26 апрельдә ике урында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак
26 апрель көнне 09.30 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан Тукай һәйкәленә шагыйрьләр, язучылар чәчәк салачак.
11.00 сәгатьтә ТР Хөкүмәте вәкилләре, иҗади интеллигенция, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары катнашында әдипнең Тукай скверында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак, - дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев