Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

РӘССАМ ИСКӘНДӘР РӘФЫЙКОВТА КУНАКТА

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Татарстан һәм Русиянең халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Искәндәр Рәфыйковның 85 яшьлеге уңаеннан шәхси күргәзмәсе ачылды. Искәндәр Рәфыйков - татар рәсем сәнгатенең тере классикларыннан берсе. Күпләгән мактаулы исемнәре, картиналарының илебезнең зур-зур музейларында һәм чит илләрдә шәхси тупламаларда саклануы да шуны искәртә. Рәссам Латвия...

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Татарстан һәм Русиянең халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Искәндәр Рәфыйковның 85 яшьлеге уңаеннан шәхси күргәзмәсе ачылды.

Искәндәр Рәфыйков - татар рәсем сәнгатенең тере классикларыннан берсе. Күпләгән мактаулы исемнәре, картиналарының илебезнең зур-зур музейларында һәм чит илләрдә шәхси тупламаларда саклануы да шуны искәртә.

Рәссам Латвия Сәнгать академиясен тәмамлаганнан соң, 50 нче елларда актив иҗат эшчәнлегенә керешеп китә һәм 400дән артык картина иҗат итә. Аларның күбесе яшь рәссамнарга өлге, үрнәк булып тора.

Иҗатының башлангыч чорында И.Рәфыйков "Кунакка бару", "Кызлар", "Колхоз эшләре буенча" картиналары, этюд, портретларында авыл, хезмәт темаларына мөрәҗәгать итә. "Сөембикә тәхеттә", "Сөюмбикә-ханбикә" картиналарында татар халкының тарихын чагылдыра. Олуг шагыйребез Габдулла Тукай образы аша халкыбызның рухи байлыгын күрсәтә.

1960 елдан башлап Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйков "Балачак", "Җәлилчеләр", "Үлемсезлек" картиналарында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгын сурәтли. "Ана", "Ана язмышы" картиналары да шул ук тема белән бәйләнгән.

Рәссамның хатын-кыз портретлары шәлкеме дә бик зур. "Болгар ханбикәсе", "Ханбикә", "ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Мәрьям Рахманколова", кебек картиналарында тарихтан яхшы таныш күренекле шәхесләр сурәтләнгән, рәссамның әти-әнисе, гаиләсе, туганнары да бик җылы төс-төсмерләр белән гәүдәләндерелгән. Искәндәр ага спорт темасын да, читләтеп үтми. Аның табигатькә чыгып язылган пейзажлары - Идел буе күренешләре, Кырым манзаралары лирик яңгырашка ия.

Рәссам И.Рәфыйков оста мөгаллим дә. Ул озак еллар Казан рәсем сәнгате училищесында белем, күнекмәләр бирә, Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура факультеты һәм рәсем сәнгате кафедрасына нигез салучыларның берсе булып тора.

Күргәзмәдә рәссамның 100гә якын әсәре - 86 картинасы һәм 11 график эше урын алган.

.Күргәзмәне ачу тантанасыннан һәм экспозициядән кайбер күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев