Мәдәни җомга

ОНЫТЫЛГАН ТАРИХ

Татарстан Милли музеенда Бөек Ватан сугышының күңелсез, без моңарчы бик аз белгән авыр сәхифәләренә күпмедер дәрәҗәдә күз салырга ярдәм иткән "Совет хәрби әсирләре - Норвегиядә" дигән күргәзмә эшли башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Норвегия корольлегенең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Нейдульв Атле...

Татарстан Милли музеенда Бөек Ватан сугышының күңелсез, без моңарчы бик аз белгән авыр сәхифәләренә күпмедер дәрәҗәдә күз салырга ярдәм иткән "Совет хәрби әсирләре - Норвегиядә" дигән күргәзмә эшли башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Норвегия корольлегенең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Нейдульв Атле Намтведт, Милли музей генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова һ. б. катнашты.
Күргәзмәне Норвегиянең Мәдәният министрлыгы һәм Тышкы эшләр министрлыгының финанс ярдәме белән Фалстад (Falstad) үзәге - элекке нацистлар концлагереннан ерак түгел урнашкан һәм 1941 елның сентябреннән 1945 елның маена кадәр эшчәнлек алып барган мемориал һәм тикшеренү үзәге оештырган.
Бөек Ватан сугышы елларында 5,7 миллион хәрби әсирлеккә эләгә. Аларның 3,3 миллионы немец лагерьларында һәлак була. Совет әсирләренең 100000е Норвегиягә җибәрелүе, аларның 13700е шунда җирләнеп калуы, мөгаен, санаулы кешеләргә генә мәгълүмдер. Бу - Икенче Бөтендөнья сугышы чынбарлыгының моңарчы игътибар ителмәгән һәм өйрәнелмәгән сәхифәләреннән берсе. Бу төр материаллар сакланган архив ишекләренең озак еллар дәвамында ябык булуы, күп документларның югалуы, сәяси яктан ышаныч булмау һәм, билгеле ки, тел белмәвебез беркем өчен дә сер түгел. Әлбәттә, бу теманы өйрәнүчеләр, сирәк булса да, бар. Әйтик, Норвегиядә яшәүче галимә Марианне Неерланд Сулейм үзенең докторлык диссертациясен совет хәрби әсирләрен өйрәнүгә багышлаган, соңыннан туплаган материалларын китап итеп бастырып та чыгарган. Басма инде рус телендә дә дөнья күргән.
Беренче Совет хәрби әсирләрен төягән йөк ташу кораблары Норвегия ярларына 1941 елның августында килеп җитә. Аларның барысын да поездларга яки корабларга төяп хәрби әсирләр тотылган немец лагерьларына озата торалар. Норвегиядә аларның исәбе 500 тирәсе була. Совет хәрби әсирләрен башта Сталаг туплану лагерена, яки Вермахтка буйсына торган хезмәт батальонына урнаштыралар. Тоткыннар гаять кыен шартларда яшәтелә, кимсетүләргә, аяусыз кыйнауларга дучар ителә, ачлыктан, салкыннан тилмерә. Бер сүз белән әйткәндә, аларга хайванча мөнәсәбәт була. Әсирләрне хәрби ныгытмалар, аэродромнар, тимер юл һәм автомобиль юллары төзелешендә эшләтәләр. Чиктән тыш ябык тоткыннарның, саф булып тезелеп, эшкә барганын карау да куркыныч уйлар уята торган була. Немец лагерьлары янында яшәүчеләр совет әсирләренең авыр җәзаларга дучар ителүен дә күрә, яшереп кенә булса да, аларга ярдәм итәргә тырыша.
Хәрби әсирләрнең җәсәден туганнар каберлекләренә ташлыйлар, аларның хәтта җирләнмичә калу очраклары да булган. Норвегия хөкүмәте Икенче Бөтен­дөнья сугышы елларында илнең ташлы туфрагында соңгы сыену урынын тапкан совет әсирләренә, аларның каберләренә дә кадерсез мөнәсәбәттә була, күбесе юк ителә. Салкын сугыш елларында совет әсирләре тарих сәхифәләреннән бөтенләй юкка чыгарыла, күп һәйкәлләр җимерелә. Хәзерге вакытта бу илдә җирләнгән 2700 совет әсиренең генә исеме билгеле. Әмма хәзер хәл уңай якка үзгәргән. Доктор Сулейм һәм аның хезмәттәшләре Норвегиядә вафат булганнарның кемнәр икәнлеген ачыклау эшен туктаусыз алып бара, булган мәгълүматларны архивлардан табылган материаллар белән тулыландыра тора. Норвегия хөкүмәте бу эшкә өстәмә акчалар бүлеп бирә. Тьеттаның хәрбиләр зиратындагы зур туганнар каберлегенә 7 метрлы монумент куелган. Анда аерым плиталарда 7551 совет корбанының 865енең исеме язылган. Генераль директор урынбасары Светлана Измайлова бу уңайдан Нейдульв Атле Намтведт әфәндегә, илчелеккә бирү өчен, әлегә кадәр язмышлары билгеле булмаган, хәбәрсез югалган, дип йөртелгән 324 татарстанлының мәгълүматларын да тапшырды.
Әлбәттә, әсирләр тормышын чагылдырган һәм чын фотосурәтләрдән торган күргәзмәне карау җиңел түгел. Фоторәсемдәге ачлыктан, кимсетелүләрдән җәфаланган йөзләр авыр хисләр уята. Аларның күбесенең инде хәтерләрдән җуелган булуы да мөмкин. Әмма без совет сугышчылары кичергән михнәтләрне онытырга тиеш түгел. Бу вакыйгаларны яшьләребез белергә, сугышларның нинди авыр хәлләргә китерүен үз күзләре белән күрер­гә тиеш.
Экспозициядә шулай ук, темага туры китереп, Татарстан Милли музее ядкәрләре дә куелган. Әйтик, немецлардан эләктерелгән сугышчан самолетка утырып, Пенемюнд полигоны янындагы концлагерьдан качкан очучы Михаил Девятаевның шлемы, аның батырлыгының шаһиты булган кешеләрнең хатын, фашистларның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән Гайнан Кормашның (Г.Курмаев) Бөек Җиңү ордены (М.Җәлилнең 100 еллыгы уңаеннан махсус булдырылган) белән бүләкләнү турындагы таныклыгын һәм башка ядкәрләрне күрергә мөмкин.
Күргәзмәне ачу тантанасында Бөек Ватан сугышы елларында Финляндиядә әсирлектә туган Исмәгыйль Габидуллинның сөйләгәннәре дә зур кызыксыну уятты. Аның әти-әнисе 1939 ел ахырында Карелиягә ялланып (вербовка) китә, Водлозерск урман хуҗалыгында эшли. Бөек Ватан сугышы башлана, ләкин директор аларны җибәрергә теләми. Шунда Исмәгыйль аганың әтисе көймә алып кайта, су аша чыгып, туган якларына китмәкче була. Әмма аңа утырырга теләүчеләр шулкадәр күп була ки, соңгы чиктә көймә бата. Аларны бер атнадан соң Финляндиянең Таветтидагы лагерена алып китәләр. Бәхетләренә, 1943 елда гаилә шунда хезмәт иткән бер солдатка юлыга. Ул татар булып чыга. Ир-егет, мәчеткә баргач, лагерьда татарлар да булуы турында сөйли. Милләттәшләребез ватандашларын азат итәргә булыша. 1945 елда Габидуллиннар мең михнәт, газап чигеп туган яклары Арча районы Яңа Ашытка кайтып җитә.
"Совет хәрби әсирләре - Норвегиядә" күргәзмәсе Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Сарытау, Тамбов, Архангельск, Мурманск, Липецк, Петрозаводск шәһәрләрендә яшәүчеләргә тәкъдим ителгән. Татарстан Милли музеенда бу күчмә күргәзмә 3 июльгә кадәр эшләячәк.
Сөембикә КАШАПОВА.
. «Совет хәрби әсирләре - Норвегиядә» күргәзмәсен ачу тантанасыннан күренеш. Нейдульв Атле Намтведт әфәнде чыгыш ясый.
.Фотосурәтләрдә мәңгеләштерелгән йөзләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: