Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Казанда балаларны сәнгать мәктәпләренә кабул итү кампаниясе башланды

Керү сынаулары май уртасыннан июнь ахырына кадәр узачак.

Казанда балалар сәнгать мәктәпләренә яңа уку елына кабул итү башланды. Баланы шәһәр учреждениеләренең берсенә гариза биреп, музыка яки сәнгать мәктәбенә язып була, – дип хәбәр итә Казан мэриясе.


Гариза биргән абитуриентларны иҗади сынау узарга чакырачаклар. Алар май уртасыннан алып июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең мәдәният идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда шәһәрнең 25 мәктәбендә 8 меңнән артык бала музыка һәм рәсем сәнгате программаларына бушлай белем ала. Уртача алганда, сәнгать мәктәбендә уку биш елдан сигез елга кадәр дәвам итә, ә аны тәмамлагач, ул таныклык ала һәм илнең теләсә кайсы һөнәри яки югары уку йортында иҗади белем алуын дәвам итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев