Мәдәни җомга

Мәдәният министрлыгында очрашу

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән бүгенге сәнгать, мәдәниятнең мөһим мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу уздырды.

Барыннан да бигрәк каләм әһелләрен Казанның 1000 еллыгы музее язмышы кызыксындырды. Әмма министр Милли китапханәнең «Казан» милли мәдәният үзәгенә күченүе уңаеннан борчылу нигезсез дигән фикердә. «Чөнки китапханә – шул ук мәдәни үзәк ул», – диде министр. Ирада ханымның әйтүенә караганда, чит илләрдә китапханәләр, күптән китап  йорты гына булудан туктап, аралашу, фикер алышу урынына әйләнгән. Финляндиядә, мәсәлән, Президент Р.Миңнеханов белән 100 мең саклау берәмлеге булган өч катлы китап­ханә бинасын карап кайтканнар. Һәм китапханәнең мәйданы никадәр зуррак булган саен, анда күбрәк кешене тартып була, дигән фикергә килгәннәр. Аннары Хельсинкида эшлекле сәфәр вакытында күреп кайткан алты-җиде катлы китапханә дә бу фикерләрен ныгыткан. Казансу ярында  урнашкан милли мәдәният үзәге бинасы гына түгел, аның янындагы киң мәйдан да, бигрәк тә җылы яз, җәй айларында укучылар өчен файдаланыр дигән хыял бар. 

Казанның 1000 еллыгы музеена зыян килергә тиеш түгел, дип ышандырды министр. Ул Бауман урамындагы өченче йортта магистрат бинасында урнашачак икән. Ирада ханым экспозиция авторларының борчуларын аңлый, аларның экспонатлар өчен түгел, ә аннан да бигрәк экспозицияне кору тәртибе борчуга салганын да яхшы чамалый. Әмма технологияләр алга киткән хәзерге заманда яңа экспозициянең төзелеше элеккегесеннән ким булмаска тиеш, дип ышандырды. Журналистларны экспозициянең бөтенлеге мәсьәләсе дә кызыксындырды. Дөрестән дә, иң элек экспонатларны таркату мөмкинлеге каралган. Мәсәлән, Ленино-Кокушкино, Казандагы Ленин музее – «Казан» милли мәдәният үзәгендәге бөек юлбашчының тормышына кагылган әйберләрнең бер өлешен үзләренә бирмәсләрме дип өмет иткән. Казаныбызның Горький музее бөек рус җырчысы Федор Шаляпинның иҗатына караган материаллар белән кызыксыну белдергән. Әмма музей кануннары буенча экспозицияне таркату тыела. Закон Ленин экспонатларын яклап кына калмас, Казанның 1000 еллыгы музее экспозициясенә дә зыян килмәс дип ышанасы килә. 

Министрның әйтүенә караганда, Зинаида Ушкова йорты шулай ук милли китап­ханәгә калачак. Әмма анда төзекләндерү эшләре үткәрү сорала. Милли китапханә һәм Казанның 1000 еллыгы музеен рес­публикабызның 100 еллыгына кадәр яңа йортларга урнаштырып бетерү ният ителә. 

Очрашуда күтәрелгән тагын бер мөһим мәсьәлә – Михаил Глинка исемендәге музыка бәйгесе. Ул 11-19 апрельдә Казанда уза. Катнашырга теләүчеләр 30 мартка кадәр теркәлә ала. Бәйгенең жюри рәисе – дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова. Әлегә егермеләп кеше теркәлгән. Катнашучылар санын ким дигәндә иллегә җиткерергә исәплиләр. Глинка бәйгесенең дәрәҗәсен арттыру өчен җиңүчеләр акчалата бүләкләрдән тыш музыка дөньясында бик абруйлы Чайковский исемендәге бәйгегә «юллама», ягъни  катнашырга чакыру ала. 

Театрлар елында бер генә эшлекле очрашу да артист, режиссерлар, спектакль, фестивальләр темасын читтә калдырмый. Министр И.Әюпова барыннан да бигрәк өлкән буын сәхнә осталарының язмышы өчен борчыла. Аларга хөрмәт йөзеннән театр эшлеклеләренә ярдәм фонды оештыру күздә тотыла. Һәрбер оешма бюджеттан тыш табышның 1 процентын шунда күчереп барырга бурычлы. Елына 3 миллионлап акча җыелыр дип исәплиләр. 

Моннан тыш театрларның гастроль, фестивальләренә җитди игътибар бирү күздә тотыла. Артистларыбыз чит илләр, чит шәһәрләр  тамашачыларында  республикабыз турында билгеле бер фикер, тәэсир тудыра. Алар катнашкан фестивальләрнең дәрәҗәсен аңлау мөһим, ягъни бюджет акчасы театрларның туристик сәяхәтләренә түгел, мәдәни, сәяси яктан әһәмияткә ия чараларга тотылырга тиеш. 

Театрлар турында сүз киткәч, милли җанлы каләм әһелләребез, татар исемен йөртсә дә, Муса Җәлил исемендәге театрның татар милләте өчен бармак та селкетмәвен, ел әйләнәсенә Европада акча куып йөрүе турында кабат сүз кузгатмыйча булдыра алмады. Җәлил театрын шундук яклаучылар да табылды. Репертуарда татарга катнашы булган алты спектакльне санап бирделәр. Бөтен спектакльләр арасында «Җәлил» операсына билетларның иң авыр сатылганын да искәртергә онытмадылар. Әмма Җәлил театрының озын-озак гастрольләре һәм Казан тамашачысының опера, балет караудан мәхрүм ителүе байтак халыкны күптәннән борчыганга күрә, сорау бирүче дә тынычланырга җыенмады, Җәлил театры Европада эшләгән гонорар нәрсәгә тотыла, дип соравын тагын да тәгаенли төште. Әмма бу сорау бер Җәлил театрына гына түгел, бөтен театрларга кагыла, ди. Ягъни Кариев театрының Минзәләдә һәм опера-балет артистларының Голландиядә эшләгән гонорары бер чама икән... Кыскасы, Җәлил театры җитәкчелегенә Җәлилебезнекенә тиң милләт өчен көрәшче рухын иңдерү Мәдәният министрлыгының гына хәленнән килә торган эш түгел бугай. Аның каруы, озакламый республикабызда виртуаль концерт залы барлыкка килүе, музыка сөючеләрнең Мәскәү, Санкт-Петербургтагы концертларны күрә алачагы, ул концертларның Казаныбызда гына түгел, авыл мәдәният йортларына да трансляциянәчәге турында хәбәр нык сөендерде.

Миләүшә  ГАЛИУЛЛИНА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: