13 декабрь 2018 яңалыклары
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 49 (2018)
Заманга да иш булсын ул сәнгать Һәм узышсын Вакыт белән дә!
-
Айдар Хәлим: Безгә матур тойгы үзе килә, Хак коткара аламасыннан…
ИСТӘЛЕКЛӘРДӘН Кәркәле-тауның кыйгач түбәсенә Менсәм, кинәт калам хәйранга: Кичә туң таш бүген Наполеонның Маршал йолдызына әйләнгән.
-
Аяз ага томнары
Күптән түгел КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы” халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.
-
«Щепкинчылар”ның икенче төркеме
Билгеле булганча, заманында Татарстан Мәдәният министрлыгы Мәскәүдән театр артистлары әзерләүдә ярдәм сорый. Нәтиҗәдә Щепкин исемендәге театр училищесында татар студиясе оештырыла. Неглинная урамындагы 6 нчы йортта 1956-1961 елларда 23 студент югары белем ала.
-
Табигый туфраклы шагыйрь
Шигъри өслүбләр күптөрле булган кебек, аларны иҗат итүчеләр дә бер-берләреннән язмышлары, дөньяга карашлары, иҗатка китергән илһам чыганаклары буенча да нык аерылырга мөмкин.
-
Ирек сөяр Мәсгудә
Аның “Әни кирәк” дигән җырын һәр татар баласы диярлек җырлап үсә. “Гомерләр узып бара”, “Китмә, сөю” кебек җырлары да халык бәгыреннән ургылып чыккан кебек газиз, якын. 80 нче еллар ахырында, татарның милли үзаңы уянып килгәндә, нәкъ менә аның “Мәһди”, “Кыйссаи Сөембикә”, “Корбан бәйрәм” кебек сәхнәви әсәрләре мәйданнарга меңләгән халыкны җыйды.
-
Һөнәрленең кулы – алтын
Яшь рәссам Илшат Әскәровның Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаганда иҗат иткән диплом эше хәзер дә күп студентлар өчен үрнәк булырлык! Бу картинадагы Йагъкуб галәйһис-сәламнең каршысында утырып торучы гөнаһсыз бүре, чыннан да, телгә килер һәм үзенең Йосыфны ашамаганын тагы бер кат сөйләп бирер төсле!
-
Айга кырын карама (15-21 декабрь)
15 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.28 сәгатьтә калка, 23.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.
-
Әгъзам Фәйзрахманов: Сайлаулар яңарыш көтә
Киләсе елның сентябрендә республика парламентының яңа составын сайлаулар узачак. Бик мөһим чара бу. Әзерлек чараларын башлагач, парламентның элекке эшчәнлеген төрле яклап анализлау зарур. Ул чагында ирешелгән уңышлар да, кимчелекләр дә ачык күренәчәк.