Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ТАШКА ҖАН ӨРҮЧЕ

Сәнгать - халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Шуңа күрә кайчак халык тарихын һәм аның хәзерге хәлен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр. Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән. Еллар узу белән, әлеге һөнәргә махсус уку йортларында...

Сәнгать - халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Шуңа күрә кайчак халык тарихын һәм аның хәзерге хәлен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр. Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән. Еллар узу белән, әлеге һөнәргә махсус уку йортларында өйрәтә башлаганнар. Сынчылар хәзерге көндә дә халкыбызның тарихи кыйммәтләрен саклап калырга омтылучы кешеләрдән санала. Мәркәзебез Казанда сынлы сәнгать осталарының хезмәтләре әледән-әле күрсәтелеп килә. Күптән түгел күренекле рәссам, сын остасы, Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасовның "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә ачылган юбилей күргәзмәсен дә халкыбыз тарихына сәяхәт дип атый алабыз.
Рөстәм Әнсар улы Габбасов 1956 елның 21 февралендә Башкортстан Рес­публикасының Салават районы Лаклы авылында дөньяга килә. 1978 елда Түбән Тагил шәһәренең педагогика институтында художество-графика факультетын тәмамлаганнан соң, Ленинград шәһәренә В.И.Мухина исемендәге Югары художество-сәнгать училищесында стажировка үтәргә юллама ала. Озак еллар дәвамында ул Пермь өлкәсендә яшәп иҗат итә, әмма Казанны килеп күргән көннән соң, бу шәһәргә тәмам гашыйк була һәм монда күченеп килә. Ун елдан артык инде Р.Габбасов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының дизайн кафедрасы студентларына белем бирә.
Р.Габбасов үзен сынлы сәнгать остасы һәм көчле рәссам буларак танытты. Бүген ул - республикада сынлы сәнгать өлкәсендә иң актив иҗат итүчеләрнең берсе. Аның эшләре Россия һәм халыкара конкурс-фестивальләрдә призлы урыннар яулый. Сынчыга таш, агач, металл, боз кебек гап-гади материаллардан да үзенә бертөрле җылылык бөркеп торган сынлы сәнгать әсәрләре тудыру сәләте бирелгән. Нинди дә булса фикерне иҗади формада тормышка ашыру өчен остага беренче чиратта идея, эчтәлек, ният булу мөһим. Һәртөрле материал да аның кулына ятышлы: әйтерсең лә ул агачны терелтә, бозны җылыта, ташка җан өрә.
Рәссам буларак, Р.Габбасовның жанр­лы картина һәм портретлары популяр. Рәсемнәрнең катлаулы структур эчтәлегендә беренче чиратта характер, типаж, сюжет, хикәяләү күзгә чагыла.
Р.Габбасов эшләре Түбән Кама, Актаныш, Чистай шәһәрләренең үзәк мәйданнарын бизи. 2011 елда Болгарда ачылган "Ислам кабул итү" билге-һәйкәле дә - аның иҗат җимеше. Казан шәһәренең Киров районында Петрушка кушаматлы эшче-атка куелган сынның да, "Әкият" курчак театры бинасының күзәтү мәйданын бизәп торучы "Кечкенә принц" әкияте героеның да авторы Р.Габбасов.
Казан метрополитенының Габдулла Тукай мәйданы тукталышын бизәүчеләр арасында да Р.Габбасов була. Былтыр һәм бу 2016 ел башында Түбән Камада Тыл хезмәткәрләренә һәйкәл һәм Г.Тукай әсәрләре буенча коелган әкият геройлары сыннары куелды. Болар барысы да Р.Габбасов куллары белән ясалган.
Милли сәнгать галереясендәге күргәзмәдә авторның 30 дан артык картинасын (пейзаж, натюрморт, жанрлы картиналар) һәм агачтан, полимер материалдан, Урал ташларыннан ясалган сынлы сәнгать әсәрләрен күрергә мөмкин. Аларның һәркайсында Р.Габбасовка гына хас булган үзенчәлекле һәм шул ук вакытта халыкка инде яхшы таныш булып өлгергән өслүб сизелә.
Светлана ГЫЙЛӘҖЕВА.
.Рөстәм Габбасов.
."Балыкчы-2".
."Фронттан хат. "Сугыш балалары" сериясеннән".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев