Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Аяз ага томнары

Күптән түгел КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы” халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.

Венгрия, Германия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан мәмләкәтләреннән, Россия төбәкләреннән һәм республикаларыннан танылган шәхесләр – Аяз Гыйләҗев тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр катнашында узган гыйльми җыен язучының тууына 90 ел тулуга багышланды. Күрешү шатлыклары белән тулы конференция куанычлы вакыйгаларга бай булды. Аның кысаларында Аяз Гыйләҗевнең алты томлыгының соңгы китабы да тәкъдим ителде.Аларны филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләгән. Конференциядә әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов басмаларга кергән әсәрләргә тирән күзәтү һәм идеологик яктан анализ ясады.


Томнарның беренчесе 2013 елда дөнья күргән иде. “Йәгез, бер дога!”, “Эзләремне эзләдем”, “Балачак сукмаклары” һәм төрмә хатлары кебек автобиографик әсәрләр вә язмалар кертелгән бу китапны укучылар аеруча көтеп алды. Миләүшә Хәбетдинова икенче томда әдәбият сөючеләргә Аяз абыйның көндәлек язмаларын, басылып чык­маган әсәрләрен, мәкаләләрен, әйтик, язучының драматургия секциясендә, радиода ясаган чыгышларын, совет заманында дөнья күргән әсәрләрен тәкъдим итте. Моннан тыш бу повестьлар укучылар тарафыннан өр-яңа әсәр кебегрәк тә кабул ителде, чөнки алар тән­кыйтьчеләр кисеп алган өзекләрне дә куеп әзерләнгән иде. “Беренче, икенче, өченче һәм алтынчы томнар әдәбият сөючеләрне халык тарафыннан яратып укыла торган әсәрләр белән куандырды. “Җомга көн, кич белән...”не бастырганбыз икән, анда аңлатмалар белән әсәрнең югалган битләрен дә өстәдем. Бу өзекләр Аяз абыйның теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен белдерә. Әйтик, язучының “Җомга көн, кич белән...”гә нәрсәгә шундый исем куйганы, ни өчен Бибинурның кич белән һәлак булуы, Аяз аганың төп герое турында нәрсә уйлавы теләсә кайсы укучыны кызыксындырырлык.Шул ук вакытта басмада повестьның беренче варианты да дөнья күрде”, – дип сөйләде китапны әзерләүче филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова.

Галимә шулай ук “Өч аршын җир”нең беренче вариантын да әзерләп томлыкларга керткән. Кайберәүләр аның нинди әсәр икәнлеген аңлап бетерми икән. Ул Аяз аганың язучы буларак ничек үсүен, иҗатын камилләштерүдә ни рәвешле эшләвен дә күрсәтә. Әсәрне тикшергән вакытта ясалган 20ләп чыгыш та томлыкларда урын алган. Алар исә Аяз абыйның язганнарына һөҗүмнәр булуына да, аның әсәрләре нинди каршылыклар белән чыгуына да дәлил. М.Хәбетдинова, томнарны укучылар барысын да аңлар, дигән ышаныч белдерә. Моннан тыш китапларның һәркайсына төрле беркетмәләр кертелгән. Басмаларда Аяз абыйның тәрҗемә үрнәкләре дә тәкъдим ителә. Горькийның Аяз ага тәрҗемә иткән “Мещане” әсәре дә басмаларда урын алган.

Аяз Гыйләҗев “Кылдан нәзек, кылычтан үткен” әсәрен төгәлләп бетерә алмаган. Галимә аның да ике вариантын томлыкларга керткән. Алар аерым мөстәкыйль әсәр буларак кабул ителә. Әдип “Камыш бармак, көмеш тырнак” дигән әсәрен 1968 елда язган. Әмма ул да әлегә китап рәвешендә басылып чыга алмаган. Бу әсәргә дә М.Хәбетдинова ярдәмендә укучылар кулына килеп ирешергә насыйп була. Шунда ук әсәрнең язылу тарихы, язу­чының аны иҗат иткәндә теркәп куйган фикерләре белән дә танышырга мөмкин. “Бу укучыга әсәрнең язылу тарихын аңлавы өчен кирәк, – ди М.Хәбетдинова. – Еллар узган саен, Аяз аганың иҗаты төрләнә барган. Әдипнең дә нәрсә әйтергә теләгәнен күрсәтәсем килде. Язучының хатларындагы, көндәлекләрдәге фикерләр, уйлар елдан-ел үсә бара, аларның эчтәлеге дә үзгәрә, язучы өр-яңа формалар таба. Аяз ага башта хатларны да күп яза, аннары хәбәрләшү сирәгәя, хатларны көндәлекләр, үз-үзе белән аралашу алыштыра. “Дусларым сирәгәя башлады”, – ди. 1990 елларда, күп кенә якын дуслары да арабыздан китеп бара”.

Һәрбер томда күпмедер дәрә­җәдә урын алып барган хатлар Аяз ага өчен аерым әһәмияткә ия. Ул үзе бер хатында искәрткәнчә, әсәрләренә сыймаган, аларда әйтергә теләгән уй-фикерләрен хатларында язып бушана торган булган ул.“Әлеге язмалар Аяз абыйның рухын ача, әдипнең гомере буе ил, халык, милләт тормышы белән якыннан кызыксынып, шуның өчен борчылып яшәвен күрсәтә, – дип билгеләп үтте Ә.Закирҗанов. – Язучы үз язмаларында әдәбиятның бары тик милли генә була алуын да ассызыклый”.

Алтынчы томда, әдип гомеренең соңгы чорындагы иҗаты, хатлары, көндәлек язмалары белән бергә, рус һәм татар телләрендә дөнья күргән публицистик язмалары урын алган. Алар – Аяз аганың язучы буларак тоткан позициясен ача торган мәкаләләр. 90 нчы елларда республика матбугатында Аяз абыйга карата пычрак язмалар бастырылуы мәгъ­лүм. Язучылар берлеге, комиссияләр төзеп, мәсьәләне өйрәнә. М.Хәбетдинова, үзе бу уңайдан басмада татар язучылары, Аяз абыйга көнләшеп, һөҗүм ясаган, дигән фикер белдерә. Аяз абый исә бу елларда, тарих барысын да үз урынына куяр, дигән уй белән яши. 90 нчы елларда татар татарны буа башласа, без беркайчан да дәүләт төзи алмаячакбыз, дип үз сүзен әйтә. “Мин бу ялага “Йәгез, бер дога!” дигән романым белән җавап бирәм”, – ди. 

Галимә әлеге низагны да тирәнтен өйрәнгән, КГБ архивларында казынган, язучының хатирәләрен чагыштырып, комиссия әгъзаларының чыгышларын тапкан. Соңыннан “Вечерняя Казань”да пычрак ялаларны кире каккан мәкалә басылып чыга. Гариф Ахунов, Ркаил Зәйдулла кул куйган бу язма белән дә алтынчы томда танышырга мөмкин.

М.Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевне студент елларында ук белгән, Санкт-Петербургта яшәүче филология фәннәре кандидаты Ида Андрееваны да табу бәхетенә ирешә. Галимә ханым конференциядә дә чыгыш ясады.

Аяз Гыйләҗевнең ГУЛАГ лагерена эләгү тарихы тулай торакта башланган. Түгәрәкләр һәм фикердәшләр төркемнәре артында фронтовиклар торган. Алар Көнбатыш илләрендә кешеләрнең ничек яшәгәннәрен күреп кайткан, үз илләрендәге “социализм казанышлары” исә бөтенләй башкача булган. Адлер Тимергалин да, Гурий Тавлин да әдәби түгәрәккә йөргәннәр, фронтовиклар алдында фикер алышканнар. Язучы, 1948-1950 елларда классик филология бүлегендә укыган Александр Кузнецов белән аеруча якын була, ул “Йәгез, бер дога!” әсәрендә аны, студент елларындагы дустым, дип тә атый. Аяз Гыйләҗев бу елларда “Гитарачы һәлакәте”, “Ана” кебек бик кискен фикерле хикәяләр дә язган. 1949 елда яшьләр иҗатына карата тәнкыйть мәкаләсе чыга. Аяз Гыйләҗевне, совет дөньясын бозып күрсәтүдә нык гаеплиләр, аның язу стиле дә уйландыргыч икәнлеген әйтеп тәнкыйтьлиләр. Ярты ел да вакыт узмый, Аяз аганы кулга алалар.

Ида Андреева исә 1956-1958 елларда университетның тарих-филология факультетында икенче-өченче курсларда Валентин Николаев белән бер төркемдә укыган, А.Гыйләҗев та шул елларда татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алган. Алар инде ул вакытта төрмә кыенлыкларын кичереп кайткан егетләр була. В.Николаев исә, кулга алынганчы, А.Гыйләҗев үз әсәрендә “дустым” дип белдергән А.Кузнецов белән бик якын булган. Нәкъ менә ул, кулга алыну мөмкинлеген чамалап, беренче курс студенты Аязга авылга качарга кушкан, үзе дә университетны ташлап чыгып киткән. В.Николаев сөйләве буенча 1950 елда сайлауларга каршы саботаж ясарга әзерләнгәннәр, студентлар арасында шушы хакта сөйләшүләр алып барганнар.

Шөкер, соңгы елларда Аяз Гыйләҗевнең иҗаты башка халыклар арасында да танылу ала. Аның шактый әсәрләре Фатих Кутлу тәрҗемәсендә төрек телендә басылып чыкса, язучының лагерьдаш дусты Арпад Галгоци “Йәгез, бер дога!”ны маҗарча укырга мөмкинлек тудырды. Наил Ишмөхәммәтов исә әсәрне рус телендә тәкъдим итте. Бу эш алга таба да тынып тормас, дәвам итәр. Ида Андреева исә, конференциядә ясаган чыгышында, язу­чының фәнни биографиясе рус һәм татар телләрендә “Атаклы кешеләр тормышыннан” дигән сериядә дә дөнья күрсен иде, дигән теләк белдерде.

 

Томлыкларны басмага әзерләгән М. Хәбетдинова Н. Гыйләҗева һәм И. Гыйләҗев белән.

Нәкыя Гыйләҗева Арпад Галгоцига картина бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев