Мәдәни җомга

ШАГЫЙРЬНЕҢ ХӘТЕР ФАТИРЫ

Казаныбызның Горький урамындагы 17 йорт зур тарихи әһәмияткә ия. Биредә композиторлар Нәҗип Җиһанов, Мәсгут Латыйпов, артистлар Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов яшәгән. Шушында ук 28 фатирда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең бер ел гомере узган. Бүген анда шагыйрьнең музее урнашкан. Башта музей бер генә фатирда урнашкан булса, 1995 елда күрше фатирдагыларны бүтән җиргә...

Казаныбызның Горький урамындагы 17 йорт зур тарихи әһәмияткә ия. Биредә композиторлар Нәҗип Җиһанов, Мәсгут Латыйпов, артистлар Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов яшәгән. Шушында ук 28 фатирда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең бер ел гомере узган. Бүген анда шагыйрьнең музее урнашкан.
Башта музей бер генә фатирда урнашкан булса, 1995 елда күрше фатирдагыларны бүтән җиргә күчерү хисабына, аны киңәйтәләр. Хәзер биредә мемориаль бүлмәләрне карарга мөмкин. Алар шагыйрьнең хатыны Әминә ханымның һәм замандашларының истәлекләре буенча торгызылган. Әдәби-музыкаль салонда хезмәткәрләр әзерләгән программаны да тамаша кылырга була.
Күргәзмәләр залында татар йорты интерьеры торгызылган. Биредә балалар шагыйрьнең балачагы, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша, кисәү, табагач, орчык кебек әйберләрне тотып карый ала. Ахырдан бергәләшеп баллап-мәтрүшкәләп һәм клиндер кетердәтеп чәй эчә.
Мемориаль бүлмәләрдә М.Җәлилнең эш өстәле, китаплары, мандолинасы игътибарны җәлеп итә. Шагыйрьнең пианинода да уйнаганын беләбез. Әмма аның үзенең пианиносы булмаган. Аның каравы, оныгы Татьяна хыялын тормышка ашырган - Гнесиннар академиясен тәмамлап, фортепианода камил итеп уйнарга өйрәнгән. Оныкчыгы Михаил исә скрипка кылларын бик оста тибрәтә, сеңлесе Лиза да аннан калышмый.
Музейның фонды һаман тулылана тора. Соңгы табылдыкларның берсе - суд карары күчермәсе (төп нөсхәсе Прага архивларының берсендә саклана). Ул - Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның Каршылык отрядында көрәшүен раслаучы мөһим документ.
«Моабит дәфтәрләре»нең электрон варианты яныннан да битараф узып булмый. Ул 2013 елда урнаштырылган. Биредә дәфтәрләрнең Муса үз кулы белән гарәп, латин имлясында язганнарын да, кирилл хәрефләренә күчерелгән татарчасын да, русчага тәрҗемәсен дә укырга мөмкин. Дәфтәрләрне кабат-кабат күздән кичергәч, шагыйрьнең үз иҗатына карашы шаккатыра. Ул шигырьләрнең ничә юлдан торганына кадәр күрсәтеп барган. Дәфтәрләр тулысы белән кайтып җитмәсә, аерым битләр генә ватандашларына ирешсә, киләчәк буыннар аларны эзләсен, тапсын, тупласын, халыкка җиткерсен өчен эшләнгәндер, мөгаен.
М.Җәлил музееның мөдире Нәзирә Фәттахованың сүзләренә караганда, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән кызыксынып бирегә килүчеләр саны елдан-ел арта. 2011 елда, мәсәлән, музейга 5300 кеше килгән булса, үткән ел аларның саны 16019 җиткән. Новосибирск, Архангельск, Сургуттан кадәр килеп, каһарман-шагыйрьнең тормышы белән кызыксынучылар бар. Ә менә чит илдән делегацияләр бик еш кунак булмый. Нигездә тормышларын татар хәятын өйрәнүгә багышлаган чит ил кешеләре килә, ди. Мисте Хотопп-Рике - шундыйларның берсе. Ул Берлинда Тюркология институты докторы, Кавказ, Татарика һәм Төркестанны тикшерү институты җитәкчесе. Аның татарлар белән кызыксынуы балачактан килә. Әле малай чакта әбисе аны, татарларга сүз кушма, дип кисәтә торган булган. Чөнки ул вакытта Германиядә татарлар хәерче сукбайлар, чегәннәр рәтендә йөргән. 7 сыйныфта укыганда Чаллыда яшәүче яшьтәше белән хат алышып торган. Конверттагы "ТАССР" язуы алман егетенең кызыксынуын һаман арттыра барган. "Татар кем соң", дип үз-үзенә сорау биргән ул. Җавап табар өчен төрек, курд, кырымтатар, рус, инглиз телләрен өйрәнгән. Татарлар турында хакыйкатькә төшенгәч, үзе дә халкыбызны яклаучыларның берсе булып киткән. Без аны бүгенге көндә кабат авыр хәлдә калган Кырым кардәшләребезнең хокукларын кайгыртучы буларак та беләбез. Шул Мисте Хотопп- Рике үткән ел М.Җәлил музеена бәһасез табылдык алып килгән. Лейпцигтагы бер архивта ул Җәлил оештырган музыкаль капелланың язмаларын тапкан. Анда "Яшь егетләр, яшь кызлар", "Ак каен", "Ямьледер җәйнең айлары" җырлары , "Баламишкин", "Күбәләгем" көйләре яздырылган була.
Мисте Хотопп-Рике М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланган чараларда да катнашырга ниятләп тора. Ә быел чаралар күп булачак. 15-16 февральдә, мәсәлән, Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрү каралган. «Моабит дәфтәрләре»н Милли музейда гына түгел, Федераль университетта да күрергә мөмкин булачак. Быел «Моабит дәфтәрләре»нең музеебыз фондына килеп ирешүенең 50 еллыгы да әле. 15 февральдә шагыйрь туган көнне «Моабит дәфтәрләрен укыйбыз» дип исемләнгән чара башланып китәчәк. Аны Казан федераль университетында шагыйрьнең кызы Чулпан ханым башлап җибәрә. Аннары бер ай дәвамында язмаларны Милли музейның матбугат хезмәтендә кабул итәләр. 16 мартта - «Моабит дәфтәрләре»нең музей тупланмасына килеп кергән көнне "Мәңгелек җыр" дип исемләнгән кичәдә иң үзенчәлек­ле, яисә бүтән телләрдә яздырылган язмаларны халык­ка ирештерү мөмкинлеге булыр дигән өметтә тора музей хезмәткәрләре.
Февраль ахырында Германиянең Берлин һәм Магдебург шәһәрләрендә шагыйрьнең кызы Чулпан ханымны, оныгы Татьяна Михайловнаны, онык­чыклары Михаил белән Елизаветаны чакырып, М.Җәлилне искә алу кичәсе үткәрергә җыеналар. Анда Татарстаннан да делегация барачак.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Рәссам Е.А.Симбирин картинасы.
.Музейдан күренешләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: