Музейханә рубрикасы буенча яңалыклар
-
ШӘЙДУЛЛИН ТРИПТИХЛАРЫ
Татарстан сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә рәссам Шамил Шәйдуллинның картиналар күргәзмәсе ачылды. Биредә аның татар халкына, милли бәйрәмнәребезгә, XVI гасырда Казанны алу фаҗигасенә, Сөембикә-ханбикәбезгә, олуг шагыйребез Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына багышланган зур картиналарны күрергә мөмкин. Рәссам Ш.Шәйдуллинның иҗатында академик өслүб халыкчанлык белән бергә үрелеп килә. Композицияне кору, төсләрне...
-
МАМАДЫШТА ЯҢА МУЗЕЙ
Без Мамадыш районының Кече Сон авылы мәктәбендәге - Фәрит Яруллин, Россия мәктәпләре арасында бердәнбер булып, Тәкәнештә сакланган "Яшь гвардиячеләр" музее турында алдагы саннарда язган идек инде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтеннән Мамадышта тагын бер музей ачылды, байлык артты. Биредә манзара кылып һәм сокланып кайттык. Аны тасвирлауга керешкәнче үк, Мамадыш соңгы...
-
ЯШӘҮ КӨЧЕ БИРГӘН РӘСЕМНӘР
Элемтә - армиянең нервы, дип белми әйтмәгәннәр. Ялан кырларда, дошман пуляларыннан качып, чытырманлы урманнарны ерып чыбык сузучылар, землянкаларда командование боерыкларын ирештерүче радистлар булмаса, кай тарафка барырга икәнен ничек чамаларга? Кемнең кемгә атканын да белеп булмас иде. Фронт хатлары - шул ук элемтә ул. Алар улларын көткән ата-аналарга, ирләрен озатып калган...
-
РЕСПУБЛИКАНЫҢ ХӘТЕР МӘГАРӘСЕ
Россиянең иң борынгы хәтер мәгарәләренең берсе булган Татарстан Милли музее - республикабызның, халкыбызның зур горурлыгы. Биредә үткәннәребезне, тарихыбызны чагылдырган, мәдәниятебезне күрсәткән рухи байлык 900 меңнән артык кабатланмас, саклау берәмлеге исәпләнә. Шушы көннәрдә Татарстан баш хәтер мәгарәсенең беренче тапкыр тантаналы төстә ишекләрен ачуына 120 ел тула. Бу исә музейның оешуы, тууы,...
-
КАЗАНДА ГОРЬКИЙ ЯДКӘРЕ
ХХ йөзнең 20 нче еллары. Казанның 3 нче мәктәбе укытучысы, танылган тарихчы һәм археолог Николай Калинин һәм ул эшләгән уку йорты исеменә Италиянең Соренто шәһәреннән зур гына конверт килеп төшә. Педагогның үз укучылары белән бергәләп күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Горькийга атап язган хатына җавап була ул. Алар, әдипкә...
-
ТУГАН ЙОРТНЫҢ ҖЫЛЫСЫ
Республикабызда гамәли бизәү сәнгате осталары күп булмаса да, һәрберсенең башкаларныкыннан үзгә үзенең йөзе бар. Шуларның берсе рәссам Наилә Галәвиева. Ул кысага утыртылган нигезгә тукыма кисәкләрен ябыштырып матур паннолар иҗат итә. Хикмәт шунда ки, үзе Казан кызы булса да, Наилә ханым авыл тормышына, авыл халкының садәлегенә мөкиббән, картиналарында да ул авылларыбызда...
-
ҮЛЕМЕ ДӘ ЯҢГЫРАР ҖЫР БУЛЫП...
Каһарман-шагыйребез Муса Җәлил батырлыгын киндердә мәңгеләштерүче рәссамнарыбыз байтак. Шуларның берсе - Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Виктор Аршинов. Гомумән, бу кылкаләм остасы шагыйрьләр иҗатына битараф түгел. Аның А.Данте, Т.Элиот, М.Цветаева, Г.Тукай, Б.Әхмәдуллина шигырьләренә багышланган рәсемнәр шәлкемнәре шуны искәртә. Сәнгать белгечләренең әйтүләренә караганда, В.Аршинов рәссам буларак 1960...
-
ӘБИЕМ ДОГАЛАРЫ
"Мине биек кыялар кызыктырмый, киресенчә, тирәнгә төшеп асылга төшенәсем килә", - дияргә ярата Башкортстаннан рәссам Васил Ханнанов. Чыннан да, ул бертуктамый эзләнә. Яңадан-яңа рәсем шәлкемнәре тамашачыга чыга тора. Шунысы гаҗәп, аларны гүя бер кеше түгел, төрле авторлар иҗат иткән. Элегрәк рәссам В.Ханнанов картиналарында шәрә хатыннарны күрергә мөмкин иде. Яраткан образларының...
-
КҮЗ МАТУРНЫ ЯРАТА
- Хәерле булсын Хәмидәнең никахы, дигәндәй, ярый, күндердегез, туган якларга тагын бер истәлегем булыр. - Кесә төбе тап-такыр калса калыр, килешәбез. Күңелгә бик хуш килгән иде бу картинаң. - Бирәсе акчаң җаныңны кимерсә, абзыкаем, ризалашу юк. Кичкә тиклем хуҗасын табачагына иманым камил. - Сөйләштек-килештек ләбаса, җиде тапкыр кул бирешергә чегән...
-
105 ЕЛ МИЛЛӘТНЕ ТӘРБИЯЛИ
Моннан 105 ел элек, 1909 елның 12 ноябрендә Казанда Г.Тукайның "Исемдә калганнар" дигән автобиографик әсәре дөнья күрә. Шул көннән халкыбыз шагыйрьнең сабый чакта күргән ятимлек михнәтләрен гыйбрәт итеп сөйли башлый. Күптән түгел Г.Тукайның әдәби музеенда ошбу вакыйганы зурлап искә алдылар. Музей хезмәткәрләре әдәбият укытучылары белән очрашуга шагыйрь иҗатын өйрәнгән галимнәрне...
-
ҺӘР ЭШНЕ БИСМИЛЛАДАН БАШЛА
Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Татар шәмаиле галереясендә каллиграфия күргәзмәсе ачылды. Анда үз эшләрен тәкъдим иткән авторлар әлегә киң җәмәгатьчелеккә киң билгеле түгел. Казан егете Айзат Минһаҗев - арада иң яше. Каллиграфия белән кечкенәдән үк шөгыльләнә. Казанның татар-төрек лицеенда белем ала. Гөлназ Исмәгыйлева матур язу осталыгын Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Әрҗиес университетында...
-
РӘССАМ ИСКӘНДӘР РӘФЫЙКОВТА КУНАКТА
"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Татарстан һәм Русиянең халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Искәндәр Рәфыйковның 85 яшьлеге уңаеннан шәхси күргәзмәсе ачылды. Искәндәр Рәфыйков - татар рәсем сәнгатенең тере классикларыннан берсе. Күпләгән мактаулы исемнәре, картиналарының илебезнең зур-зур музейларында һәм чит илләрдә шәхси тупламаларда саклануы да шуны искәртә. Рәссам Латвия...
-
АЛЛАҺНЫҢ 99 ИСЕМЕ БАР...
"Эрмитаж-Казан" үзәгендә Мәскәүнең Ш.Мәрҗани исемендәге фонд тупламасында саклана торган экспонатлардан "Аллаһның 99 исеме" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Андагы ядкәрләр IX-XX гасырларга карый. Бу дәверләр эчендә ислам дөньясы күп тетрәнүләр кичерә - сугышлар булып тора, династияләр алышына, бер дәүләтләр юкка чыгып, алар урынына яңалары барлыкка килә, бер җирдә мәдәният учаклары кабына,...
-
ЕФӘК ЮЛЫНЫҢ МОҢЛЫ АҺӘҢНӘРЕ
Казан төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы дип игълан ителгәнгә күрә быел башкалабызда төрки кардәшләребез катнашында һәм алар яшәгән илләрне тулырак күзалларга мөмкинлек биргән чаралар аеруча күп булып тора. Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Франция Сәнгать академиясенең көмеш медале иясе Камил Муллашевның...
-
РЕГАТА ХӘТЕР ЯҢАРТА
Татарстан Милли музее I республика музей регатасы кысаларында берничә автобус экскурсиясе дә оештырды. Аның берсе Казан шәһәре буенча булса, икенчесе Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгына сәяхәт иде. Өяз турында хатирәләр Чистайга сәфәребез Казанның Кремль урамыннан - республиканың баш хәтер мәгарәсе бинасы яныннан башланып китте. Экскурсия алып баручыбыз, Милли музейның...