары турында әрнеп язган идек. Сизгер җанлы милләттәшләребез яттан белә булыр: Кече Сөн - халкыбызга Заһидулла Яруллин кебек мәшһүр музыка остасы һәм аның ике улы - Фәрит белән Мирсәет кебек талантларны биргән авыл бит ул. Туган...
-
АГАЧ КЫНА ДИМӘ...
Татарстан Милли музеенда халкыбызның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган тупланмалар арасында агачтан ясалган йорт кирәк-яраклары тупланмасы зур урын алып тора. Алар - Идел буе осталарының эшләнмәләре. Бүген инде күпләребезгә бигүк аңлашылмый торган билгеләр кулланып бизәкләнгән бу әйберләр, савыт-сабалар күз явын алырдай матур, серле, тылсымлы. Уеп төшерелгән һәр бизәккә, рәсемгә тирән...
-
ОНЫТЫЛГАН ТАРИХ
Татарстан Милли музеенда Бөек Ватан сугышының күңелсез, без моңарчы бик аз белгән авыр сәхифәләренә күпмедер дәрәҗәдә күз салырга ярдәм иткән "Совет хәрби әсирләре - Норвегиядә" дигән күргәзмә эшли башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Норвегия корольлегенең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Нейдульв Атле...
-
МӘДИЯР МӘКТӘБЕ
Минем бу «рәссам абый» белән танышуым әни аркасында булды дисәм hич тә ялгыш булмас. Чөнки мәктәптә укыганда урамда «трай тибеп» йөрмәсеннәр дип, ул икебезне дә җитәкләп, мәҗбүри рәвештә, Чаллы шәhәренең 1 нче сынлы сәнгать мәктәбенә кертеп җибәрде. Икебезне дә диюем - энем белән мине. Мәҗбүри бу мәктәпкә йөри башласак та,...
-
ТУКАЙ ВАТАНЫНДА ЯҢА ЧИШМӘ
Татар халкына бөек Тукаебызның юбилейларын милләт мәхәббәтен казанырдай һәйкәлләр белән билгеләп үтү бәхете Бөек Ватан сугышыннан соң гына насыйп була. 1956 елда шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта аның хөрмәтенә бюст ачыла. Тукайның 90 еллыгы үткәннән соң гына Яңа Кырлай авылында заманча яңа музей нигезенә тәүге таш салына. Казандагы Шамил йортындагы әдәби...
-
Тукай музееның беренче директоры
Габдулла Тукайның тууына 130 ел 1984 елның 30 маенда КПССның Татарстан Өлкә комитеты бюросы утырышында Казанда Габдулла Тукайның музеен төзү турында Карар кабул ителә һәм аны ачу шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан 1986 елның 26 апреленә билгеләнә. ТАССР Министрлар Советының Карары нигезендә музейның бинасы итеп Тукай урамындагы Шамил йорты...
-
КАЗАН АРТЫНДАГЫ ЯҢА КЫРЛАЙ
Габдулла Тукайның тууына 130 ел Тукайны 7 яшеннән үзенә сыендырган, соңыннан аны гомере буе рухландырган Яңа Кырлай авылында бүген Г.Тукай музее, Сәгъди абзый ихатасы, Әхмәтхан бай йорты шагыйрьгә кагылышлы хатирәләрне саклый. "Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным" - дип яза бит ул үзе дә. Биредә Тукай,...
-
ТАШКА ҖАН ӨРҮЧЕ
Сәнгать - халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Шуңа күрә кайчак халык тарихын һәм аның хәзерге хәлен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр. Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән. Еллар узу белән, әлеге һөнәргә махсус уку йортларында...
-
ГҮЗӘЛ ЗАТКА ТИҢ КАЗАН КАЛАСЫ
Күргәзмәләрдә бик нечкәләп тасвирланган татар хатын-кызлары портретларын күргәндә, боларның авторы кем икән, дигән сорау туа торган иде. Чөнки рәссамның яратып, күңел биреп эшләгәне ярылып ята. Караштыргалап йөри торгач, бер өслүбтә иҗат ителгән милли гүзәлләрне утызлап санадым. Һәркайсында милли костюм, алка, беләзекләр, чулпы, хаситәләр бөртекләп сурәтләнгән. Күренә ки, рәссам җитди әзерлекле,...
-
ШАГЫЙРЬНЕҢ ХӘТЕР ФАТИРЫ
Казаныбызның Горький урамындагы 17 йорт зур тарихи әһәмияткә ия. Биредә композиторлар Нәҗип Җиһанов, Мәсгут Латыйпов, артистлар Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов яшәгән. Шушында ук 28 фатирда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең бер ел гомере узган. Бүген анда шагыйрьнең музее урнашкан. Башта музей бер генә фатирда урнашкан булса, 1995 елда күрше фатирдагыларны бүтән җиргә...
-
ИЛ АГАСЫ ГАРИФҖАН
Балтач районының Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеена барган саен мирасханәнең байлыгына да, аның директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан ага Галиевнең армый-талмый иҗтиһат кылуына да хәйран калып кайтам. Музей исә аның гомерлек хезмәтенең җимеше, табып үстергән, көч-куәт биргән, үз тәрбиясендә яшәтә торган бер...
-
ОЛЫ ЙӨРӘКЛЕ ХАНОВ
Берәүләр аңа сокланды, кайберәүләр шикләнебрәк карады. Әмма берәү дә аңа битараф түгел иде кебек. Илдар Ханов киң күңеллелеге, кемнең кем булуына карамастан, һәммә кешегә карата рәхимле, шәфкатьле мөнәсәбәте белән күпләребездән өстенрәк иде сыман. Бик күпләр аның белән аралашып, сызлаган тәннәренә дәва, сызган күңелләренә шифа табып кайтты. Рәссам Илдар Хановның иҗаты...
-
МИЛЛИ ГАМЬЛЕ СУРӘТЛӘР
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында яшь рәссам Айгөл Мәҗитованың күргәзмәсе ачылды. Айгөл Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Хәзерге вакытта В.Суриков исемендәге Мәскәү институтының Казан филиалында бишенче курста белем ала. Күргәзмәнең Халыклар дуслыгы йортында оештырылуы тикмәгә генә түгел. Айгөл училищеда укыганда ук инде татар милли гореф-гадәтләре, халык-йолалары белән кызыксынып китә, институтка...
-
КИРТӘЛӘРНЕ ҖИМЕРЕП ЧЫККАН РӘССАМ
1970 еллар. Республикабызның рәсем сәнгатендә КамАЗ кебек һәм башка шундый зур төзелешләр турындагы ялган пафос белән сугарылган картиналар ишәйгән чор. Ул вакытта әле ул төзелешләрнең тирә-юньгә нинди зыян салуы киң җәмәгатьчелеккә, әлбәттә, билгеле булмагандыр. Вәгъдәләргә ышанып, зур шәһәрләргә кызыгып килгән, чынлыкта, йортсыз-җирсез тилмергән кешеләрнең язмышлары ничек тәмамланганы яшерен булып калгандыр....