Мәдәни җомга

Депутатлар күчмә утырышта

Узган атнада республика Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты үзенең күчмә утырышын Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрында үткәрде.

Утырышта сүз 3 ел элек кабул ителгән “Театрлар һәм Татарстанда театраль эшчәнлек  турында”гы законның үтәлеше хакында барды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, депутатлар, театр директорлары катнашты.


Әтнәгә юл тотар алдыннан депутатлар башта Казанның В.Качалов исемендәге рус драма театрының музее белән танышты. Биредә театрның тарихын чагылдырган экспонатларны ике зур бүлмәгә урнаштырганнар. Казанда рус театры оешканнан башлап, бүгенге көнгә кадәрле тарихи материаллар тупланган. Аларда Казан рус театрының үсеш юлы тулаем чагыла.

Әтнәдәге утырышны ачканда комитет җитәкчесе Разил Вәлиев болай диде: “Театр турында федераль закон юк. Әмма без үзебезнең республикада театрларның эшен җайга салу һәм дөнья тәҗрибәсен кулланып, традицион формаларны саклап театрларны үстерү йөзеннән мондый закон кирәк дип санадык. Моннан тыш закон яңа кадрлар хәзерләү, булганнарының белемен күтәреп тору, репертуар сайлау, яңа эш юнәлешләрен үстерү өчен дә кирәк”.

“Театрлар һәм Татарстан Республикасында театраль эшчәнлек турында”гы законның үтәлеше турында мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Министр яшь артистларның гаиләләрен торак белән тәэмин итүдә авырлыклар барлыгын әйтеп узды. Шулай ук авыл җиренә, кече шәһәрләргә мәдәният хезмәткәрләрен кайтару авыр. Сәбәбе, әлбәттә, хезмәт хакы аз булу. Шулай ук, мәдәни чараларга сатылган билетларны, ихтыяҗ туганда, кире кайтару мөмкинлеге федераль дәрәҗәдә бөтенләй дә каралмаган. Һәр оешма үзе ничек оештыра, шулай башкара. Күп очракта халык оттырышта кала икән. Министр бу мәсьәләләрне хәл итү юлларын өйрәнүләрен әйтте.

“Республиканың театраль сәнгате үсештә. Бу куелган спектакльләрнең күплеге, тамашачыларның артуы, репертуарларның, гастрольләрнең географиясе киңәюдә, төрле дәрәҗәле фестивальләрдә яуланган премияләр, мәртәбәле исемнәрнең күбәюендә дә ачык чагыла. Узган ел дәүләт һәм муниципаль театрлар барлыгы 84 спектакль чыгарды. Ә 6 ел элек бу сан 56 гына булган”, – диде ул.  Хәзер театр залларының 80 проценты тулы була икән. Быелгы театр елында  республика бюджетыннан театрлар эшчәнлеген яхшырту өчен 90 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Камал театры директоры Илфир Якупов театрларга реклама җитмәү мәсьәләсен күтәрде. “Казан урамнарында баннерларга игътибар итеп йөрсәң, биредә Мәскәү һәм чит ил артистлары гына чыгыш ясый икән, дип уйларлык. Хәтта театрга якын гына урыннарда да баннер кую өчен бездән зур акча сорыйлар. Музейлар, төрле күргәзмәләр белән дә шул ук хәл. Мәдәният бит ул – коммерция генә түгел әле. Ул халык байлыгы. Шәһәр муниципаль идарәләре, кайбер оешма хуҗалары шуны аңласын иде. Без хәтта реклама да ясамыйбыз. Без бары халыкка мәгълүмат кына бирәбез.  Халык өчен рухи азыкка шәһәрнең йөзендә урын табылырга тиеш бит инде”, - диде ул. Ирада Әюпова да,  Мәскәүнең Шереметьево аэропортында Мәскәү театрларының репертуары күрсәтелеп торуын әйтте.

Халыкка мәдәни чаралар турында мәгъ­лүмат тарату өчен елына 2 миллион сум тотыла икән. Үзе дә комитет әгъзасы, Опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов бу мәсьәләнең күп еллардан бирле күтәрелеп тә хәл ителмәвен, моның өчен парламентта махсус эшче төркем оештырырга кирәклеген әйтте. Депутатлар бу тәкъдимне кабул итте. Шулай ук, театр­ларда штатларның чикләнгән булуы да авырлыклар тудыра. Яңа технологияләр белән бәйле рәвештә, яңа төр белгечләр кирәк була. Бер кеше бар эшне дә башкара алмый. Штатлар бүлүне яңадан карарга кирәк, диде утырышта катнашучы мәдәният әһелләре. Әтнә театры директоры Ленар Зәйнуллин да иҗат коллективларын борчыган сорауларны яңгыратты: “Милли театр бүген нәкъ менә көн кадагына сугучы заманча текстка кытлык кичерә һәм туктаусыз яңа әсәрләр, яңа исемнәр эзли. Татар театрлары репертуарында тәрҗемә пьесалар көннән-көн зуррак урын ала бара. Моның  төп сәбәбе – милли драматургиядә сизелерлек үсеш күзәтелмәгән бер вакытта театрның башкару һәм сәнгати-куелыш культурасы үсү.

Театрга йөрүче тамашачыны ничек сак­лап калырга һәм яңаларын ничек җәлеп итәргә? “Мәгариф турындагы” канунга туган телләрне өйрәнү турындагы төзәтмәләр кертелү милли телләрнең юкка чыгуына китерергә мөмкин. Яшь буын өчен туган тел кыйммәтен югалта бара. Иртәгә ул безнең театрга килерме? Бүген бит, коррупциягә сылтау итеп, мәктәптә театрга бару өчен билетка акча җыю да тыелган”.  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова республикада театр сәнгатенең үсешенә федераль проектларның да ярдәм итүен әйтте. Мәсәлән, “Кече шәһәрләр театрлары”, “Театр – балаларга” проектлары кысаларында узган ел 36 спектакль куелган булса, быелның ярты елында 26 әсәр сәхнәгә менгән. “Театр әһелләре үз өс­ләреннән закон белән идарә иткәнне яратмый. Алар белән сөйләшү, килешү дә авыр була  кайчак. Әмма республика кабул иткән “Театр турындагы” закон аларның эшен  җиңеләйткәне аңлашылып тора. Киләсе чакырылыш депутатлары бу кануннарны тагын да уңышлырак эшләтер дип ышанабыз”, - диде ул.

Утырыш соңында депутатлар яңа тәкъдимнәр белән баетылган карар кабул итте.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: