Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

 

 

2014 елның 16 декабреннан В.Имамов - "Мәдәни җомга" газетасының баш редакторы.

 

Вахит Шәих (Шәйхенур) улы ИМАМОВ - 1954 елның 18 мартында Актаныш районының Иске Байсар авылында дөньяга килә. Әтисе Шәйхенур - агроном, әнисе Вәҗиһә - сатучы. Туган авылында 1971 елда урта мәктәпне тәмамлый. Җәйге айларда комбайнда эшли. Шул елның көзендә Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә тимер кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елдан ул Балык бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң шул ук газета редакциясендә хатлар бүлеге мөдире. 1982 елда гаиләсе белән Чаллы каласына күчеп килә. Әүвәл урта мәктәптә тарих фәнен укыта, аннары 5 ел буена КамАЗның пресс-рам заводында мастер, участок һәм смена башлыгы, өлкән диспетчер. 1991 елдан соң ул үзе үк оештырган "КамАЗ" газета-китап нәшриятында баш редактор. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан бирле Чаллы язучылар оешмасын җитәкли.

 

Беренче әдәби әсәрләре район һәм республика газеталарында 1973-74 елларда ук күренә башлый. Казан университетында укыган чагында беренче повестьларын язып карый, аларны атаклы Мөхәммәт Мәһдиевка укытырга бирә һәм хуплау сүзләрен ишетә. Аннан соңгы остазлары дип Гариф Ахунов белән Аяз Гыйләҗевны саный. "Ир канаты" дип исемләнгән тәүге китабы 1988 елда дөнья күрә. 1991 елда икенче җыентыгы - "Нәзер" басылып чыга. Шушы китаптагы "Нәзер" повесте һәм "Өмет" хикәясе буенча Казан телевидениесе нәфис фильмнар төшерә. Төп рольләрдә Рәшидә Җиһаншина, Шамил Бариев кебек күренекле артистлар уйнаган "Өмет" фильмы республика телевидениесе тарафыннан озак еллар буе күрсәтелде. 1991 елда янә В.Имамов җитәкчелегендә оештырылган һәм ул үзе үк мөхәррирлек иткән "Әфган "кызалаклары" һәм "Афганские "тюльпаны" китаплары дөнья күрде.

Иҗат эшеннән тыш В.Имамов татар халкы тарихының ак тапларын ачыклау өлкәсендә дә туктаусыз эзләнә. 1982 елдан башлап 1994 елга кадәр, 12 ел буена җәй һәм көз айларында Уфа, Оренбург, Уральск, Екатеринбург, Белорет, Мәскәү калаларының архивларына һәм китапханәләрнең сирәк кулъязмалар сакланучы бүлекләренә эзләнергә йөри. Нәтиҗәдә 1993 елда "Татарларның Ватан сугышы" дип исемләнгән һәм татар халкының 1552-1775 елларда алып барган милли-азатлык яуларына багышланган беренче тарихи хезмәте 300.000 данә булып дөнья күрә. 1994 елда автор аны үзе үк рус теленә тәрҗемә итә һәм "Запрятанная история татар" дип аталган бу китабы 400.000 данә тираж белән басылып, бөтен Рәсәй буйлап таратыла. В.Имамовның бу әсәре соңрак украин, казах, немец, әзәрбайҗан, төрек, инглиз, француз, кытай, һинд телләрендә дә дөнья күрә. Шул ук елда В.Имамов "Сәет батыр" һәм "Татарлар Пугачев явында" исемле тарихи романнарын иҗат итә, "Сәет батыр" китабы 90.000 данә итеп нәшер ителә. Шушы хезмәте өчен В.Имамов 1995 елда Гаяз Исхакый исемендәге премиягә лаек була.
90 еллар - татар дөньясы өр-яңадан уянган, кузгалган чор. Ә Чаллы каласы - гүя милли үзәк. Әлбәттә, В.Имамов та милли хәрәкәттән читтә кала алмый. Шәһәрдә яңа гына ачылган татар радиосын, "Шәһри Чаллы" газетасын, "Аргамак" журналын нигезләү һәм аның йөзен билгеләүдә бик зур өлеш кертә. М.Вахитов исемендәге милли гимназия һәм төрек лицее ачылгач, В.Имамов алардагы ата-аналар комитетларының беренче рәисе итеп сайлана. Шәһәрдәге 52 нче мәктәпне татар уку йорты итеп үзгәртү өчен 30 кешелек махсус төркем төзи, якын-тирәдәге барча фатирларны әйләнеп, анда яшәүче ата-аналардан 800 гә якын гариза җыюга һәм ахыр чиктә татар мәктәбе ачтыруга ирешә. 1 сентябрьгә каршы төндә В.Имамов яшьләр белән бергә хәтта таңны мәктәп бинасында каршыларга мәҗбүр була. 1990 елда Чаллы татар дәүләт драма театры өчен элеккеге партия райкомының бинасын дәгъвалаган вакытта да ул башлап йөрүчеләр сафында була.

2000 елда В.Имамов "Казан утлары" журналын укучыларны үзенең "Утлы дала" дигән яңа тарихи романы белән сөендерде. 2001 елда ул аерым китап булып чыкты. Шул ук елда В.Имамов «Могикан» исемле тагын бер өр-яңа әсәрләр китабы бастыруга иреште. 2002-2003 елларда "Мәйдан" журналында аның "Тозлы яра" дип исемләнгән яңа роман-дилогиясе дөнья күрде. Шунысын да өстәргә кирәк, "Мәйдан" журналын нигезләүдә дә В.Имамов иң беренче башлап йөрүче булды. 2004 елда Казан һәм Чаллы нәшриятларында В.Имамовның "Тозлы яра", "Татар яугирләре" һәм "Япун татары" дигән яңа китаплары басылып чыкты. 2005 елның җәендә Казан каласы төзелүнең 1000 еллыгына багышланган "Казан дастаны" һәм Булат Хәмидуллин тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән «Казанская крепость» исемле тарихи романнары дөнья күрде. 2011 елда В.Имамов "Утлы дала" тарихи романының икенче китабын да язып тәмамлады, әсәр тулысынча Татарстан китап нәшриятында 2012 елда дөньяга чыгарылды. Шушы китабы өчен В.Имамов 2014 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 2014 елда аның "Җидегән" исемле повесть һәм тарихи бәяннәр китабы да басылды.

В.Имамов 1991 елдан башлап Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. 2002 елда аңа "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. В.Имамов элеккеге хезмәт урыннарыннан тыш, 2005 елның июнь аеннан башлап, әле тагын «Мәйдан» журналының баш редакторы булып эшләде. 2014 елның 16 декабреннан В.Имамов - "Мәдәни җомга" газетасының баш редакторы.

Хатыны Глүзә Чаллы шәһәренең Комсомол район башкарма комитетында эшләп ялга чыкты. Улы Альмир - Казан шәһәренең адвокатлар коллегиясе әгъзасы. Кызы Айгөл - Казан дәүләт университетын тәмамлап, "Звезда-Казан" телевидениесендә диктор һәм журналист.


Илгизәр Зәкиев - Җаваплы сәркатип. Актаныш районының Бурсык авылында туган. 2000 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын "Ватаным Татарстан" газетасында хәбәрче булып башлаган. Дистә елдан артык "Юлдаш" газетасының баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкарган.

 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Беренче баш мөхәррир

 

 

Зиннур МАНСУРОВ - Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияте бүлеген тәмамлаган. "Мәдәни җомга"да 1995 елдан - ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, атналык гәзит оештырылганнан бирле шушы вазифаны башкарды. Татарстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре.

 

 

2
X