Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар сериясе узачак

Яшь шәһәрлеләрне өстәл уеннары фестивале һәм актерлык осталыгы буенча шөгыль көтәчәк.

Атнаның икенче яртысында Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай вакыйгалар сериясе узачак, – дип яза Казан мэриясе. –  Шәһәр халкы иҗади мастер-классларга, өстәл уеннары фестиваленә һәм башка активлыкларга кушыла алачак.

Әйтик, иртәгә, 17 апрельдә «Лада» клубында скрапбукинг буенча мастер-класс узачак. Теләүчеләрне 16:00 сәгатьтә Гаврилов ур., 22 адресы буенча көтәчәкләр. Шул ук көнне «Кояш Нуры» клубында (Зәкиев ур., 25а) балалар энәсез һәм ыргаксыз шарф ясый алачак. Башлану вакыты – 18:00.

Җомга көнне, 18 февральдә, «Алтын кул» клубында Пасха такыясын ясау дәресе узачак. Чара Гарифьянов ур., 34 адресы буенча 14:00 сәгатьтә башлана. Дәрескә язылу өчен телефон: +7 (904)769-40-20.

Шул ук көнне «Старт» клубында (Побежимов ур., 53) сәламәтлек үзенчәлекләре булган яшь шәһәрлеләрне һәм аларның әти-әниләрен рәсем сәнгате буенча мастер-класска көтәләр. Вакыйга 15:00 дә булачак. Ә кичен, 18:00 дә яшьләр «Крылатый» клубында эпоксид сумаладан эшләнмәләр ясый алачак. Кунакларны Побежимов ур., 17 адресы буенча көтәләр.

19 апрель көнне бөтен гаилә өчен өстәл уеннары фестивале оештырыла. Чара 11:00 сәгатьтә «Арабеска» клубында (Сафиуллин ур., 50) башлана. Катнашу өчен +7(927)030-10-19 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Шул ук көнне балалар «Свои» клубында һава еланнары ясый алачак. Теләүчеләрне 12:00 сәгатьтә Степан Халтурин ур., 11/10 адресы буенча көтәчәкләр.

Атнаны актерлык осталыгы дәресе тәмамлый, анда теләгән һәркем үзен сәхнә йолдызы итеп тоя алачак. Барлык теләүчеләрне 15:00 сәгатьтә Хәйруллин ур., 5 адресы буенча урнашкан «Җәлил» клубына чакыралар, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУ матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев