Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан башкаласында Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы ачылды
Владимир Машков белдергәнчә, биредә «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы узачак.
-
«Әкият» курчак театрын «Су анасы» спектакле өчен судка биргәннәр - 10000 сум таләп итәләр
«Су анасы» спектакле өчен «Национальные игрушки» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Әкият» курчак театрына булган дәгъвасы Татарстан Арбитраж судында каралачак.
-
Диния нәзарәте ислам нигезләренә багышланган «Бер көнлек мәктәп» бушлай курсына чакыра
25 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең ислам нигезләре буенча «Бер көнлек мәктәп» дип аталган 2 айлык бушлай курсы башлана.
-
Тиз танышулар, автобус туры һәм диджей-сетлар: Казанда Студентлар көнен билгеләп үтәчәкләр
«Черек күл» паркында хоккей һәм керлинг уйнарга, шулай ук беренче очрашуга депозит алырга мөмкин булачак.
-
Казанның коммерцияле булмаган оешмалары «Игелекле эшләр шәһәре» конкурсында катнашу өчен 62 гариза биргән
Премиягә гыйнвар ахырында нәтиҗә ясаячаклар.
-
Фәрит Бикчәнтәев ГИТИСта актерлык-режиссерлык курсы җыя
Быел ГИТИС (Россия театр сәнгате институты) Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә читтән торып укытыла торган актерлык-режиссерлык курсы җыя. Курсның мастеры – ТР һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
-
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге казанлылар өчен дүрт вакансия ярминкәсе оештыра
Чаралар 22 һәм 29 гыйнварда 10:00 нан 12:00 гә кадәр узачак.
-
«Кунакчыллык йолдызлары» конкурсында катнашу өчен гариза бирүне 12 февральгә кадәр озайттылар
Җиңүчеләрне 11 номинациядә билгеләячәкләр.
-
Түбән Камада «Гаилә» паркында район табибларына багышланган фотокүргәзмә ачылды
«Гаилә» үзәк паркында ачык һавада «Сәламәтлекне саклау – йөзләрдә. Үткән һәм бүгенге» фотокүргәзмәсе ачылды.
-
Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге премия бирү тантанасы узды
Бөтендөнья татар конгрессының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Талипова Гөлнәзирә Васыл кызы Шәйхи Маннур исемендәге премия бирү тантанасында катнашты.
-
Әлмәт драма театры «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә яңартылды
Әлмәт татар дәүләт драма театры яңа 2025 елны яңартылган бинада каршылый.
-
«Ярдәм» хәйрия фонды узган елга нәтиҗәләр ясады
Казанда «Ярдәм» хәйрия фондының 2024 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Бу хакта һәм шулай ук 2025 елга планнар турында блогерлар һәм журналистлар белән эшлекле кичке аш вакытында «Ярдәм» хәйрия фондының директоры Илдар Баязитов сөйләде.
-
31 гыйнварга кадәр казанлылар ылыслы агачларны эшкәртүгә тапшыра алалар
Кабул итү пунктлары шәһәрнең барлык районнарында урнашкан.
-
Казан үзәгендә төзекләндерү вакытында Свешников йортының тарихи кыяфәтен тулысынча саклап калганнар
Киләчәктә архитектура һәйкәле торак биналар өчен биреләчәк.
-
Мәрҗанинең туган көне уңаеннан, аның кабере янына килеп, җәмәгать белән дога кылырга чакырабыз
2025нче елның 16нчы гыйнварында күренекле дин галиме, мәгърифәтче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 207 ел тула (1818-1889).