Мәдәни җомга

Фәрит Яруллинга яңа музей

Газетабызның узган елдагы 27 февраль санында гына без Мамадыш районы Кече Сөн авылы халкының хафалары турында әрнеп язган идек. Сизгер җанлы милләттәшләребез яттан белә булыр: Кече Сөн - халкыбызга Заһидулла Яруллин кебек мәшһүр музыка остасы һәм аның ике улы - Фәрит белән Мирсәет кебек талантларны биргән авыл бит ул. Туган...

Газетабызның узган елдагы 27 февраль санында гына без Мамадыш районы Кече Сөн авылы халкының хафалары турында әрнеп язган идек. Сизгер җанлы милләттәшләребез яттан белә булыр: Кече Сөн - халкыбызга Заһидулла Яруллин кебек мәшһүр музыка остасы һәм аның ике улы - Фәрит белән Мирсәет кебек талантларны биргән авыл бит ул. Туган халкына өч атаклы композитор бүләк иткән мондый гаилә яки нәсел башка һичбер милләттә дә юк. Безнең өчен "Шүрәле" атлы тәүге милли балетка бөек музыка язып калдыр­ган, әмма 29 яшендә инде Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган Фәрит Яруллин истәлеге аеруча якын. Онытмагыз, М.Исаковский кебек композиторлар, Б.Пастернак, А.Фадеев, Л.Леонов, А.Ахматова, М.Цветаева, В.Гроссман, А.Тарковский, А.Твардовский сыман сәнгать әһелләре, бомбаларга тотылу хәвефеннән ераккарак качу өчен, Мәскәүдән безнең Чистай каласына күчеп ял һәм иҗат итеп яткан чакта, хөсет көндәшләре кулы белән фронтка озатылган һәм канлы яуда башын салган газиз Фәрит бит ул! Мәркәздәгеләр үз кавемендәге скрипкачы яки дирижерларны никадәр генә күккә чөймәсен, алар арасында инде 26 яшендә чакта ук балет хәтле балет тудыра алган бер генә композитор да калыкмады әле. Тукай сүзләрен үзгәртебрәк язсаң, "шундый кешенеңме данга хакы юк?!"
Дөрес, Кече Сөн авылында бөек композиторлар гаиләсенә багышлап 1993 елда ачылган музей бар иде ул. Әмма, ни үкенеч, ачыкавыз каравылчылар ваемсызлыгы нәтиҗәсендә, шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган музей бинасы 1996 ел кышында янып юкка чыкты. Шуннан соң музейның берникадәр исән калган истәлек-ядкәрләрен авылдагы урта мәктәп бинасына күчерделәр һәм андагы ике класс диварлары мирасханә булып хезмәт итте. Илдә гадәттәге очы-кырые күренмәс кризис канат җәйгәч, Яруллиннар музееның яңа бинасын күрүгә инде өмет сүнгән иде. Ләкин безнең милләтнең "Халык бердәм тотынса тау күчерә" яки "Авыр чакта халык җилкәсенә таян" дигән гаять гыйбрәтле әйтемнәре бар бит. Яруллиннар музеен кабат тергезү эшенә кечесөнлеләр үзләре башлап ябышты. Кайсы гаиләдән - ике йөз, кайберләреннән икешәр мең тәңкә акча җыеп, изге максат өчен старт булырлык сәрмая туп­ладылар. Аннары инде тәүге өмәләргә дә ярты авыл халкы җыелышып чыкты. Ә күмәкләп тотынырдай нигез гаять саллы, ул авылның төпкел тарихында ук канат ярган инде.
Кече Сөн авылында тәүге йорт-каралтылар кайчан пәйда булуын һичкем әйтә алмый. Ләкин полиция-жандарм урядникларының моннан бер гасыр элек язылган рапорт кәгазьләренә карап кына фикер йөртсәң дә, авылда беренче мәдрәсәләр 1740-1750 елларда ук эшли башлаган, ә мәчетләре әле алардан да иртәрәк калкып чыккан. Мәчетләрдә 180 ел буе Юнысов­лар атлы имамнар нәселе муллалык иткән, мәдрәсәне дә шулар нигезләгән.
1785 елдан соң мәдрәсәдә исеме тарихларда тирән эз калдырган мәгърифәтче һәм дин галиме Таҗетдин Ялчыгол да өч кыш буе укыта. Таҗетдин хәзрәтнең бу тарафка килеп чыгуының сере-сәбәбе дә бик гыйбрәтле. Чөнки 1785 елда, инде тугызынчы мәртәбә хаҗ сәфәре кылганнан соң, үзенең туган ягына кайтып барышлый, сәламәтлеге какшый башлаган Ялчыгол хаҗи Кече Сөн авылында тукталырга мәҗбүр була һәм, аягына баса алмыйча, 65 яшендә шушында җанын тәслим кыла. Ялчыгол хаҗины Кече Сөн зиратына җирлиләр. Әмма ул вафатына кадәр улы Таҗетдингә васыять юлларга өлгергән була. Васыяте буенча, ул Таҗетдинне ел саен аның каберен яд итәргә һәм әлеге туфракка рәхмәтле булып яшәргә гозерли. Нәкъ менә шул васыятьне үтәү максатыннан Таҗетдин хәзрәт Кече Сөн мәдрәсәсендә укытырга мәҗбүр була да инде.
Өяз ротмистры Яснитскийның Казан губернаторы Боярский исеменә язган рапортына караганда, 1900 елда Кече Сөн мәчетендә Хисаметдин Юнысов имамлык кыла һәм мөгаллимлек итә, ә мәдрәсәне аның әтисе Мөхәммәт-мөдәррис җитәкли. 1907 елда шушы ук авыл крәстияны, патша армиясендә гаскәрилек хезмәтен үтәп кайткан Мөхәммәтзариф улы Мөхәммәтзакирның да җәмигъ мәчетенә имам һәм мөгаллим булып билгеләнүе мәгълүм. Ә мәдрәсә тарихына әйләнеп кайтсак, эш болайрак.
Билгеле ки, 1800 еллар дәвамында мәдрәсә тирә-юньдәге байлар хисабына, бүрәнәләрдән салынган бинада хөкем сөргән инде. 1870 елда мәдрәсәне янәдән дә бүрәнәдән бер кат яңартканнар. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, 1890 еллар тирәсендә анысы да янгын нәтиҗәсендә янып юкка чыккан. Шул янгыннан котылырга теләптер, кечесөнлеләр 1898 елда хәзер Балык Бистәсе районына карый торган Тәбәрде Чаллысы авылыннан Шәйдулла атлы останы чакырып китергәннәр. Яңа мәдрәсә өчен таләп ителгән дистә мең данәдәге кирпечне, мөгаен дә, Кече Сөн кешеләре үзләре үк җыелып суккандыр. Менә шул Шәйдулла оста тырышлыгы белән Кече Сөндә кирпечтән һәм бик тә иркен итеп салынган өр-яңа мәдрәсә бинасы пәйда булган. Гәрчә мәдрәсәдә нигездә кадимчә, ягъни Коръән, дини китап һәм намазларны схоластик рәвештә ятлатып укыту ысулы хөкем сөрсә дә, яңа бинаның даны таралгандыр, әлеге мәдрәсә тиз арада бөтен тирә-юнь шәкертләрен үзенә тарта башлый. Әйтик, 1898 елда яңа ачылган таш мәдрәсәдә 42 шәкерт укыса, 10 елдан соң алар саны 110 га җитә. Шәкертләр бинаны тоту, утын һәм керосин өчен ел саен 25 шәр тиен күләмендә түләп тора. Билгеле ки, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм хәлфәләр үткәргән дәресләр өчен дә гади халык түли. Мәдрәсә мөдәррисе Мөхәммәт хәзрәт Юнысов, мисалга, бер елга 300 сум күләмендә хезмәт хакы ала (чабышкы яки яу атлары - 15, савым сыерлары 6-7 тәңкә торган заманнар бу).
Әлеге мәдрәсә бинасы әле Октябрь инкыйлабыннан соң да дистә еллар буена совет мәктәбе булып хезмәт итә. Гаҗәп тә, сәер дә бит: музыкант Заһидулла Яруллин биредә дини сабакларны ятлап чыкса, аның улы Мирсәет ун ел буе совет дәресләре буенча белем ала. Ни әкәмәт: нәсел-канда талант булганнарга һичбер белем системасы да тәэсир итми, аларның милли моңга-көйгә булган сизгерлеге, тау чишмәсе кебек, барыбер бәреп чыга.
Каһәр суккан янгын аркасында, совет мәктәбе булып эшләгән бина да сафтан чыга һәм ташландык хәлгә килә. Ләкин иске мәдрәсә, газиз мәктәп нигезенә мәхәббәт һәм хөрмәт буыннардан-буыннарга күчеп яши, күрәсең. Йорттан-йортка йөреп җыелган сәрмая хисабына һәм үзләре дә бушка бил бөгеп, кечесөнлеләр иске мәдрәсә бинасын ике ел элек сафка бастыралар. Ватык кирпеч калдыкларын заманчалары алыштыра, түбәне дә проф­настил калайлар белән кабаттан ябалар, диварларга пластик тәрәзәләр тезеп чыгалар. Аннары инде район хакимияте һәм Мәдәният министрлыгы ярдәмгә килә. Менә шундый күмәк тырышлыктан соң мәдрәсә бинасы да, Фәрит Яруллин исемендәге музей да аякка баса.
Аңлашыла булыр, бинаның бер башында данлыклы мәдрәсә һәм Кече Сөн тарихы да лаек урын алган. Музейның бер почмагын нәкъ элеккеге мәдрәсә шикелле итеп, мулла һәм шәкертләр сынын да бастырырга онытмыйча сурәтләп чыгулары бик кадерле. Шунда ук элекке татар йортының күренеше дә бар. Заманында шәкертләр йоклый яки юына торган бүлмәләргә чаклы кире кайтарылу да нык гыйбрәтле. Бинаның бу өлешендә муллаларга бирелгән указ нөсхәләре, шәкертләр мәдрәсәдә ятлаган борынгы дини китап­лар күргәзмәсе, башка төрле уку әсбаплары - һәммәсе дә яңа буын өчен өстәмә бер дәрес, чып-чын тарих.
Музейның икенче өлеше - бөек Яруллиннар мирасханәсе. Гәрчә музей аларның иң атаклысы һәм иң-иң кызганыч язмышлы булган Фәрит Яруллин исеме белән аталса да, аның әтисе Заһидулла белән әнисе Нәгыймә абыстайны, энекәше Мирсәетне читкә этәрү яки кимсетебрәк тасвирлау - төзәлмәслек хата булыр иде. Аллага шөкер, музейда Заһидулла остазга да, милләт горурлыгы булган Фәрит белән Мирсәет Яруллиннарга да аерым стендлар бирелгән. Сүз дә юк, аларның гаиләләре, ирешкән казанышлары турындагы стендлар да гаҗәеп бай. Күңелне татар милләтенең гел чәчелеп, дөнья буйлап сибелеп юкка чыгуы һәм ваклана баруы борчымыйча калмый. Кызганыч бит: Заһидулла агай үзе вафатыннан соң 1964 елда Кече Сөн зиратына кереп яткан. Кече улы Мирсәет 71 яшендә Казан каласындагы Татар Бистәсе зиратында урын алды. Ә өлкән улы - бөек Фәритнең җәсәде - Белоруссия җирендә, Дубрава районында ил юксынып ята. Фәритнең бердәнбер кызы Наилә хәтта әтисе хөрмәтенә музей ачылу кебек тантанага да кайта алмыйча, Киев каласында мең-мең сыкрап яши.
Мамадышлыларга олы рәхмәт: музей ачуны Мирсәет абыйның туган көненә, 12 июльгә туры китереп көйләгәннәр. Мирсәет абыйның хатыны Луиза ханымны шушы тантанада күрә һәм чыгышын тыңлау да бик шатлыклы булды. Гомумән, ул көнне Кече Сөн халкының йөзе гел елмаю һәм горурлык хисе белән янып тора иде.
Тантанада, билгеле ки, Мамадыш район хакиме Анатолий Иванов, Кече Сөн җирле үзидарә башлыгы Мансур Сәләхов, шушы төбәк горурлыгы булган Нәҗип Нәккаш, Мансур Сафин, зур бәйрәмгә кунак булып килгән атаклы җырчыбыз Клара Хәйретдинова, Мәдәният министрлыгы вәкилләре Флера Дәминова, Наилә Антипова, "Мәдәни җомга" газетасы мөхәррире Вахит Имамов, язучы Рашат Низами һ.б. кунакларның чыгышлары Кече Сөн һәм Мамадыш халкына рәхмәт сүзләреннән генә торды. "Азатлык" ра­дио­сы һәм "Мәйдан" журналының хезмәткәре Гафиулла Газизов ирештергән бүләк мамадышлылар гына түгел, бәлки һәр татарстанлы өчен олы бүләк иде. Гафиулла музей ачылышына бөек Фәрит Яруллинның кызы Наиләгә бабасы Заһидулла 1950 елларда бүләк иткән гармунны алып килгән. Ул аны 2009 елда Киев каласына сәяхәткә баргач Наилә ханым кулыннан алып кайткан һәм музей ачылышына кадәр саклап тоткан икән.
Кече Сөндә Фәрит Яруллин исемен алган, асылда исә бертуган Яруллиннарга һәм иске мәдрәсә тормышына багышланган музей кабаттан ачылды, югалыб­рак торган тарих кире кайтты. Кызыл тасманы кисү алдыннан Кече Сөн авылы балалары күмәк рәвештә яттан укыган "Әлхәм" сүрәсен ишетү бик тәэсирле булды. Башка райондагылар да үзләренең асылын онытмасын, милли кыйбла һәм газиз тарихыбызга тугры булып яши белсен иде.
Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.
.Иске мәдрәсә бинасында күмәк өмә.
. Заһидулла Яруллин.
. Фәрит Яруллин.
. Мирсәет Яруллин.
. Мәдрәсә күренеше.
. Яруллиннар пианиносы.
. Г.Газизов район башлыгы А.Ивановка Заһидулла Яруллин гармунын тапшыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: