Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

АГАЧ КЫНА ДИМӘ...

Татарстан Милли музеенда халкыбызның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган тупланмалар арасында агачтан ясалган йорт кирәк-яраклары тупланмасы зур урын алып тора. Алар - Идел буе осталарының эшләнмәләре. Бүген инде күпләребезгә бигүк аңлашылмый торган билгеләр кулланып бизәкләнгән бу әйберләр, савыт-сабалар күз явын алырдай матур, серле, тылсымлы. Уеп төшерелгән һәр бизәккә, рәсемгә тирән...

Татарстан Милли музеенда халкыбызның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган тупланмалар арасында агачтан ясалган йорт кирәк-яраклары тупланмасы зур урын алып тора. Алар - Идел буе осталарының эшләнмәләре. Бүген инде күпләребезгә бигүк аңлашылмый торган билгеләр кулланып бизәкләнгән бу әйберләр, савыт-сабалар күз явын алырдай матур, серле, тылсымлы. Уеп төшерелгән һәр бизәккә, рәсемгә тирән мәгънә салынган. Аларда әле дә останың күңел, кул җылысы бар сыман.
Әүвәлге заманнарда рәсем белән кисеп-уеп бизәкләү киң кулланылган. Тоз, шикәр савытларын һәм башка кирәк-ярак­ларны ясаганда чокып сыр­лау техникасы киң таралган булса, кунак, тегү, аш-су бүлмәләре җиһазларын өчкырлы уемтылы кисү ысулы белән эшләгәннәр. Әле күптән түгел генә хәзер музей экспонатлары булган савыт-сабаны һәр йортта очратырга мөмкин иде. Әлбәттә, аларның әлегә кадәр кеше күзе явын алырдай матур килеш һәм ярылмыйча саклануы һөнәрченең аны ясау техникасы камил булуы турында да сөйли. Оста һәр эшләнмәдә агачның табигый матурлыгын, башка үзлекләрен мөмкин булган кадәр күбрәк файдаланыр­га тырышкан. Шушы рәвеш­ле эшләнгән савыт-сабалар, көнкүреш әйберләре, йорт җиһазлары кабатланмас үзенчәлекле бизәкләре, нәфислеге белән хәйран итә.
Музейда агач савыт-саба коллекциясе игътибарны аеруча тарта. Биредә Идел буенда киң таралган агач чүлмәкләрнең саны гына да дистәдән артык. Ә гади кисем-уемнар белән бизәлгән тартмачык­ларга, кош сыны рәвешендә ясалган зур савытларга осталар күпме сәләтен, тырышлыгын салган.
Алар арасында бүгенге көндә кулланылмый торганнары да бар. Әйтик, элегрәк бер генә бәйрәм дә прәннек кебек татлы ризыктан башка үтмәгән. Шуңа да уемлап ясалган өчкырлы сырлар, рельeфлы бизәкләр төшереп эшләнгән прәннек такталары булу табигый. Аларның уеп ясалган яки кабарынкы бизәкләре төрле тирәнлектә, көзгедә чагылгандай тигез эшләнгән. Кисеп төшерелгән бизәкләрнең исә үрнәкләре төрле булуын күрәбез: алар арасында сәмруг кошлар, балыклар, арысланнар да бар.
Кирәк-яраклар арасында йон эрләү өчен каба да күрергә мөмкин. Алар көнкүрештә крестьян хатын-кызларының төп ярдәмчесе булган. Кыз-кыркын, җиңгәчиләр кышкы озын кичләрне кабага эленгән йон эрләп үткәргән. Балаларга да махсус кечкенә кабалар ясап бүләк итә торган булганнар. Кызларның һәм яшь хатын-кызларның кабаларын, гадәттә, кисеп-уеп һәм рәсемнәр белән бизәгәннәр. Ә кызларга бүләк итү өчен ясалган кабалар матурлыгы белән аерылып торган.
Осталар кулы белән ясалган әйберләрнең тагын бер үзенчәлеге - алар аша этнографлар йорт кирәк-яракларының нинди милләт вәкиленеке булуын, аларның кайда һәм ничек кулланылуын да сөйли ала. Әлеге коллекция экспонатлары - һөнәрчеләребезнең җуелмас осталыкка ия булуына бер дәлил.
Ленар НӘГЫЙМОВ,
Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев