Мәдәни җомга

Тукай музееның беренче директоры

Габдулла Тукайның тууына 130 ел 1984 елның 30 маенда КПССның Татарстан Өлкә комитеты бюросы утырышында Казанда Габдулла Тукайның музеен төзү турында Карар кабул ителә һәм аны ачу шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан 1986 елның 26 апреленә билгеләнә. ТАССР Министрлар Советының Карары нигезендә музейның бинасы итеп Тукай урамындагы Шамил йорты...

Габдулла Тукайның тууына 130 ел
1984 елның 30 маенда КПССның Татарстан Өлкә комитеты бюросы утырышында Казанда Габдулла Тукайның музеен төзү турында Карар кабул ителә һәм аны ачу шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан 1986 елның 26 апреленә билгеләнә. ТАССР Министрлар Советының Карары нигезендә музейның бинасы итеп Тукай урамындагы Шамил йорты тәгаенләнә.
Әйтергә кирәк, үз вакытында Казан байларыннан Сөләйман Аитов карамагында булган бу йортта аның улы тарафыннан кышларын үткәрелә торган яшьләр мәҗлесендә Г.Тукай да катнашканлыгы мәгълүм.
Ләкин музей берникадәр кичектерелеп, ягъни 1986 елның 11 июнендә рәсми рәвештә ачыла. Димәк, бу күренекле вакыйгага быел 30 ел тула. Бу уңайдан аның беренче директоры Госман Әкрам улы Хәбибуллин исемен, шагыйрьнең мәгълүм шигыре юлларын бераз үзгәртеп әйткәндә, рәхмәт илә яд итү лязем булыр.
Г.Хәбибуллин 1950 елның 10 июнендә Саба (хәзерге Теләче) районының Олы Сау­рыш авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Икшермә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала.
Университетны тәмамлаганнан соң, 1972-1973 елларда юллама буенча Арча районының Олы Әтнә авылында тарих укытучысы булып эшли. Аннары Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура уза. Аның кандидатлык диссертациясе темасы итеп 19 нчы гасырның икенче яртысында татар историографиясен өйрәнү билгеләнә. Ул уку белән бергә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Хезмәткәрләр аны башта спорт комиссиясе, аннары местком рәисе итеп сайлыйлар.
Аспирантураны тәмамлагач, ул Казан дәүләт университетының тарих факультетында СССР тарихы кафедрасына эшкә чакырыла. Әүвәл ассис­тент, соңрак өлкән укытучы булып хезмәт итә. Биредә дә җәмәгать эшләреннән читтә калмый. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының өлкә комитеты, факультетның халык контроле төркеме әгъзасы була. 1980 елдан тарих факультеты партбюро секретаре урынбасары вазифасын башкара. Халык арасында лекцияләр белән чыгыш ясый, телевидениедән тапшырулар алып бара.
Г.Хәбибуллин 1985 елның 30 сентябрендә Татарстан дәүләт берләштерелгән музеена бүлек мөдире итеп чакырыла. Әйтергә кирәк, ул килгәндә шагыйрь­нең музеен төзү эшләре кызу темплар белән барган вакыт була. Моның өчен махсус оештырылган төркемгә Татарстан дәүләт музее берләшмәсенең әдәбият бүлеге мөдире Дания Баһаветдинова җитәкчелек итә. Бинада алып барылган төзекләндерү эшләре белән бер үк вакытта алар экспонатлар туплау белән дә шөгыльләнә.
1985 елның октябрь аенда ул бер төркем хезмәткәрләр белән Уральски шәһәренә экспедициягә бара. Анда Г.Тукай булган урыннар белән таныша. Шул ук вакытта Кызыл Урда өлкәсенә барып, казах юртасы, ияр, ат сбруе, чыбыркы, киез, келәм, савыт-сабалар һәм башка әйберләр алып, контейнер белән Арча станциясенә җибәрә.
Мәскәү рәссамнары музей экспозициясен проектлаудан баш тарткач, Ленинградка барып, андагы рәссамнарны ризалаштыра.
1986 елның 1 апрелендә аны музейга директор итеп билгелиләр. Бу вазифада ул үзен киң эрудицияле җитәкче һәм белгеч итеп таныта. Аның эзләнүләре нәтиҗәсендә рәссам Альфред Низаметдинов музейга Г.Тукайның күлмәк җиңе каптырмаларын тапшыра. Шагыйрьгә үз вакытында "Аң" журналы нашире Әхмәтгәрәй Хәсәни чит илдән алып кайтып бүләк иткән бу әйберләр соңыннан аның хатыны Зәйнәп Хәсәниядә сакланган. Шәһеретдин Шәрәфнең кызы Сания ханым Г.Тукайның урындыгын, Хөсәен Хәбиров керәч тартмачык тапшыра. Иң якын дусларыннан Габдулла Кариевка һәм Мәхмүт Дулат-Алиевка шагыйрь үзе бүләк итеп биргән фотолары табыла. Алматы шәһәрендә яшәгән тәрҗемәче Гайшә Шәрипова архивыннан ша­гыйрьне җирләү мәрасиме чагылдырылган ике сурәт, шагыйрь вафат булгач алынган маскасы музейда урын ала.
Музей эшчәнлеген Г.Хәбибуллин көндәлек матбугатта, телевидение аша киң яктыртып бара. Ул "Болгар" номерларында шагыйрь яшәгән 40 нчы бүлмәдә музей филиалын оештыру идеясен күтәреп чыга, фәнни концепциясен дә яза. Аның иҗат планнарында Иске Татар бистәсен туристлар маршрутына кертү дә каралган була. Димәк, монда Г.Тукай музее беренче чиратта дигән сүз.
Г.Хәбибуллин музейда татар зыялылары, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашлыгында төрле очрашулар, әдәби кичәләр үткәрүне гамәлгә куя. Бу "Шәрекъ клубы" традицияләрен дәвам иттерүнең бер күренеше итеп тә каралыр­га мөмкин.
Ул илебезнең төрле тарафларында яшәгән кешеләр белән хатлар алышып, Г.Тукай хакында яңа материаллар эзләвен дәвам иттерә. Икесе белән генә таныштырып үтик. Мәсәлән, Әстерхан өлкәсенең Икрянин районындагы Яңа Болгар авылыннан Шамил Сираҗетдинов үзендә шагыйрьнең Әстерханга килгәч алдырылган фотосы барлыгын хәбәр итә. Аны Әстерхан Мөселман комиссариатының башлыгы Касыйм (Миркасыйм) Туйбактинның кызы Гөлчирә ханым биргән икән. Бәлки, бу Зәйни Солтанов тырышлыгы белән төшертелгән күмәк фотоның бер нөсхәседер. Чөнки анда икенче рәттә сулдан беренче, ул вакытта укытучы булып эшләгән К.Туйбактин да сурәтләнгән.
Оренбургтан Тәлгат Әбдрәшитов исемле кеше Норвегия­дә Г.Тукай хакында мәкалә басылып чыккан газетаның күчермәләренең берсен ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары Мансур Хәсәновка җибәрүен, ә тагын бер күчермәне Мәдинә Рәхимкулова музей хезмәткәре Индүсә ханымга биргәнлеген яза. Сүз "Abbeiderbladet" исемле газетаның 1986 елгы 14 апрель санында авторы Э.Кпар булган "Tatrijas do'Ede dikter" дигән мәкалә хакында бара. Газетаны Норвегиядән М.Рәхимкулованың кызы Динә җибәргән.
Зур иҗат планнары белән йөргән вакытта Г.Хәбибуллин 1992 елның 7 декабрендә кинәт вафат булды.
Әтисенең якты истәлегенә багышлап аның өлкән кызы Айгөл 2000 елда махсус хезмәт бастырып чыгарды. Бик күп кызыклы фотолар белән иллюстрацияләнгән бу китапта Г.Хәбибуллинның гыйльми эшчәнлеге, Г.Тукайның әдәби музеен төзү-­оештырудагы роле әтрафлы яктыртылган. Хезмәттәшләре Гамирҗан Дәүләтшин, Равил Әмирхан, Әнвәр Хәйри, Рәшит Ягъфәров, Дания Баһаветдинова, Рәйсә Авдеева, Ольга Захароваларның җылы хисләр белән язылган истәлекләрдә тасвирланган хезмәт сөючән, эмоциональ, ярдәмчел, һәрвакыт елмаеп торучы, юмор хисенә бай, шаян сыйфатлары аның шәхесен тагын да ачыкларга ярдәм итә.
Г.Тукайның тууына - 130, шагыйрьнең Казандагы әдәби музеена 30 ел тулган юбилей вакытында аның беренче директоры Г.Хәбибуллинның исеме мәңгеләштерү максатында мемориаль такта куелса, мантыйкка ярашлы булыр иде. Дөрес, академик Мирфатыйх Зәкиев директор чагында, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы шәһәр Советы Башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән булган. 2001 елда ул мөрәҗәгатьне янә кабатлаганнар. Ләкин куелган мәсьәлә Крылов бабайның билгеле мәсәлендәгечә кала. Бәлки, моңа бу елда игътибар ителер.
Рәмил ИСЛАМОВ, филология фәннәре докторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: