МӘДИЯР МӘКТӘБЕ
Минем бу «рәссам абый» белән танышуым әни аркасында булды дисәм hич тә ялгыш булмас. Чөнки мәктәптә укыганда урамда «трай тибеп» йөрмәсеннәр дип, ул икебезне дә җитәкләп, мәҗбүри рәвештә, Чаллы шәhәренең 1 нче сынлы сәнгать мәктәбенә кертеп җибәрде. Икебезне дә диюем - энем белән мине. Мәҗбүри бу мәктәпкә йөри башласак та,...

Мәҗбүри бу мәктәпкә йөри башласак та, без аны бик тиз үз иттек. Чөнки биредә директор Гайнулла Әhлетдин улыннан алып идән юучы апаларга кадәр барсы да якты, ачык күңелле, иң мөhиме балаларны яратучы кешеләр булып чыкты. Укыган елларыбызны без сизмичә дә калдык. Кабат та укуларыбызны сәнгатькә багышлап сайладык. Бу мәктәптә тагын бер кеше - укытучыларның укытучысы Мәдияр Хаҗиев дигән кеше яши, эшли hәм иҗат итә иде.


Бу ачык йөзле, киң күңелле, олы җанлы, hәрчак ярдәм кулын сузарга әзер педагогны Чаллы шәhәрендә белмәгән кеше юктыр. Аның эшләрен hәркем таный, үз итә, аңа хөрмәт хисләрен белдерә. Күргәзмәләре дә hәрчак тулы заллар, бәйләм-бәйләм чәчәкләр белән уза. Биредә олы яшьтәге апа-абыйларны да, укучы балаларны да, студентларны да күрәсең. Һәркайсы аның рәсемнәре яныннан тыныч кына, битараф кына үтеп китә алмый. Чөнки М.Хаҗиев хезмәтләрендә - татар халкының яшәеше, көн күреше, аның тарихы. Монда ак яулыклы әбиләр дә, нечкә билле сылу туташлар да, яланаяклы малайлар да, җитеп килгән кызлар да бар. Һәр эше туган җиребезгә олы мәхәббәт хисләре белән сугарылган, ачык, матур, якты төсләр белән башкарылган. Рәсемнәрдәге төсләр байлыгы да, нәкъ аның үзе кебек, мул итеп бирелгән. Күңеле якты кеше генә эшләрне дә шулай чиста, саф итеп башкара ала. Олы йөрәкле Мәдияр Хаҗиевкә балалар да, зурлар да тартыла. Кичке мәктәп, көндезге мәктәп, өстәмә мәктәп, өйдәге мәктәп - боларның hәркайсына җитешә ул, hәркайсына күпме көчен, күпме энергиясен сала, беркайчан да зарланмый.

.Мәдияр Хаҗиев
Рәссамның кайбер эшләре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз