Мәдәни җомга

ОЛЫ ЙӨРӘКЛЕ ХАНОВ

Берәүләр аңа сокланды, кайберәүләр шикләнебрәк карады. Әмма берәү дә аңа битараф түгел иде кебек. Илдар Ханов киң күңеллелеге, кемнең кем булуына карамастан, һәммә кешегә карата рәхимле, шәфкатьле мөнәсәбәте белән күпләребездән өстенрәк иде сыман. Бик күпләр аның белән аралашып, сызлаган тәннәренә дәва, сызган күңелләренә шифа табып кайтты. Рәссам Илдар Хановның иҗаты...

Берәүләр аңа сокланды, кайберәүләр шикләнебрәк карады. Әмма берәү дә аңа битараф түгел иде кебек. Илдар Ханов киң күңеллелеге, кемнең кем булуына карамастан, һәммә кешегә карата рәхимле, шәфкатьле мөнәсәбәте белән күпләребездән өстенрәк иде сыман. Бик күпләр аның белән аралашып, сызлаган тәннәренә дәва, сызган күңелләренә шифа табып кайтты.
Рәссам Илдар Хановның иҗаты формалашкан чор 1960 елларга туры килә. Җепшеклек вакыты буларак тарихка кереп калган бу чорда сәнгать, әдәбиятка байтак үзенчәлекле сурәт, сүз осталары килде. С.Рихтер, Б.Окуджава, В.Высоцкий, В.Золотухин, Б.Хмельницкий, Д.Сикейрос кебек кызыклы шәхесләр белән аралашу И.Ханов иҗатына йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Нәтиҗәдә, киң фикерли белгән монументаль сәнгать остасы барлык­ка килә. Рәссамның картина исемнәре үк яңгырашлы: "Гасырның тууы", "Кешелек учагы" һ.б. Шактый вакыт социалистик реализм өслүбе йогынтысында тәрбияләнгән замандашларының Илдар Ханов иҗат иткән, тик беренче карашка, аңлаешсыз күренгән монументаль скульптураларын яратып бетермәүләре табигый. Әмма үткән гасырда шактый зур гауга уятса да, бүгенге көндә Чаллы шәһәрен, мәсәлән, Ханов монументларыннан башка күз алдына китерүе кыен. Гади халык рәссамның иҗатына төрлечә бәя бирә, ә менә сәнгать белгечләре, бертавыштан дигәндәй, аның зур әһәмиятен искәртә. Сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова, мәсәлән, Ханов иҗаты бер үк вакытта XX гасыр Европа авангард скульп­турасының иң яхшы традицияләрен дәвам иттерә һәм татар милли сәнгатенең борынгы формаларын торгызуга йөз тота, дип яза. "Ватан-Ана" монументы илебезнең фаҗигале елларын гәүдәләндерә, "Көрәш" композициясе бер үк вакытта милли көрәшне дә, яңа шәһәр төзүчеләрнең кыенлыклар белән тартышуын да, гомумән, Кешелек һәм Табигать каршылыгын чагылдыра. Энтузиастлар бульварында куелган "Уяну", "Эволюция", "Шәҗәрә", "Саклаучы фәрештә" композицияләрендә, әйтерсең лә җир астыннан ургылып чыккан абстракт формалар дөнья төзелгән вакытта табигатьнең төрле халәттә булуын күрсәтәдер, шуны символлаштырадыр сыман", - дип Чаллы монументлары турындагы сүзен дәвам итә галимә. Илдар Ханов иҗатындагы милли тема Кырлайдагы "Шигърият агачы" композициясендә ачык чагылган. Калку җирдә урнашуы аның әһәмиятен тагын да арттыра. Әлеге скульптурада аяклары белән җирдә басып торса да, күңеле белән киң галәмгә ашкынган итеп Тукаебыз гәүдәләндерелгән. Композициягә музыкальлек хас. Таштан эшләнсә дә, ул гаҗәеп җиңел кебек тоела. Агач ябалдашындагы ботаксыман челтәрләр бер үк вакытта серле гарәп язуын да хәтерләтә.
Иң кызыгы шул, Илдар Ханов Диннәр әхрамын төзегәндә дә, бу эшкә скульптор буларак якын килә. Ул алдан проект уйлап төземи, ә уена килгән саен, бинага яңа өлешләр өсти бара. Шуңа күрә аны да белгечләр архитектура дип түгел, бина рәвешендә барлыкка китерелгән монументаль скульптура дип йөртә. Рәссам аны 1994 елда төзи башлый. Ул диннәр, мәдәниятләр, цивилизацияләр символы буларак күзалланган комплекс. Әхрамда гыйбадәт кылу каралмаган. Аның каравы, галереясендә һәрдаим сәнгать күргәзмәләре, осталык дәресләре, концерт залында музыкаль кичәләр оештырыла килде.
3 ноябрьдә рәссам Илдар Хановның иҗатын сөючеләр кабат Диннәр әхрамына җыелып, 75 еллыгы уңаеннан үзен искә алды. Ә аңа кадәр Татарстан Язучылар берлегендә Илдар Хановка багышлап чыгарылган өр-яңа китапны тәкъдим итү булды. Анда рәссамны якыннан белгән, аның белән аралашкан кешеләрнең җылы хатирәләре, истәлек язмалары урын алган. Китапны төзүче - Илдар Хановның хатыны, сәнгать белгече Рауза Солтанова. Әйтергә кирәк, Рауза ханым республикабыз­ның монументаль сәнгатен дөнья югарылыгына күтәргән художникның мирасын саклау, популярлаштыру буенча зур эш башкара. Илдар әфәнде үзе исән чакта да Рауза Солтанова аның иҗат әсәрләрен энәсеннән җебенә кадәр туплап, өйрәнеп саллы китап-альбомнар нәшер итте. Яңа китап белән танышырга килгән халык, Иске Аракчинодагы Диннәр әхрамында җылы очрашулар, истәлекле кичәләр торгызылсын иде, дигән теләк белдерде. Төрле диннәрне берләштергән йорт күптән инде мәдәният әхрамына әйләнгән иде. Кызганыч, рәссам вафатыннан соң күргәзмәләр, осталык дәресләрен үткәрү туктатылып торды. Юкса Диннәр әхрамы халыкка хезмәт итәргә тиеш икәнлеге бәхәссез. Илдар абый аны шуның өчен төзеде дә бит.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: