Нәзирә Рәхмәтуллина автор яңалыклары
-
Туган телне саклау – дәүләт эше
Туган телне укытудагы үзгәрешләрнең авырлыгы укытучылар җилкәсенә төште.
-
Һәйкәлләргә кызыл канәфер
Елдагыча 25 августта Җәлил һәйкәле янында каһарманнарны искә алу мәрасиме булды.
-
Август киңәшмәсе
Быел Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе “Тәрбия – белем бирү сыйфатын күтәрү факторы” дигән темага багышланды.
-
«Мәдәният» проекты гамәлдә
Бу атнада Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, район мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, мәдәният йортлары җитәкчеләре, депутатлар, сәнгать әһелләре катнашында республикара “мәдәният” милли проектының үтәлеше буенча җәмәгать тыңлаулары үтте.
-
Депутатлар күчмә утырышта
Узган атнада республика Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты үзенең күчмә утырышын Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрында үткәрде.
-
Урда тарихы кайта
Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгендә түгәрәк өстәл үтте.
-
Эшмәкәрләр җыены
Ел саен көннәр язга авышкач, милли тормышыбызны ямьләндереп, Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән татар эшмәкәрләре җыела. Быел да 14-16 март көннәрендә 40 төбәктән 832 эшмәкәр килде.
-
Һади Максудины искә алу
Казанда күренекле мәгърифәтчебез, татарларга гарәп телен укыту методикасын нигезләгән бөек педагог, журналист, язучы Әхмәтһади Максуди исемен йөртүче мәгариф үзәге бар. Анда 9, 11 нче сыйныфны тәмамлаган шәкертләр дини белем һәм тәрбия ала. 17 октябрьдә мәдрәсәдә мәшһүр галимнең 150 еллыгын билгеләп үтү тантанасы булды.
-
Татар холыклы Мәрҗани
Казан Кремле музей тыюлыгының “Манеж” залында “Шиһабетдин Мәрҗани. Татар холкы” дип исемләнгән күргәзмә ике айлык ачылды.
-
Сезгә уңыш елмайсын!
Раил Гатауллин – җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” оешмасы директоры, “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкарма директоры, кызыклы интернет проектлар авторы. Узган елның май-июль айларында Раил “90 көндә миллионер булып буламы?” – исемле интернет акциясе үткәрде.
-
Бездә толерантлык юк
Йосыф Дәүләтшин Сарман районында туып-үскән. Совет гаиләсендә тәрбияләнгән. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач та, Чаллыдагы “Нуретдин” мәдрәсәсенә муллалыкка чыгып киткән. Мәдрәсәне бер елда тәмамлап, кулына диплом алып, кире Сарманга кайтуга, 16 яшьлек үсмерне Сарман үзәк мәчетенә имам итеп куялар. Бер ел эшләгәннән соң, гыйлем җитмәвен аңлап, ул Чаллының яңа мәдрәсәсенә һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә берьюлы укырга керә.