Эшлекле мәҗлес рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шәхесләргә бай милләт
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт” дип исемләнгән күчмә утырышы Тукай районында үтте.
-
Депутатлар күчмә утырышта
Узган атнада республика Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты үзенең күчмә утырышын Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрында үткәрде.
-
Дин әһелләре форумы
Казаныбызда Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы булып узды.
-
Урда тарихы кайта
Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгендә түгәрәк өстәл үтте.
-
Тормыш нигезе – хатын-кыз
Казанда ике көн дәвамында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае узды.
-
Татарга бердәмлек җитми
Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевнең күптән түгел Россия татарларының Федераль милли-мәдәни мохтарияте төзелү һәм аның шурасының 1998-2007 еллардагы эшчәнлеге турындагы хатирәләре һәм документлар тупланган “Автономное плавание. Хроника жизни российских татар на стыке двух веков” (“Автоном йөзү: Россия татарлары ике гасыр чигендә”) дигән хезмәте дөнья күрде.
-
Эшмәкәрләр җыены
Ел саен көннәр язга авышкач, милли тормышыбызны ямьләндереп, Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән татар эшмәкәрләре җыела. Быел да 14-16 март көннәрендә 40 төбәктән 832 эшмәкәр килде.
-
Мәдәният министрлыгында очрашу
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән бүгенге сәнгать, мәдәниятнең мөһим мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу уздырды.
-
Хатын-кызларның милләтне саклаудагы роле
Саратов «Якташлар» милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Хатын-кыз— милләтнең җаны» дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Биредә Саратовның иң асыл, иң затлы ханымнары җыелган. Алар теманы төрле яклап яктыртырга тырышкан.
-
Татар тарихы бөртекләп җыела
Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты фондларында 7 миллион 500 мең берәмлек документ саклана. Материалларның күләменә карап фикерләгәндә, Татарстан дәүләт архивы Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны били дигән сүз.
-
Яңа җитәкчегә – иске мәшәкатьләр
Узган атнада Татарстан халыклары Дуслык йортында Журналистлар берлегенең XIX съезды узды.
-
Чыңгыз Айтматовның татарлыкка кайтуы
Әсәрләре 128 илдә, 176 телдә, 100 миллионнан артык тираж белән басылган дөньяга мәгълүм язучы Чыңгыз Айтматовның (1928-2008) тугандаш кыргыз һәм татар әдибе икәнен тану башланды. Казанда, иҗатчының 90 еллыгы уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт катнашында “ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятлар яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов” дигән фәнни-гамәли конференция узды.
-
Аяз ага томнары
Күптән түгел КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы” халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.
-
«Ак калфак»лылар Удмуртиянең Ижау шәһәрендә
Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре шушы көннәрдә Удмуртиядә. Күчмә утырышка Россиянең төрле төбәкләреннән 60 лап вәкил җыелды. Очрашуның максаты — татар милли традицияләрен саклау эшендә тәҗрибә уртаклашу.
-
Вакыт аз, сүзләр күп
Элегрәк, еллык эшкә йомгак ясаганда, рус телендәге чыгышлар еш ишетелә иде. Ә “Казан” милли-мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы фәкать татарча гына узды.