Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ИЛ АГАСЫ ГАРИФҖАН

Балтач районының Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеена барган саен мирасханәнең байлыгына да, аның директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан ага Галиевнең армый-талмый иҗтиһат кылуына да хәйран калып кайтам. Музей исә аның гомерлек хезмәтенең җимеше, табып үстергән, көч-куәт биргән, үз тәрбиясендә яшәтә торган бер...

Балтач районының Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеена барган саен мирасханәнең байлыгына да, аның директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан ага Галиевнең армый-талмый иҗтиһат кылуына да хәйран калып кайтам. Музей исә аның гомерлек хезмәтенең җимеше, табып үстергән, көч-куәт биргән, үз тәрбиясендә яшәтә торган бер баласы кебек. Мирасханәнең башлангыч алу тарихы 1965 елга барып тоташа.

Сугыш яралары аз булса да җөйләнә, тормыш, бер эзгә салынып барган еллар була ул. Гарифҗан ага Чепья урта мәктәбендә тарих укыта. Укытучылар коллективы да ишле. Аларның 18е Ватан сугышында катнашкан. Әмма халык теленә салкын сугыш дигән сүз көннән-көн ныграк керә бара. Югарыдан "балаларны патриотик рухта тәрбияләргә", дигән фәрман килеп ирешә. Чепья мәктәбендә дә "Сугышчан дан" музеена бер бүлмәдән алты квад­рат метр урын бирелә. Экспонатлар бик тиз арта, бүлмәнең икенче өлешен дә бушаталар... Ә инде белем бирү йорты өчен яңа бина төзелгәч, музей иске спорт залына һәм бер класс бүлмәсенә күченә. Шул елларда мәктәпкә ул чактагы Татарстан мәгариф министры Мирза Мәхмүтов килә. Гарифҗан ага музей өчен махсус бина төзетүгә фатиха алуга ирешә, беренче нигез ташлары салына, корылма калкып чыга. Әлбәттә, башлаган эшне үтәп чыгу өчен, ветеранга шактый гына учреждениеләрнең ишеген шакырга туры килә. Замандашлары хәтерендә калганча, Гарифҗан ага ашыкмый-кабаланмый, артык бетеренмичә генә бина төзергә акча юклыктан зарлана һәм беркайчан да буш кул белән китми торган була. Билгеле, сабыр, тырыш бу кешегә ихтирам да зур булгандыр...

Халыкта гына "өй салуның ние бар, чутлыйсы да мүклисе", дип җиңел сөйләшәләр ул. Ә музейны төзетү изалары директорның үз хәтерендә генә язылгандыр. Гарифҗан ага аралашучан, ачык күңелле кеше булса да, авырлыкны чит-ятларга сиздермичә сызып үткәрүчән.

Ике катлы бинага күчкәндә үк инде, музей экспонатларга гаять бай була, алар өчен корылма бүлмәләре кысан икәнлеге күренә. Директор бу хакта да алдан уйлап куйган булгандыр. Музейның өй туен уздырып дүрт ел узгач, бинага янкорма төзелә.

Музей мәшәкатьләрен башкарып чыгуда, аны тәртипле тотуда тарихчының җәмәгате Әлфия ханым аның киңәшчесе генә түгел, таянырдай кешесе дә, уң кулы да була. Ире мирасханә мәшәкатьләре белән сәфәр чыкканда да аны Әлфия ханым алыштырган.

Гарифҗан ага бу юлы да безне музейның баскычына ук чыгып каршы алды, экспозицияләр белән дә үзе таныштырды.

"Халыклар дуслыгы" музее булгач, хатирәләрне карау этнография залыннан башланды. Анда эленгән зур картиналарда милли киемнәрдән татарлар, удмурт, рус, марилар сурәтләнгән. Шушы якларда яшәгән рәсем укытучысы Демьян Соловьев ясаган картиналарда һәр милләтнең җиткән кызлары, әти-әниләренең ничек киенүләрен күрәсең. Шулай ук фоторәсемнәр, көнкүреш җиһазлары, кул эшләре, тукып чигелгән сөлгеләр, хәтта аяк чолгаулары, бизәнү әйберләре аша һәр халыкның мәдәнияте күз алдына килеп баса. Татар хатын-кызының XIX гасыр ахырында тегелгән күлмәге, удмуртларның тәңкәләрдән ясалган камалие - үзе бер хәзинә.

Бу халыклар гасырлар дәвамында бер төбәктә Чепья тирәсендәге авылларда гомер кичереп, үзара аралашып яшәсә дә, киемнәрендә дә, бизәнү әйберләре, гореф-гадәтләрендә дә, хәтта юклык заманнарында үргән чабаталарында да үзгәлекләр булган. Һәр милләт үз динен тоткан, әби-бабасыннан мирас булып күчкән мәдәниятен югалт­маска тырышкан, гореф-гадәтен саклаган.

Музейның иң кызыклы бүлек­ләренең берсе палеонтологик, археологик экспозицияләрдер, мөгаен. Әлбәттә, игътибарны иң әүвәл мамонтның 2 метр озынлыктагы казналыгы җәлеп итә. Аның авырлыгы гына да 137 килограмм икән. Экспонатны Габделфәрт Исламов кипкән елга төбеннән казып чыгарган. Шунда ук археологик табылдыклар: борынгы кешеләрнең гарпуннары (сөңге), таш балта, чүкеч, ук очлыклары, борынгы муенса, алка, йөзекләр дә бар. Аларның һәркайсы 1981 елда, Гарифҗан ага үзе Чепья урта мәктәбендә белем биргәндә, укучылары белән Шушма елгасы ярларында һәм Сырия авылына илтә торган юл буендагы борынгы каберлекләрдә археологик казу эшләре алып барганда табылган. Бу инде кешеләр Балтач төбәгендәге табигатьнең бу гүзәл урыннарында борынгы заманнардан ук яшәгән, дигәнне дә белдерә.

Инкыйлабка кадәрге чорларны күрсәткән зал экспозицияләре дә үзенә кызыклы ядкәрләр белән җәлеп итә. Биредә өлкәнрәк яшьтәгеләр балачак истәлекләре белән очрашса, бүгенге яшьләр өчен ул - өр-яңа дөнья. Әйтик, Тула самавырлары, Согыд Гарәбстаныннан 1820 елда кайтарылган җиз комган кайсы гына хатын-кызны битараф калдырыр икән. Экспозициядә Швейцария, Германия, Англиядә җитештерелгән борынгы сәгатьләрне, көнкүреш кирәк-яракларын, хәтта тәгәрмәчле ухват та күрергә мөмкин. Балтач сәүдәгәре Мортаза Мөлеков кибете макеты да шул заманны күз алдына бастыра.

Табигать бүлегендә килүчеләрне кошлар сайравы каршы ала. Бу бүлек тә үзенең байлыгы белән хәйран итә. Биредә аю, бүре сөкәтләреннән (чучело) алып, нәни кошчыкларга кадәр күрергә мөмкин. Бу ядкәрләрнең дә һәркайсы Гарифҗан аганың тырышлыгы аша табылган. Еш кына аңа яхшы мәгънәсендәге үҗәт холкы ярдәм иткән. Чепьяга бер килүемдә музей директорының мирасханәгә ядкәр барлап Киров өлкәсенә баруы турында сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Кышкы салкын көн. Машина караңгы урманда карга кереп бата. Кайсы тарафка барырга кирәклеген беркем белми. Әмма, шөкер, туңып үлмиләр. Авыр хәлдән чыгарга Гарифҗан аганың үҗәтлеге булыша. Әле шул чакта музейның табигать бүлегенә җәнлек сөкәте дә алып кайталар.

Сугыш кораллары аеруча ир-егетләрдә, укучыларда зур кызыксыну уята торган ядкәрләрдер, мөгаен. Бу залдагы экспозицияләр сирәк һәм кадерле истәлекләргә бай булуы белән хәтердә кала. Арада Емельян Пугачев явы заманнарындагы металл кистән, 1840 елда Тулада җитештерелгән зиннәтле рус кылычы, XIX гасыр урталарындагы француз шпагасы, төрек ятаганы бар. Шулай ук экспозициядә аннан соңгы чорларга караган Америка, Бельгия, Төркия, Германиядә эшләнгән наганнар, маузерлар, винтовкалар, Австрия флягасын да күрергә мөмкин.

Һәркайсының музейга килеп эләгүенең үз тарихы бар. Гражданнар сугышы залындагы 1908 елгы "Максим" пулеметының да "Халыклар дуслыгы" музее залына килеп урнашуының үз хатирәсе.

Бу якларда Гражданнар сугышы бәрелешләре күп булган. Кызылгвардиячеләр Колчак армиясенең алга баруын Нократ елгасы ярларында туктата ала. Ул урын Балтач авылына 17 чакрымнар тирәсе ераклык­та. Гарифҗан ага ун ел буе укучылар белән шушы урыннарда йөри, борынгырак сугыш коралларының күбесен , "Максим" пулеметы патроннары гильзаларын да шуннан табып ала. Пулеметның үзен дә су төпләренә төшә-төшә эзләп карыйлар, таба алмыйлар. Ә музейның Гражданнар сугышы залын "Максим" нан башка күрсәтү тулы булмый. Шуннан соң 1989 елда Гарифҗан ага Татарстан хәрби комиссариатына хат яза, әмма аның үтенечен кире кагалар. Музей директоры бирешми, хатны кулына тотып, комиссар ишеген шакый. Ә ул исә ветеранны кире борган хезмәткәрне чакыра да: "Аңа формаль җавап түгел, "Максим" бирергә кирәк,"- ди. Нәтиҗәдә пулеметны Пенза өлкәсендәге бер хәрби частьтагы складтан табалар. Гарифҗан ага шалтырата. Чыбыкның теге башында "Килеп алыгыз, ләкин юлга машинада чыгыгыз, яныгыз­да озата баручы да булсын,"- дип коры гына сөйләшәләр. Машиналарны бармак белән генә санаган чорда музей директорына техника каян килсен инде? Гарифҗан ага тәвәккәлләп юлга кузгала. Хәрбиләр җәмәгать транспорты белән, кулына Комиссар кулы куелган хатны тотып килеп җиткән ир-атка пулеметны бирмиләр, "Максим"ны машинада гына йөртергә ярый, - диләр.- Аның авырлыгы - 62 килограмм!" Озак сөйләшү-аңлашулардан соң ветеранга, ниһаять, рөхсәт итәләр. Вокзалга кадәр илтеп тә куялар. Шушы хәлгә куанып бетә алмаган музей директоры машинада пулеметның чехолын да онытып калдыра. Билгеле ки, пулемет күтәргән агайны поездга кертмиләр. Гарифҗан абый, коралны сүтеп, өч кисәккә аера һәм вагонга кереп утыра. Гөнаһ шомлыгына каршы, билет тикшерүче ревизорның аягы "Максим"га тиеп китә. Музей директоры үзеннән - үзе "Шул гына җитмәгән иде!"- дип кычкырып җибәрә. Аңа тагын музейга экспонат алып кайтуын озаклап аңлатырга туры килә. Казанга кайтып җиткәч тә, мең төрле михнәт чигеп, шәһәр буйлап уза, аны бернинди машина да утыртырга базмый. Гарифҗан ага маршрут автобусында пулеметны музейга кайтарып җиткерә.

Музейдагы 11 экспозициянең һәркайсы үзе бер дөнья кебек. Бөек Ватан сугышы залында килүчеләрне тәлинкәле радиодан яңгыраган Левитан тавышы каршылый. Бу зал 17 яшеннән үз теләге белән сугышка киткән, авиация техникумында радист-атучы белгечлеге алгач, штурм авиациясе самолетларында очкан, япон империалистларына каршы бәрелешләрдә катнашкан Гарифҗан аганың үзе өчен бигрәк тә якын. Ул хезмәт иткән дивизия һавадан Хинган тау­лары сыртларын кисеп үтә, Мукден, Харбин, Порт-Артур шәһәрләре өстендә барган һава бәрелешләрендә катнаша. 1945 елның көзендә Гарифҗаннарның дивизиясе Курил утрауларына - Шикотанга, ноябрьдә Камчаткага күчерелә. Бер елдан дивизия Чита шәһәренә әйләнеп кайта. 19 яшьлек Гарифҗан шунда һава һәлакәтендә авыр яралана, 9 ай дәвамында хастаханәдә дәвалана. Саулыгы какшаган егет орден-медальләр тагып, туган ягына әйләнеп кайта.

Яу кыры михнәтләрен үз башыннан кичергән ветеран Бөек Ватан, Әфганстан, аннары Чечен сугышлары китергән хәс­рәт-авырлыклар турында аеруча әрнеп сөйли. Залдагы ядкәрләр дә Чепья мәктәбе укучылары, солдат аналары белән берлектә тупланган.

Ул елларда мәктәптә меңләп бала укый, укытучы тарих дәресендә аларның һәркайсына нинди дә булса борынгырак әйбер алып килү турында искәртеп тора. Балалар чормаларда яткан көнкүреш әйберләрен дә, Арбор елгасы буенда тапканнарын да музейга китерә тора. Авыл халкы, аналар да музей булдырылуга битараф түгел: йөрәк парәсе булган баласының соңгы ядкәрен - өчпочмаклы хатын, фоторәсеменен алып килгән, Гарифҗан агага ышанып тапшырган.

Укучылар бер үк вакытта укытучылары җитәкчелегендә районның 42 авылыннан сугышка кагылышлы истәлекләрне документларны, фронт хатларын барлый башлаган. Авылларның тарихын, анда яшәүчеләрнең хатирәләрен, фоторәсемнәрен туплый, аларның һәркайсын аерым-аерым альбомга җыя. Хәзер бу 42 китап музейда саклана. Аларда Балтачның Советлар Союзы Геройлары, танылган шәхесләре турында да мәгълүмат туплаган. Тарих түгәрәгенә йөрүчеләр, хатирәләр җыю белән бергә, Волгоград, Брест кебек герой-шәһәрләргә барган. Гарифҗан ага исә, башыннан үткән сугыш вакыйгалары турында сөйләп, үз коллекциясендәге борынгы ядкәрләр белән яшь эзтабарларны кызыксындыра алган. Шулай итеп, музейда гаять кызыклы, хәтта тетрәндергеч хатирәләр тупланган. Әйтик, Сизнер авылында яшәүче Таисия Сергееваның 1941дә нәкъ иртәнге сәгать 4тә туктап калган сәгатен, фронтовик Фәрзи Гыймадиевның тәнендә 55ел йөрткән ярчыгын дулкынланмыйча карау мөмкинме соң? Укытучы балаларның иң активлары белән Малмыж һәм Казан шәһәрләрендәге музейларны да күреп кайта. Бүген 11 экспозиция залыннан торган музейда 22 мең уникаль экспонат тупланган. Аларны республикабызның югары җитәкчеләре, олы кунаклары килеп күргән. Му­зей­да алган тәэсирләре белән уртаклашу китабы гына да дөнья халык­ларының 28 телендә язылган һәм истәлекләр 13 томга тулган.

Төбәктә яшәгән халыкларның тарихына, үткәннәренә кагылышлы ядкәрләрне барлап халыкка күрсәткән, укучыларга белем биргән музей 25 ел җәмәгать башлангычы тәртибендә эшли, бу инде аның директоры Гарифҗан ага да бер тиенсезгә хезмәт иткән, дигән сүз. Мирасханәне бар итүгә, баетуга ветеранның үз акчасы да кереп китүе беркем өчен дә сер түгел.

Гарифҗан ага үзе җыйнак кына Каенсар авылында туып-үсә. Шушы авылдан Бөек Ватан сугышына 43 кеше китә, аның 21е генә исән-сау әйләнеп кайта. Яу кырында ятып калучыларга авылда һәйкәл куелмавы ветеранның күңелен һаман борчып тора. Илдә Бөек Җиңүгә 40 ел, 50 ел, аннары 60 ел тулуны да бәйрәм итәләр. Авылда һәлак булучыларга һәйкәл һаман юк. Ветераннар да бер-бер артлы бу дөньядан үтә. Әмма әле авылда 58 сугыш чоры баласы бар. Аларның 42 се "Әти" сүзен әйтергә тилмереп үскән. Гарифҗан ага һәйкәлне үз акчасына төзетергә ниятли, әмма тормыш мәшәкатьләре берсен-берсе алыштыра тора, вакыт сузыла. Ветеран хыялын Җиңүнең 65 еллыгына да тормышка ашыра алмый. Быел Гарифҗан аганың күңел түрендә йөргән иң изге теләге чынга аша, ул үз акчасына авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәл төзетә. Анда дүрт мәрмәр плитәгә Бөек Ватан сугышына киткәннәрнең исемнәре язылган. Һәйкәлне тантаналы рәвештә ачалар. Шул чакта авылда яшәүчеләрнең күзләренә энҗе бөртекләредәй яшьләр бәреп чыга.

Шөкер, Гарифҗан ага, туксанынчы дистәсен тутырып килгәндә дә, эш урынында. Туган җиренең тарихына, аның кешеләренә кагылышлы ядкәрләрне киләчәк буыннар өчен бөртекләп җыйган ил агасы ул бүген. Гарифҗан ага иң әүвәл үз күңелендә туган музейны бар иткән, төбәкнең генә түгел, республиканың да иң бай, күп мәгълүматлы мирасханәсенә әверелдергән. Ул башкаладан шактый ерак, хәтта район үзәгеннән читтә урнашса да, музейдан кеше өзелми, читтән кайткан райондашлары да, төбәккә килгән кунаклар да аны күрмичә китми.

Сөембикә КАШАПОВА.

Вахит ИМАМОВ фотолары.


.Гарифҗан Галиев.

.Музейның эчке күренеше.

.Каһарман җәлилчеләргә багышланган почмак.
.1820 елда Согыд Гарәбстаныннан кайтарылган комган.

.1840-1860 елларда дөньяда кулланылган револьвер һәм маузерлар.

. Г.Галиев Пензадан сөйрәп кайткан пулемет.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев