Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 декабрь)

15 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.28 сәгатьтә калка, 23.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне туп­ларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы. 

Тайтояк айныта

Эчкечелеккә сабышкан кешеләрне аракыдан биздерү өчен тайтояк (копытень) тамыры кулланыла. 1 аш кашыгы вакланган тамырны 1 стакан суда сүрән утта 10 минут пешерәләр. 30 минут төнәткәч, сөзәләр, 1 аш кашыгын 1 стакан аракыга салып, эчкечегә эчерәләр. Яки порошок итеп төелгән тайтояк тамырын пычак очына элеп эчкеченең ризыгына сибәләр. 3 тапкыр ашый икән – 3 тапкыр сибәләр. Әмма дозаны арттырырга ярамый, үсемлек агулы! Яисә 3 аш кашыгы вакланган тамырны 1 стакан суда 10 минут пешерәләр, көн дәвамында 2-4 әр аш кашыгын эчкеченең ашына һәм чәенә кушып бирәләр. 3 ай буе көн саен эчәргә кирәк.

16 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 12.44 сәгатьтә калка, 23.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

 Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Яфрагы да сихәтле

Кура җиләге яфрагы чәе бәби тапканда хатын-кызның хәлен җиңеләйтә, тик аны белеп эчәргә кирәк. Термоска 1 аш кашыгы кура җиләге яфрагы салып, өстенә 1 стакан кайнар су агызалар да, 30 минут төнәтеп, сөзәләр, суыталар. Мондый чәй аналыкны бәби табуга әзерли, аны йөклелек срогы  35 атна булганчы эчәргә ярамый. Чәйне менә бу схема буенча эчәләр: 35 атнада – көненә 1 стакан салкын чәй; 36 атнада – 1 стакан җылымса чәй; 37 атнада – көненә 2 стакан җылы чәй; 38 атнада – көненә 3 стакан җылы чәй; 39 атнада – 4 стакан кайнар чәй; 40 атнада –көненә 4 стакан бик кайнар чәй. Германиядә йөкле хатыннарга көненә 1 чынаяк кура җиләге яфрагы чәе эчәргә киңәш итәләр. Англиядә дә шулай: йөклелекнең соңгы 2 аенда, аналык тукымаларының сыгылмалылыгын арттыру өчен, бу чәйне эчәләр. Мондый  чәй әле анемиядән дә саклый. (Табиб киңәшеннән башка кулланырга ярамый!)

17 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.00 сәгатьтә калка, 0.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

18 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.17 сәгатьтә калка, 2.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

19 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.36 сәгатьтә калка, 3.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

20 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 13 нче  көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.00 сәгатьтә калка, 4.38 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Тамырларны чистарту

Ай Игезәкләрдә чакта кан тамырларын чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, баш авыртуы баш мие зарарланудан түгел, ә 90 процент очракта кан тамырлары авыруы аркасында килеп чыга. Йөрәк чирләренең сәбәбе исә - канда холестерин арту. Аның микъдарын киметү өчен, зәйтүн мае, кузгалак, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Авырлык нормадан артмасын. Көн саен бер генә бүлем булса да сарымсак ашау инфаркттан да, яман шештән дә саклар.

21 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.31 сәгатьтә калка, 6.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә  аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы. 

Ялкауларча пәхләвә

250 г атланмай, 4 йомырка, 1 стакан каймак, 3 стакан он, 150 г әстерхан чикләвеге, 100 г йөзем, 1,5 стакан шикәр, бер чеметем ванилин, серкә белән сүндерелгән әз генә сода  кирәк. Атланмайны он белән уалар, каймак, 3 йомырка сарысы, сода кушып, камыр басалар, 4 тигез йомарламга бүлеп, 2 сәгатькә суыткычка куялар. Аннары һәркайсын 3әр миллиметр калынлыкта җәяләр. Эчлек әзерлиләр: 4 йомырка агын туглап күпертеп, төелгән чикләвек, йөзем, ванилин кушалар. 3 җәем өстенә эчлекне җәяләр, ә өске җәемгә 1 йомырка сарысын күпертеп сылыйлар. 180 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев