Илсөяр Иксанова: «Ромашкалы туйлар җәйләрдә...»
Шигърият

Илсөяр Иксанова: «Ромашкалы туйлар җәйләрдә...»

(ШИГЫРЬ)

Туй күлмәге кигән ап-ак болын –
Ромашкалы туйлар җәйләрдә.
Таңнарның ал, хисләренең саф мәле,
Мәхәббәттән башлар әйләнә.
Көләч ромашканың ак чуклары –
Бу тормышның якты шатлыклары.
Шатлыкларны бергә өзәргә!
Гел шатлыктан тормый диеп дөнья,
Үзәгенә сагыш корган оя, –
Сынауларга бергә түзәргә!
Болын өсләрендә тургай җыры,
Тиң бәхеткә телим юрарга.
Ромашкалар ак таҗларын сибә
Җитәкләшеп үтәр юлларга.
Көләч ромашканың ак чуклары –

Бу тормышның якты шатлыклары.
Шатлыкларны бергә өзәргә!
Гел шатлыктан тормый диеп дөнья,
Үзәгенә сагыш корган оя, –
Сынауларга бергә түзәргә!


Нет комментариев