Мәдәни җомга

Яңа җитәкчегә – иске  мәшәкатьләр

Узган атнада Татарстан халыклары Дуслык йортында Журналистлар берлегенең XIX съезды узды.

Залга җыелган 131 делегатны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр рес­публика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов сәламләде.

2018 елның декабрендә Татарстан  Журналистлар берлеге оешмасының оештырылуына 100 ел тулды. Каләм ияләренең съезды да шушы бер гасырлык юбилей кайтавазында барды. Бу вакыт эчендә Татарстан Журналистлар берлеге төбәк оешмалары  арасында иң яхшыларның берсе булып танылган. Хәзерге вакытта Берлектә 1100 каләм иясе әгъза булып тора, күптән түгел оешмага 70 иҗатчы кабул ителгән. Алар – нигездә яшь журналистлар.

Соңгы еллар журналистлар өчен шактый катлаулы булды, зур сынаулар, икътисади көйсезлекләр белән билгеләнде. Басма матбугатның тиражлары кими, радио-телевидениенең тыңлау­чылары азая, җәмәгатьчелек интернеттагы, социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күбрәк үз итә башлады. Шул ук вакытта  редакцияләрдә штатлар бик нык кыскартылды. Әлеге вәзгыятьтә традицияләрне, газета-журналларны саклап калу – көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Илшат Әминов төбәк газеталарының, телерадиокомпанияләрнең ябылуына юл куймау кирәклеген һәм моның төп бурычларның берсе булуын да әйтте. Танылган журналист Римзил Вәлиев игътибарны татар матбугатының авыр хәленә юнәлтте. Аннары республикада яшьләр өчен бер генә матбугат чарасы да юк, диярлек. “Молодежь Татарстана” газетасы берничә ел элек ябылды, ә “Татарстан яшьләре” исә матди кыен хәлдә җан асрый.

Берлек белән 24 ел рәислек иткән Римма Ратникова үз чыгышында оешманың бурычларын барлап, тарихны, журналис­тиканың үткәннәрен ихтирам итеп, ветераннарга игътибар, кадер-хөрмәт күрсәтелергә тиешлеген, фотоларны һәм документларны тупларга һәм сак­ларга, төбәк журналистикасы үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхесләрне мәңгеләштерергә кирәклеген искәртте. Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире, бүгенге каләм ияләренең күбесенең укытучысы, киңәшчесе булган Флорид Әгъзамов хөрмәтенә ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелу, университетта аның исемендәге аудитория булдырылу, Татарстан Журналистлар берлеге сайтын эшләү, республика матбугаты музеен кору шушы максаттагы әһәмиятле эшләрдән. Хәзер  берлек чирек гасыр Журналистлар берлеген җитәкләгән Шәмси Хамматов исемен Казан урамнарының берсенә бирү өчен эш алып бара. Татарстан журналистикасының электрон энциклопедиясен туплау эшен дә башлап җибәргәннәр.  Төрле низаглар килеп чыкканда,  каләм әһелләренең мәнфәгатьләрен яклый торган коллегия булдыру да күркәм гамәлләрнең берсе. Берлекнең иҗтимагый юристы Этери Ильина дистәләрчә суд шикаятьләрен кире кага алган. 

2012 елда республика Дәүләт Советы тарафыннан “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә башлаган иде. Бу еллар эчендә аңа 135 каләмдәшебез лаек булган. 

Съездда Татарстан матбугатында хәл ителергә тиешле шактый мәсьәләләр дә күтәрелде. Әйтик, каләм ияләренең хезмәт хаклары нибары 12-16 мең сум тәшкил итүе беркемгә дә сер түгел. Төп докладны ясаган Римма Ратниковадан тыш бу мәсьәләне “Мәгариф” журналы редакторы, “Татмедиа” генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов та ассызыклады. Гонорар системасы да 10 ел дәвамында үзгәрешсез кала бирә. Язмаларның әҗере, фонд­лар сай булганлыктан, бик аз яки ул бөтенләй бирелми. Шул ук вакытта дәүләт грантларын үстерү мәсьәләсен дә күз уңында тоту мәслихәт. 

Сөмбел Таишева шулай ук залдагыларның игътибарын журналистларның сәламәтлеген шифаханәләрдә ныгыту, фатирлар белән тәэмин ителү кебек  социаль проблемаларга юнәлтте. “10-15 еллар элек талантлы журналистларны чакырып, аларны социаль ипотека буенча фатирлы итү мөмкинлеге бар иде, ул хәзер юкка чыкты. Торак зур темплар белән төзелә торган республикада бу мәсьәләне хәл итү юлларын табарга мөмкиндер”, – диде Сөмбел Таишева. Редактор  бер очтан җитәкчеләрнең статуслары төшүен дә искәртте. Алар белән хезмәт контрактының 3-6 айга гына да төзелгән очраклары бар икән. “Бу тауар китерү өчен килешү түгел ләбаса”, – диде ул. Әлеге фикерне Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады. “Җитәкчегә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирергә кирәк”, – диде ул һәм “Татмедиа” холдингына кадрлар белән эшләгәндә саграк булырга киңәш итте.

Журналисттан бүген күпьяклы һөнәр иясе булу сорала. Ул яза, фото, видеога төшерә, материалны монтажлый һәм аны төрле платформаларга тарата. Журналист кайсы гына юнәлештә эшләсә дә, аңардан профессиональлек сорала. Казан федераль университеты каршында Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе – менә шундый күп медиатармакны белгечләр белән тәэмин итүче уку йорты. Әмма анда  квалификацияле журналистлар әзерләү өчен бюджет урыннары юк. Бу мәсьәлә дә съезд барышында берничә тапкыр күтәрелде. Фәрит Мөхәммәтшин бюджет урыннарны кайтару кирәклеген әйтте. Парламент җитәкчесе бу уңайдан Татарстан Хөкүмәте һәм ректор белән дә сөйләшергә һәм яңа мөмкинлекләр табылачагына ышандырды. И.Әминов та Татарстан Журналистлар берлеге президиумының бюджет урыннары мәсьәләсендә хакимиятнең федераль органнарына мөрәҗәгать белән чыгачакларын белдерде. 

Матбугатта күренгәләп ала торган авторсыз язмалар турында да тәнкыйди фикерләр әйтелде. Андый материаллар, гадәттә, шәхескә яла ягулар белән бәйле була. «Мин анонимлыкка каршы түгел, әмма аның кешене кимсетү өчен кулланылуын хупламыйм», – дип белдерде үз мөнәсәбәтен И.Әминов. 

Римма Ратникова съездга хәтле үк бер чыгышында үзенең Татарстан Журналистлар  берлеге рәислегеннән китәчәген белдергән иде. Бу вазифага Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Илшат Әминов бертавыштан сайлап куелды. Ул рәислеккә бердәнбер кандидат  итеп күрсәтелгән иде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: