Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Татарстанда – Янка Купала эзләре

Югары Ослан районында 1998 елда ЮНЕСКО мәдәни-тарихи һәм табигый мирас исемлегенә кертелгән геологик ачылышы (разрез) һәм Янка Купала музее белән данлыклы Печищи авылы бар. Әдип мирасханәсе 1895 елда төзелгән пар тегермәненең, хәзерге икмәк-он продуктлары комбинатының бер бинасына урнашкан. Янка Купаланың Россиядәге бердәнбер мемориаль музее ул. Мирасханә Татарстан Милли музее филиалы...

Югары Ослан районында 1998 елда ЮНЕСКО мәдәни-тарихи һәм табигый мирас исемлегенә кертелгән геологик ачылышы (разрез) һәм Янка Купала музее белән данлыклы Печищи авылы бар. Әдип мирасханәсе 1895 елда төзелгән пар тегермәненең, хәзерге икмәк-он продуктлары комбинатының бер бинасына урнашкан. Янка Купаланың Россиядәге бердәнбер мемориаль музее ул. Мирасханә Татарстан Милли музее филиалы булып исәпләнә.
Безне биредә музей мөдире Римма Абызова каршы алды. Аның сөйләвен тыңлап, ерак тарих чоңгылына чумдык.
200 миллионнан артык еллар элек хәзерге Татарстан биләмәләре Пермь диңгезе сулары белән капланган булган. Аның киңлекләре Идел аръягыннан алып Урал таулары итәкләренә кадәр барып җиткән. Бу җирләрдә озак вакытлар дәвамында - 250-280 миллион ел элек - кыйммәтле известь, ком, доломит (бут ташы) утырмалары барлыкка килгән. Галимнәр телендә Пермь чоры дип йөртелгән бу заманда, җир өстендә зур геодинамика үзгәрешләре килеп чыккан. Алар Печищи ачылышында да яхшы күренә: ак һәм соры доломит, көрән, яшькелт, күгәреккә якын коңгырт төстәге кызыл балчык катламнары бер-берсен алмаштыра. Аларның һәркайсы аерым бер чорга карый. Печищидагы ачылыш Җир яшен билгеләүче бөтендөнья таблицасына да кертелгән.
1600 елда нигезләнгән авыл кайчандыр тау токымнарыннан чимал җитештерү үзәге булган. Биредә известь заводы эшләгән. Югары сыйфатлы тауар өчен Россиянең төрле почмакларыннан килгәннәр. Идел яры буенда әле дә известь һәм гипс яндыру мичләренең калдыклары саклана. Аларның берсе бүген дә җимерелмәгән, ерактан ук маяксыман күренеп тора. Биредә XV гасырлардан алып известь ташы чыгарганнар. Римма ханым искәрткәнчә, Казан кирмәнен дә биредә чыгарылган доломит таштан төзегәннәр. Мондагы штольнялар һәм таш чыгару системасы республикада иң озыны булып исәпләнә. Узган гасырның 80нче елларында, табышы юк, дип заводны ябалар, ә аңа керү юлын томалыйлар. Хәзер аның кайда икәнлеген беркем белми. Әмма җир асты юллары үзен сиздергәли икән әле. Әйтик, тау өстендә соңгы елларда гына барлыкка килгән төпсез чоңгылны күрергә мөмкин.
Музей экспозициясенә куелган ядкәрләр исә - Казан федераль университетының геология бүлеге бүләге. Бу якларда табылган моллюск кабырчыклары, балык һәм суүсем эзләре, диңгез мәрҗәне һәм башка экспонатлар бу җирләрдә кайчандыр тирән сулар булуы, зур давыл-дулкыннар шаулавы турында сөйли.
Музейда шулай ук "Иван Окошников һәм аның уллары" сәүдә йорты, пар тегермәне төзелеше тарихы, аның совет чорындагы яшәеше, гражданнар сугышы вакыйгалары да әтрафлы яктыр­тыла. 1918 елда Окошниковларның тегермәне тартып алына. Бу ел Югары Ослан төбәгендә яшәүчеләр хәтеренә ак чехлар фетнәсе белән дә кереп калган. Печищи янындагы сугышларда Казанның язмышы хәл ителә. Музейда бу еллар турында иске тегермәннең бер бинасын сүткәндә табылган сугыш кораллары да искәртә.
Мирасханәдә мәшһүр белорус шагыйре, драматург, публицист, СССР дәүләт премиясе лауреаты, Ленин ордены иясе Янка Купала (Иван Доминикович Луцевич) турында сөйләү аның балачагыннан башлана. Ул Белоруссиянең Минскидан ерак түгел урнашкан Вязынка хуторында алпавыттан арендага җир алып торучы бөлгән шляхта (алпавыт) вәкиле гаиләсендә дөньяга килә. Булачак әдипнең Иван Купала төненә каршы тууы аның тәхәллүсен билгеләргә һәм язмышын тәгаенләргә ярдәм итә.
Үсмергә балачак елларыннан ук крәстиян хезмәтенең авырлык­ларын татырга туры килгән. Алга таба егет Петербургта һәм Мәскәүдә укый, төрле эшләрдә йөреп, писер, кибеттә приказчик булып, аерым балаларга дәресләр биреп тамагын туйдыра. Матурлыкны күрә, аңлый, һәрнәрсәдән тәм-ямь тоя белгән Луцевич шул ук вакытта шигырь язу белән дә мавыгып китә. 1905 елда Россиядә җирле телләрне (шул исәптән белорус телен дә) куллануга чикләү бетерелгәннән соң Белоруссиядә «Наша Нива» газетасы чыга башлый. Аны нәшер итүдә катнашучылар арасында Луцевич та була. Берничә елдан соң аңа газетаның редакторлык вазифасы да йөкләнә. Луцевичның беренче "Мужик" дигән шигыре «Северо-Западный край» дигән рус басмасында дөнья күрә. 1908-1913 елларда Петербург нәшриятында бер-бер артлы «Жалейка», «Гусляр», «Шляхам жыцця» дигән шигырь җыентыклары басылып чыга. Шушы чорда әдип «Адвечная песня», «Сон на кургане» поэмалары, «Паўлінка» пьесасы кебек классик әсәрләрен иҗат итә. Янка Купаланың «Тутэйшыя» - пьесасы әдипкә аеруча танылу алып килә. Ул шул ук вакытта публицистик мәкаләләр яза, тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә.
Купала Белоруссиянең әдәби һәм мәдәни тормышында, шул исәптән, рес­публиканың дәүләт университетын, милли театрны, нәшриятларны оештыруда актив катнаша. Аңа төбәктә беренчеләрдән булып Белоруссиянең халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә. Әдип иҗатының һәм иҗтимагый эшчәнлегенең төп әһәмияте шунда ки, ул үз эшчәнлеге белән белорус әдәбиятын чагыштырмача югары дәрәҗәгә күтәрә, белорус әдәби теленең формалашуына һәм үсешенә йогынты ясый.
Луцевичның 1934 елда Мәскәүдә узган СССР язучыларының беренче съездында Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан, Гомәр Гали, Җәүдәт Фәйзи, Кави Нәҗми һәм башка татар язучылары белән дә күрешеп аралашуы билгеле. Кайбер чыганак­лар буенча Купала танылган сәясәтче һәм әдип Гаяз Исхакый белән дә таныш булган.
Танылган әдипнең Татарстанга килүенең, әлбәттә, үз тарихы. Фашистлар 1941 елның сентябрендә Советлар Союзының көнбатыш биләмәләрен яулап алгач, Украина һәм Белоруссия Фәннәр академиясе әгъзаларын безнең якларга эвакуацияләргә ниятлиләр. Кемнедер Чистайга, яки Алабугага, Казанга җибәрәләр. Белоруссия шагыйре Янка Купала да галимнәр белән бергә Татарстан тарафына кузгала. Әмма ул ерак юлга җәмәгате Владислава Францевна белән сугыш башланыр алдыннан гына хөкүмәт бүләк иткән автомобиленә утырып чыга. Билгеле ки, Казанга юл Мәскәү, аннары Югары Ослан авылы аша. Инде Татарстан башкаласына барып җитәр өчен Печищи янында паром белән Идел кичәргә кирәк. Әмма аңа, беркайчан да булмаганча, гаять зур чират: берәүләр якыннарын фронтка озатса, икенчеләре тегермәннән он алып китә. Белоруслар да чиратка баса. Паромда тегермән коменданты кизү тора торган көн була. Ул барысының да документларын тикшерә. Комендант, Янка Купалага килеп төртелгәч, аның бик үк гадәти булмаган машинасына игътибар итә. Документлары да дәрәҗәле кеше булуын раслый: аның Белорус Совет Рес­публикасы депутаты, Белоруссия һәм Украина Фәннәр академиясе әгъзасы булуы, һәрхәлдә үз заманының дәрәҗәле кешесе икәнлеге ачыклана. Комендант тиз генә тегермән директоры Иван Наякшин янына йөгерә. Ул исә вакыты бик тә тыгыз булуга карамастан, Янка Купала белән күрешергә чыга, аны үзенең эш бүлмәсенә чакыра. Алар, чәй эчә-эчә, озак кына сөйләшеп утыра. Юл Иван Луцевичны бик алҗыткан була һәм ул авылны күрергә теләк белдерә. Табигатьтә - алтын көз. Наякшин һәм Луцевич, геологик ачылышка күтәрелеп, Идел киңлекләренә карый. Ә биредә гаҗәеп матур күренеш: кызыл, сары төскә кергән агачлар белән каймаланган елгада көймәләр йөзә, дулкыннар уйный. Билгеле, шагыйрьне таш кала тартмый, ә биредәге шулкадәр рухландыргыч мохит җанына якынрак тоела. Сөйләшә торгач, директор Янка Купалага Печищида калырга киңәш бирә, торак белән тәэмин итәчәгенә ышандыра.
Икенче көнне Луцевич, Казанга барып, Печищида калырга теләвен белдерә, аңа каршы килмиләр. Янка Купала башта җәмәгате Владислава Францевна белән Иван Наякшин фатирына урнаша. Ә инде хәзер музей урнашкан торакта тегермәннең баш инженеры яшәгән була. Ул берничә айдан фронтка китә. Бушаган фатирны Янка Купалага бирәләр.
Фатир ике бүлмәдән тора: берсе шагыйрьнең эш бүлмәсе итеп тәгаенләнә. Торакта өстәл дә, урындык та булмый. Ә менә репродуктор Луцевичның биредә яши башлавының беренче көннәрендә үк куела. Караваты турысында исә дөнья картасы эленеп тора. Дәрәҗәле кунакны өй җиһазы белән тәэмин итәләр. Фатирга беренче булып кара диван куела. Аны, әйтүләренчә, Казан универмагы директоры Кәримов китерә. Этажерка, ятак, шкаф кебек җиһазларны да шагыйрьнең Казандагы танышлары алып килә.
Шагыйрь бик киеренке эшли, иҗат итә. Ул үзәк газеталар өчен мәкаләләр яза, язмалары һәм шигырьләре барлык фронт һәм партизан газеталарында басыла. Аның хисләре гомумхалык кайгысыннан аерылгысыз, сугыш елларына караган публицистикасы һәм шигырьләре патриотлык белән сугарылган. Печищида Я. Купаланың каләме аша халык аеруча яратып кабул иткән "Хлопчик и лётчик на войне", "Снова ждут нас счастье и свобода" шигырьләре туа, ул "Девять осиновых кольев" поэмасын язуны дәвам итә. Әдипнең Казанда зәңгәр төстәге лис­товкаларда басылган "Белорусским партизанам" шигыре бигрәк тә киң танылу ала. Ул Казанда "Белорусским партизанам от трудящихся Татарии" дигән баш белән зәңгәр төстәге листовкаларда нәшер ителеп таратыла, аны фашистлар тарафыннан басып алынган Белоруссия җирләренә самолетлардан ташлыйлар.
Партизаны, партизаны,
Белорусские сыны.
Бейте ворогов поганых,
Бейте свору окаянных,
Свору черных псов войны…
Белорус партизан отрядлары составында ил азатлыгын яклаган татар шагыйре Зәки Нури соңыннан Янка Купала шигырьләренең үзләре белән бергә сугышуы турында яза.
Әлбәттә, Янка Купала биредә яшәгәндә Казанга эвакуацияләнгән Белорус Фәннәр академиясе галимнәре белән дә элемтәсе әйбәт була, алар янына еш кына үзе дә бара, бу яклардагы әдип­ләр, галимнәр, татар язучылары белән аралаша. Әйтик, ул Казан университеты профессоры, белорус әдәбиятын өйрәнүче Александр Вознесенский белән еш очрашып яшәгән. Шулай ук шагыйрь янына Чистайда эвакуациядә яшәгән Борис Пастернакның килүе дә бер хатирә булып кала.
1941 елның кышы аеруча салкын була. Зәмһәрир суыклар үзен нык сиздерә: Иделдән салкын җилләр исә, урамнар кар көртләренә күмелә, ягу өчен утынга кытлык. Шул ук вакытта газеталар килеп өлгерә алмый, ипи дә җитми. Шагыйрьнең ватаны ут эчендә, аны билгесезлек, төрле авырулар интектерә. Ул, шуңа карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара, халык арасында була. Аның фатирының ишекләре һәркем өчен ачык. Янка Купала икмәк-он комбинаты эшчеләре алдында, мәктәп укучылары алдында чыгышлар ясый.
Шагыйрь ноябрь ахырында белорус зыялылары митингында катнаша, гыйн­вар аенда үз ватаны вәкилләренең фашизмга каршы үткәрелгән сәяси җыенында радио аша үзенең яңа әсәрләрен, шул исәптән, "Послание к Гитлеру" шигырен дә укый.
Янка Купаланың саулыгы бигүк әйбәт булмый. Ул яз һәм көз көннәрендә тәмәкене артык күп тартуы сәбәпле тыны бетүдән, йөткерүдән интегә. Тегермән эшчеләре өчен исә Белоруссия кунагы белән бергә эскәмиядә утырып тәмәке көйрәтү әйтеп бетергесез зур ләззәт була. Шагыйрьгә махорканы Казаннан китереп торганнар. Печищи кешеләре белән бик тиз уртак тел тапкан Луцевич юмартланып барысын да сыйлый.
1942 елның 13 июнендә Янка Купаланы, Белорус Совет Республикасы депутаты буларак, Мәскәүгә чакыртып алалар. Ул "Москва" кунакханәсенә урнаша, дуслары, шагыйрьләр, язучылар белән аралаша, тиздән үзенә 60 яшь тулуны алар белән бергәләп билгеләп үтәчәген, юбилейга чакырачагын әйтә. Әмма шагыйрь 28 июньдә кинәт кенә бик серле рәвештә вафат була. Бу уңайдан берничә фараз бар. Аларның берсе буенча, Я. Купаланың гомере 9 белән 10 кат арасындагы баскыч аралыгына егылып төшүдән өзелгән, икенчесе - йөрәк өянәге булган. Бу хакта чын таныклык СССР Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) архивларында саклана.
Печищига кайгылы хәбәр килеп ирешкәч, Луцевичның җәмәгате Владислава Францевна Мәскәүгә шундук чыгып китә алмый. Ә мөмкинлек тугач, бик тиз җыеныр­га туры килә. Фатирда очраклы рәвештә Янка Купаланың шәхси әйберләре: пиджагы, күлмәге, кул таягы, дарулар сала торган контейнеры, трубкасы, тәмәке тарта торган кәгазе, чемоданы, тәмәке янчыгы кала. Яңа хуҗалар бу әйберләрне чардакка мендереп куя. Билгеле ки, пиджакны көя харап итә. Калган әйберләр барысы да музей экспозицияләрендә урын алган. Владислава Луцевич сугыштан соңгы елларда да Янка Купаланың соңгы сигез ай гомере узган Печищига кайткалап йөри әле. Аның биредә 1955 ел дип тәгаенләнгән фотосурәте дә табыла.
Янка Купаланың мемориаль бүлмәсе уйландыра, вакыйгалар барысы да күз алдыннан үткәндәй була. Биредә һәрнәрсә шагыйрь яшәгән вакыттагыча: эш өстәлендә кара савытлы язу әсбабы, шәмдәл, керәчин лампасы, шигырь кулъязмалары таратып салынган. Дивардагы репродуктордан да Левитан тавышы яңгырап китәр сыман. Китап шкафында - Гоголь, Шевченко, Лермонтов кебек классик әдипләрнең әсәрләре. Тимер карават янындагы диварга дөнья картасы эленгән. Аның янәшәсендәге этажеркада газеталар ята.
Янка Купаланың шактый әсәрләре татар теленә дә тәрҗемә ителгән. 1962 елда "Совет әдәбияты" журналында шагыйрь Зәки Нури тәрҗемәсендә аның "Минем фәнем", "Һәрьякта җәй", "Теләгем" шигырьләре дөнья күрә. 1972 елда "Казан утлары" журналында шагыйрь Әхмәт Исхак Купаланың "Яз көнендә", "Колмагым кайда кышлады?", "Минем юл", "Алеся" кебек әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра.
Татарстан - күпмилләтле республика. Аның кунакчыл җире илнең бик күп мәшһүр ул-кызларының, шул исәптән, белорус халкының кадерле улы хатирәләрен дә саклый.
Сөембикә КАШАПОВА.
.Янка Купала.
.Янка Купала Иделдә. 1942 ел. Янка Романовский литографиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев