Мәдәни җомга

КИРТӘЛӘРНЕ ҖИМЕРЕП ЧЫККАН РӘССАМ

1970 еллар. Республикабызның рәсем сәнгатендә КамАЗ кебек һәм башка шундый зур төзелешләр турындагы ялган пафос белән сугарылган картиналар ишәйгән чор. Ул вакытта әле ул төзелешләрнең тирә-юньгә нинди зыян салуы киң җәмәгатьчелеккә, әлбәттә, билгеле булмагандыр. Вәгъдәләргә ышанып, зур шәһәрләргә кызыгып килгән, чынлыкта, йортсыз-җирсез тилмергән кешеләрнең язмышлары ничек тәмамланганы яшерен булып калгандыр....

1970 еллар. Республикабызның рәсем сәнгатендә КамАЗ кебек һәм башка шундый зур төзелешләр турындагы ялган пафос белән сугарылган картиналар ишәйгән чор. Ул вакытта әле ул төзелешләрнең тирә-юньгә нинди зыян салуы киң җәмәгатьчелеккә, әлбәттә, билгеле булмагандыр. Вәгъдәләргә ышанып, зур шәһәрләргә кызыгып килгән, чынлыкта, йортсыз-җирсез тилмергән кешеләрнең язмышлары ничек тәмамланганы яшерен булып калгандыр. Килмешәкләр хисабына нык үскән, зурайган шәһәрләрдә җинаятьчелекнең гаять артуы турында да гади халыкка белгертеп тормаганнар, билгеле.

1970 еллар - татар мәктәпләре ябылган, татар кешесе ана телендә белем алудан мәхрүм ителгән, урамда, җәмәгать транспортында рәхәтләнеп ана телендә сөйләшергә оялган чор да ул. Менә шул вакытта сынлы сәнгатебездә элеккеге рәсем - картиналардан нык аерылып торучы шагыйрь Мөхәммәдъяр портреты, бераз соңрак "Борынгы Казанда Сабан туе", "Борынгы Казанда чичәннәр ярышы" картиналары барлыкка килә. Авторы - рәссам Канәфи Нәфыйков. Ул вакытта әле Фиринат Халиковның борынгы Казанга багышланган зур-зур панорама-картиналары да, Рушан Шәмсетдиновның Болгар, Алтын Урда, Казан ханнары портретлары да, Равил Заһидуллинның борынгы бабаларыбыз тормышын чагылдырган сурәтләре дә, Булат Гыйльвановның романтик рух белән сугарылган иҗат әсәрләре дә юк. Канәфи Нәфыйков - тарих тузанын кылкаләме белән актарып, гаҗәеп манзараларга тап булган беренче рәссам. Нигә ул башкалар кебек социализм төзелешләренә дан җырламаган соң? Чөнки ул Ташкентта театр-рәсем сәнгате институтында белем ала, анда рәссамнарның иҗатка карашларының безнекеннән тамырдан аерылуын үз күзләре белән күреп, ирек рухын тоеп, күңеленә сеңдереп кайта. Бездә миллилек йотыла барса, анда, киресенчә, сәнгатьтә тарихны күрсәтү, милли өслүб хуплана. Милли темаларга йөз тотканы өчен Казаныбызга сыймаган Чыңгыз Әхмәров та анда баргач үзенең мәктәбен булдырып, зур рәссам булып китә. Ташкент институтында шагыйрь Һади Такташның улы, Урта Азиягә Мәскәүдән күченеп килгән, Казанның ирексез һавасын сулап, күңелен вә аңын чикләмәгән сәнгать белгече Рафаэль Такташ укыта. Үз эшенең чын осталары булган, киң карашлы бу кешеләр белән аралашу рәссамга зур файда биргәндер, әлбәттә. Картиналарда үзебезнең татар тарихын күрсәтү теләге әнә шул елларда барлыкка килә.

Казанга кайтып Рафаэль Такташның сәлам хатын тапшырырга баргач, рәссам Канәфи Нәфыйков тәүге профессиональ рәссамнарыбызның берсе - Бакый Урманче белән таныша. Шуннан аралашып китәләр һәм Бакый ага кызыксынучан, милли рухлы егетнең остазына әйләнә.

Инде күңел җылысы белән өретелгән, татар сәнгатенә хас җете, бәйрәмчә палитралы картиналарны халыкка күрсәтер вакыт җитә. Менә шул вакытта рәссам ярамаган эшкә тотынганын аңлап ала. Чөнки бер сәнгать белгече аның Мөхәммәдъяр портретын күргәзмәгә үткәрми. Аңлатмасы бик гади була - "Так не бывает, не бывает и все тут". Әлбәттә, "не бывает". Казан ханлыгы яуланганнан бирле илбасарлар берничә гасыр буе максатчан рәвештә татарның рухи-мәдәни мирасын бетерү өчен тырышсын, ничә тапкыр язу алыштырып, китап традициябезгә балта чабарга азаплансын, милләтебезне затсыз әтрәк-әләм итеп күрергә хыяллансын, ә син кулына китап тоттырып, Казан шагыйре Мөхәммәдъярны затлы, зыялы баһадир рәвешендә сурәтлә, имеш. Юк, агай-эне, "так не бывает", моңа юл куймыйбыз!..

Бу аңлатманы үз гомерендә рәссам Канәфи Нәфыйковка бик еш ишетергә туры килгәндер, чөнки аның бөтен иҗаты империячел рух белән сугарылган илнең сәясәтенә каршы килә. Мәсәлән, ничек инде "кыргый татар"ның Сабан туе, чичәннәр ярышы кебек матур традицияләре булырга мөмкин?! "Изге җанлы" бәгъзе халыкларга "иго" оештырып, гел разбуй гына салып яшәгән "басурманнар"ның Нәфыйков картинасында сурәтләнгән милли каһарман Батыршалары булырга мөмкинме соң? Булса да, Казан ханлыгы торгызу өчен батырларча көрәшүчеләр түгел, алпавытларның изүенә каршы вак-төяк фетнәләр оештырган, җитди игътибарга алынырга тиеш булмаган кешеләр ич алар. 1990 елларда да халыкны мәйданнарга берничә гасыр буе дәүләтчелекне торгызу өчен алып барылган көрәшне дәвам иттерү теләге түгел, ил сәясәтен үзгәрткән җилләр генә куып чыгарды бит, имеш.

Рәссамның "Батый ханның асрамага алган улы Александр Невский" дип исемләнгән картинасы да - чынлыкта һич булмастай күренеш. Бабаларыбызның Болгар дәүләте җимерелүдән алып, Казан ханлыгы оешуга кадәр 200 ел тормышлары тарих битләреннән сызылып ташланган вакытта бер татар рәссамының Александрны Батый хан алдында тез чүктереп, ярлык үтенүен сурәтләргә ничек батырчылыгы җиткән?! Җитмәсә, шул картинада Александр алып килгән бүләкләр арасында бер мичкә аракыдан, аю биетүче картлачтан һәм җарияләрдән кала бер затлы нәрсә дә юк. Русларның рухи тормышын шулкадәр ярлы итеп сурәтләү мөмкин эшме?

Халыклар кычкыртып таланган, иң кадерле, иң газиз нәрсәдән - шанлы тарихларыннан, бай традицияләреннән, ана телләреннән мәхрүм ителгән заманда "Хан анты" картинасы барлыкка килсен әле! Рәссам борынгы төркиләр тормышын күрсәтеп кенә калмый, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигән шикелле кинаяләп кенә хакимнәрнең халык белән тыгыз бәйләнештә булырга, аның мәнфәгатен кайгыртырга тиеш икәненә ишарәли. Юкса, һәлакәткә юлыгырга мөмкин икәнен кисәтергә тели. Чыннан да, Россия тарихында гөрләвекләр булып аккан канның чишмә башы мәкерле планнарын тормышка ашыру өчен адәм балаларының гомерләре белән уйнаган, гаделсез хакимнәргә барып тоташа түгелме?

Әмма бер тапкыр хакыйкать тәмен татыган иҗатчыны, "Так не бывает", дип туктатып булмый инде. Канәфи Нәфыйков үҗәтләнеп, сурәтләрдә чын, асыл тарихыбызны кайтаруны дәвам итә. 1984 ел. Зур күргәзмә оештырыла. Иртәгә күргәзмә ачыласы көнне партия өлкә комитеты секретаре М.Вәлиев килеп, "Борынгы Казанда Сабан туе" һәм "Борынгы Казанда чичәннәр ярышы" картиналарын экспозициядән алып ташларга боера. Бу юлы аңлатып торуның да кирәген тапмыйлар. "Хватит копаться в истории", - дип кенә җибәрәләр. Чыннан да, казып, илбасарлар Казаныбыздан олау-олау төяп чыккан хәзинәләргә, тиңсез, бәһасез китапларга, казанлыларның елгаларны тутырып аккан мәетләренә, халык фаҗигасенә килеп чыксалар? Җинаятьнең ачылуына юл куярга ярамый, тарихта казынуны тыярга кирәк!

Тарихтан биздерү өчен нинди генә хәйләләргә бармыйлар. Канәфи Нәфыйков сурәт ясый белми, дип алдауга, кеше башын бутауга кадәр барып җитәләр. Әйе, рәссам күпчелек картиналарын европача түгел, төрки миниатюра өслүбендә иҗат иткән. Үзен дөньяда кабатланмас халык санаган урыс ничек инде моның белән килешсен, ди? Аның өчен грек, римлылардан килгән, аннары урыс сәнгатенә күчкән реалистик сурәтләү генә бар. Ә чынлыкта, төркиләрнең рәсем сәнгате бик борынгы, скифләр сәнгатенә барып тоташа. Европалыларның рәсемнәре 1421 елда сызык перспективасы ачылгач кына картина рәвешен алса, төрки рәсемнәр 1405-1410 елларда ук инде китап миниатюрасы, ягъни кечкенә генә картина булып гәүдәләнгән. Ярый, хуш, төркиләрнең сәнгатьләре борынгы булсын, ди. Әмма татар сәнгатен һичничек төрки сәнгать белән бәйләп карарга ярамый. Татарга озак еллар примитив дип бәяләнеп килгән бизәү-гамәли сәнгате генә хас. Шуңа күрә Нәфыйков борынгыдан килгән төрки миниатюра өслүбендә иҗат итә, дип бәяләүгә караганда, ул рәсем ясый белми, дию отышлырак булыр.

Әмма асылташны күпме генә пычракта әвәләсәң дә, ул барыбер асылташ булып кала. Рәссам Канәфи Нәфыйков Казан сәнгать училищесында да, Ташкент институтында да көчле мәктәп үткән. Тарихи картиналарын күргәзмә залларының ишек артына эленүенә, сатып алмауларына бер дә исе китми, ныклап бизәү эшенә керешә. Ул заманнарда бизәүче рәссамнарның эшләре әйбәт бәяләнә. Нәтиҗәдә, ике "Жигули"лык акча эшләп, рәссамнар арасында Зарипов, Индюховтан соң өченче чиратта машиналы була.

Әмма кисәтүләр-тыюлар моның белән генә бетмәгән икән. Безнең илдә татарның шанлы тарихын торгызырга алынган һәркем НКВД подвалларында атылган Газиз Гобәйдуллиннар, Һади Атласилар, Михаил Худяковлар язмышын кабатларга мөмкин. Шөкер, язмыш рәссамыбызга карата мәрхәмәтле була. Әмма 1987 елгы бер караңгы төндәге көтелмәгән очрашудан соң ярты еллап вакыт үткәч кенә кабат гадәти тормышка, иҗатка кайта ала.

Ирексездән югарыда телгә алынган сәнгать белгеченең, "Так не бывает", диюе искә төшә. Ник дигәндә, үзебездә санга сугылмаса да, Канәфи Нәфыйковның картиналары Бөтенсоюз күләмендә уздырылган күргәзмәләрдә еш катнаша, чөнки аларны Мәскәү белгечләре үзләре килеп сайлый. Мәскәүдә аларны сатып та алгалыйлар. Ә хакимиятебез Бөтенсоюз күргәзмәләрендә сатып алынган картиналарыбызны Татарстан музейлары өчен сорагач, бүтән рәссамнарыбызның иҗат әсәрләре белән беррәттән Канәфи Нәфыйковның да рәсем - картиналары Казанга кайта. Шул рәвешле, Мәскәү аша урау юл үтеп, алар музеебыз тупланмаларына эләгә. Димәк, без, казанлылар, мәскәүләр бәяләгәнне дә бәяләмәслек дәрәҗәдә тар күңелле вә куркак булып чыгабыз түгелме?! Үзебезнекеләр идән юучының бер айлык хезмәт хакына бәяләгән "Хан анты" картинасын Мәскәүдә Ш.Мәрҗани фондын оештырган татар егетләренең 250 меңгә алып китүләрен, аның белән бергә Габделҗаббар Кандалый портретын һәм "Борынгы Казанда Сабан туе" картинасының күчермә нөсхәсен шундый ук шәп бәядән алуларын күр әле син! Ә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты, тарихчы-рәссамның күпчелек картиналары әлегә шәхси остаханәсендә кала бирә…

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


.Рәссам Канәфи Нәфыйков.

."Гаяз Исхакый портреты".

."Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин".

."Борынгы Казанда Сабан туе".

."Борынгы Казанда чичәннәр ярышы".


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: