Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ЕФӘК ЮЛЫНЫҢ МОҢЛЫ АҺӘҢНӘРЕ

Казан төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы дип игълан ителгәнгә күрә быел башкалабызда төрки кардәшләребез катнашында һәм алар яшәгән илләрне тулырак күзалларга мөмкинлек биргән чаралар аеруча күп булып тора. Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Франция Сәнгать академиясенең көмеш медале иясе Камил Муллашевның...

Казан төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы дип игълан ителгәнгә күрә быел башкалабызда төрки кардәшләребез катнашында һәм алар яшәгән илләрне тулырак күзалларга мөмкинлек биргән чаралар аеруча күп булып тора. Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Франция Сәнгать академиясенең көмеш медале иясе Камил Муллашевның "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә ачылган "Ефәк юл буяулары" исемле шәхси күргәзмәсе дә әнә шундый чараларның берсе.

Рәссам Камил Муллашевның иҗаты киңкырлы. "Сөембикә - ханбикә", "Уйга калган Г.Тукай" портретларында, мәсәлән, ул тарихыбызда тирән эз калдырган каһарманнарыбызга мөрәҗәгать иткән. Шулар янәшәсендә гадирәк кешеләр - рәссамның әти-әнисе, артистлар портретлары да бар. К.Муллашевның илдән-илгә күп йөргәнлеге күренә. "Кыргызстан. Иссыккүл ярында көн урталарында", "Әрмәнстанның кояшлы көзе" картиналары шул сәяхәтләр вакытында иҗат ителгән булса кирәк. Жанр төрлелеге белән бергә, экспозициядә рәссам иҗатының өслүб байлыгы да ачык күренә. Өслүбләр алмаштыру - эзләнү билгесе. Рәссам Камил Муллашев гомере буе үз-үзен эзләгән икән. Бер урында тормаган, эзләнгән кешене уңыш та эзләп таба, билгеле. Камил Муллашевны да бөтен дөньяда диярлек беләләр, хөрмәт итәләр, аның картиналары Русия, Франция, АКШ, Кытай, Канада һ.б. күп кенә илләрнең музейларында һәм шәхси тупламаларында саклана.

Экспозициядә Камил Муллашев иҗатына аваздаш балалар рәсемнәре дә урын алган. Быел җәй Казахстан башкаласы Астанада булып узган "Казан - төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы" бәйгесендә иң яхшы дип бәяләнгән рәсемнәр бу. Бу бәйгене Татарстан Республикасының Казахстандагы вәкаләтле вәкиллеге, "Идел" татар һәм татар-башкорт иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләре ассоциациясе, Казахстан халыклары ассамблеясе, Русия фән һәм мәдәният үзәге оештырган иде. Күргәзмәдә рәссамның 63 картинасын һәм 30 балалар рәсемен күрергә була. Әйтергә кирәк, Камил Муллашевның күргәзмәсе, чыннан да, зур вакыйга. Бүгенге әле бер, әле икенче төрле гел болганып торган заманда 63 зур күләмле картинаны ил чикләре аша, таможня аша үткәрү генә дә ни тора!

Бер иҗатчы икенче иҗатчыны гади халыкка, тамашачыга караганда әйбәтрәк аңлый торгандыр. Менә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да күргәзмәне ачу тантанасында ясаган чыгышында рәссам иҗатының асылын бик төгәл әйтеп бирде.

- Рәссам Камил Муллашев иҗаты бик киң колачлы, тирән эчтәлекле, - диде ул. - Автор лирик та, фәйләсүф тә, реалист та, сюрреалист та. Иҗат кешесен аның биографиясе билгели. Ә рәссам Камил Муллашевның тормышы искиткеч бай. Ул Кытайда туган, Казахстанда яшәгән, Мәскәүдә белем алган. Әмма кая гына барса да, нинди генә юлларда йөрсә дә, тарихи ватанын, Казанны, Татарстаныбызны онытмаган. Без моны республикабызның күренекле иҗат әһелләре портретларында да, Сөембикә-ханбикәбез сурәтендә дә ачык күрәбез. Чыннан да, бер Казанда кайнап кына, бөек булып булмый торгандыр.

Русия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Виктор Аршиновның күңелен рәссам Камил Муллашевның бик нечкә, нәзакәтле башкарылган, үтә хисси пейзажлары җәлеп иткән. Ул да сурәт остасының иҗат байлыгын билгеләп үтте. "Экспозициядә классик өслүбтә башкарылган картиналар постмодернизм чаралары ярдәмендә хәл кылынган сурәтләр белән янәшә эленгән һәр ике төрдә дә рәссамның осталыгы, өлгергәнлеге, чарланганлыгы күренә", - диде ул.

Әйтергә кирәк, бу - Камил Муллашевның Казанда оештырылган икенче күргәзмәсе. Беренчесе 2003 елда булып узган иде. Ул чакта Татарстан Мәдәният министрлыгын Илдус Тарханов җитәкләде. Русия Федерациясенең Казахстандагы генераль консулы буларак, Илдус Габдрахман улы бу икенче күргәзмәне ачуда да катнашты. Экспозицияне мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова да тамаша кылды. Экспозициядә Татарстаныбызда гомер итүче казах кардәшләребез дә кунак булды.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Муллашев һәм аның кайбер эшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев