Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Эшмәкәрләр җыены

Ел саен көннәр язга авышкач, милли тормышыбызны ямьләндереп, Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән татар эшмәкәрләре җыела. Быел да 14-16 март көннәрендә 40 төбәктән 832 эшмәкәр килде.

Әүвәл кунаклар дүрт төркемгә бүленеп “Авыл хуҗалыгы җирләрен нәтиҗәле файдалану”, “Авыл хуҗалыгында эшчәнлек төрләре”, “Товар эшкәртү һәм реализацияләү”, “Авылның киләчәге һәм аңа яшьләрне тарту юллары” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрде, чыгышлар тыңлады. 

“Авылны ничек җанландырырга?”– дигән сорауга җавапны үзләре авылда яшәп, үзләренә эш булдырган яшьләр бирде. Күңелгә иң ошаганы шул булды. Югыйсә, җыелган саен йә район хакимиятендә утыручы вак чиновниклар, йә муллалар чыгыш ясый, акыл өйрәтә иде. 

Авыл кешесе аңлый инде, төп борчу авылны ничек сакларга, ничек җанландырырга кирәген бары шунда яшәүче авылдашлар гына белә. Беренчедән, авылдашларның һәрберсе эшле булырга тиеш. Эшне кем бирә? Эшне үзеңә-үзең булдырырга кирәк. Уңганраклар үзенә дә булдыра, авылдашларын да эшле-ашлы итә. Икенчедән, татарга гына хас булганча, авылны мәчет җанландыра. Хәзер күп бәйрәмнәр клубта түгел, мәчеттә үткәрелә, ел әйләнәсе укулар бара. Дөрес, ишегендә йозаклы мәчетләр дә бар. Әмма авылда эшлекле һәм җитез яшь имам булганда, мәчет тирәсендә җанлы һәм мәгънәле тормыш оештырып була. Шулай ук, электән килгән гадәт – авыл җыенын үткәреп тору да кешеләрне берләштерә. Болар һәммәсе дә кайбер якларда киң таралган. Менә шул тәҗрибәне кечерәк, җансыз авылларга да күчерү максатыннан сөйләшү булды ул. 

Бүгенге татар авылының хәл-халәтен галимнәр дә өйрәнүе гаҗәбрәк булды. Әмма нәтиҗәләре авыл баласына да мәгъ­лүм – яшьләрнең авылда каласы килми, чөнки эш юк. Авылдан иң беренче булып кызлар кача, шуңа өйләнмәгән егетләр күп, бала туу аз; авыл өлкәннәренең үз балаларын авылдан җибәрәсе килми, туган нигезне, җир эшкәртүне, гаилә кәсебен дәвам итүләрен телиләр. Ә менә авыл укытучыларының балаларны: “БДИны яхшы тапшырсагыз, шәһәргә китеп укырга керерсез, шунда калып яхшы эш табарсыз, кеше булырсыз”, – дип тәрбия­ләүләре гаҗәп. Президент Р.Миңнеханов әйтмеш­ли, республикадагы 40 дәүләт программасының 30 ы авыл тормышын җайга салу өчен булса да, авылның киләчәгенә өмет уянмый, күрәсең. Хәер, шәһәрдән торып акыл йөртүе җиңел ул. 

Казанда укып, туган авылына кайтып эш башлаган Айнур Әхмәдиевнең үрнәге нык мактауга лаек. Әгерҗе районының Касай авылында арендага җир алып,бакча җиләге үстерә башлаган. “Беренче елны ук, үзебезнең печән җиренә утырткан түтәлләрдән 300 кг җиләк җыеп саттык. Икенче елны җирне арттырып, теплицалар да төзеп куйдык, 5 миллион сумлык инвестиция керттек, “Башлангыч фермер” грантын оттык. Сезон вакытында 20 ләп авылдашка эш бирәбез, болай көн саен 5-6 кеше эшкә килә, аена 20-30 мең сум хезмәт хакы түлим”, дип сөйләде ул. Ә менә Буа районында 40 гектар карлыган, 10 гектар кура җиләге, 30 баш ат караучы Руслан Мифтахетдиновның эшчеләре эмигрант үзбәкләр икән. “Мин үзебезнең авыл халкын эшкә чакырып карадым. Аларның эшлисе килмәде, аннары эшкә дә җаваплы карамыйлар, салмыш йөриләр. Ә читтән килгәннәр тырыш һәм тәртипле”, – диде ул. 

Чүпрәле районы Мунчали авылы җыенын оештыручы, районның башкарма комитеты рәисе урынбасары Илмир Измайлов авылдашларын ничәнче ел рәттән шул җыенга җыя, күмәк эшләр куптара. Авыл үзе 100 елга 7 тапкыр кимегән. “Безнең күршедә чуаш авыллары бар. Алар Троица дигән бәйрәмнәренә барлык нәселләрен җыя, зиратларын чистарта, көн буе бәйрәм итә. Без дә аның форматын үзебезгә алырга булдык. Җыенда авыл тирәсен җыештыру да була, бергәләп зиратка да барабыз, мәчеткә җыелып корбан ашлары да ашыйбыз, кичен клубка да җыелабыз. Мәрхәмәтле авылдашлар ярдәме белән 35 миллион сум акча җыелды, аны чишмәләрне төзекләндерүгә, юллар салуга тоттык. Хәзер авыл тарихын язабыз. Россиядә 7 Мунчәли (Мунчалы) авылы барлыгын ачыкладык. Авылның сайтын булдыру да күп файда итә. Авылдашлар кемнең күпме хәер биргәнен дә белеп тора һәм бер-берсеннән үрнәк ала. Шунда ук тәкъдимнәрен җиткерә, бәя бирә ала”, – диде ул. Мордовия респуб­ликасы Ләмбрә авылы имамы Камил Бәдретдинов исә авылга җан өрүчеләрнең берсе – ул укымышлы имам дип саный. “Имам булган авылда хәтта балалар да күбрәк туа. Чөнки дин тотучы гаиләләр арта, авыл кибетендә аракы сатылмый, ә аек кеше тормыш итә, терлек карый, җир эшкәртә. Белемле имам авыл халкын үз артыннан ияртергә сәләтле, ул саф һава кебек кирәк. Имамнар халык җилкәсендә яши дип уйлаучылар ялгыша, аларның һәрберсе хуҗалык тота, итәк тулы бала үстерә. Бу интернет заманында мәгълүмат диңгезендә адашмас өчен дә кешегә дин кирәк. Балаларны телефоннан аерып имам янына вәгазь тыңларга җибәрү – нинди файдалы гамәл. Шуңа һәр авылда белемле имамнар булдыру авылны ныгытачак”.

Җыенның пленар утырышында гадәттәгечә Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та президиумда иде. Билгеле инде, чыгыш ясарга дип трибунага чыккан һәр эшмәкәрнең проблемалары бар. Президент биредә булудан файдаланыпмы, һәркем үз авырткан җирен әйтеп калырга тырышты. Чүпрәле районы Дуван авылында җиләк-җимеш үстерүче Альфред Халиков Ульян юлы өстендә җиләк саклау склады төзергә ярдәм итүләрен сорады. Иң мөһиме – Президент шунда ук аның үтенече буенча авыл хуҗалыгы министрына күрсәтмәләр бирде.

Чуашстанның Батыр районыннан эшмәкәр Рәшит Сәнҗәпов күптәннән зур крестьян фермер хуҗалыгы тота. Ул үзе җитештергән хәләл ит продукциясен экспортка чыгару мәсьәләсен күтәрде. “Экспортка чыга торган товарга таләпләр бик югары. Моны ялгыз эшмәкәр генә башкарып чыга алмый. Безгә кооперативлар төзү отышлы булачак. Җитештергән товарны сату кыенлашты. Татарстаннар да безгә килеп өйрәнеп киттеләр дә хәзер колбасаны алучы да юк”, – дип сөйләде ул. Дәүләттән әлләни зур ярдәм булмаса да, туган авылларын төзекләндереп тоту, юллар салу, мәчетләр төзү буенча Чуашстан татарлары безгә үрнәк. “Сез килеп киткәч күңелдә бер үзгәреш була. Сезнең эшләргә карап, без үзебезгә бәя куябыз. Әле эшләп бетермибез, аз эшлибез дибез. Сез безгә зур үрнәк”, – диде Президент Р.Сәнҗәпов чыгышыннан соң. 

Лениногорск районыннан ат үрчетүче Фәрит Нәбиуллин яшьләрне, балаларны ат яратырга өйрәтүе, атта чабышуның милли спорт булуы турында тәфсилләп сөйләде. Аның да Президентка гозере бар икән. Бөгелмә шәһәрендәге Хәким бай йорты дип аталучы ике катлы бинаны Бөгелмә театрын ачу өчен бирүне сорады. Бу үтенечне Р.Миңнеханов хуплады һәм район башлыгын үзенә чакырды. Татар атының бренд буларак милләтебезне берләштерүгә хезмәт итүен Президент та искәртергә кирәк тапты. “Ат үрчетүнең үз технологиясе бар. Татарларның үзе атланып чабышта йөргән атын соңыннан суеп ашамаганын башкаларга аңлатырга кирәк. Моны хәтта Талия Миңнуллина да белеп торсын”, – дип шаяртты ул.

Эшмәкәрләр алдында шагыйрә Шәмсия Җиһангирова да авыл, милләт язмышы турында чыгыш ясады. Радио журналис­ты буларак, ул бик күп татарлар яшәгән җирләрдә, шул исәптән,ике татар әдибе – Абдулла Алиш һәм Гадел Кутуй туган якларда булган. Алишның туган авылы – Спас районы Көек авылы таркалып бара, ә Кутуйның туган авылы – Пенза өлкәсенең Кузнецкий районындагы Татар Кынадасы авылы чәчәк атып утыра. Авылга җан өреп, авылдашларын куандырып яшәүче Рөстәм Йосыпов атлы эшмәкәрнең иганәчелеге ярдәмендә авылда Гадел Кутуйга да, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга да һәйкәл куелган. Ә күрше авылларында өч мәчет, мәктәп һәм бакча эшмәкәр Ренат Әбүзәров иганәчелегендә төзелгән. Ренат Фәрхәт улы турында тирә-юньдәге рус авылларында да гаҗәп­ләнеп сөйлиләр. Аның яшәү принцибы – кергән кеременең 60 процентын хәйриячелеккә тота. Әмма ул үзе бу турыда сөйләп йөрергә яратмый, диләр. Татарның ак бае шундый була, күрәсең. 

Казаннан кайтып Апас районының Карамасар авылында төпләнгән Нигъмәтҗановлар да эшмәкәрлекне башлап җибәрергә исәп тота. “100 гектар җир алмакчы идек, бөтен җирләр кемгәдер бирелгән. Безгә җир алырга булышыгыз”, – диде алар. Министр Әхмәтов булышырга вәгъдә бирде.

“Эшмәкәр ул – үз-үзенә,үз көченә ышанган кеше. Ул үзендә, әйләнә-тирәдәгеләрне дә эш белән тәэмин итә. Һәркем дә эшмәкәрлекне булдыра да алмый. Әйтик, Мордовиядәге кебек көнбагышны башкалар үстерә алмый. Әле аны сатасы да бар. Мәсәлән, хәләл азык-төлек, гомумән, хәләл тормышны алыйк. Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Аларга хәләл медицина, хәләл белем, хәләл ризык кирәк. Россия мөселман илләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Хәләл азык-төлекне экспортка чыгарырга да була. Шулай ук электрон сәүдәне җайга саласы бар. Татарстан шәһәрләрендә туган телне саклау мөмкинлеге булса да, чит төбәкләрдә бу бик авыр. Шуңа күрә авыл – милләтебез өчен төп таяныч. Әгәр сез көчле, милли җанлы эшмәкәр икән, татар авылын саклап калу, яшәтү өчен дә этәргеч булачаксыз. Киләчәктә дә шушылай очрашыйк, киңәшләшеп, хезмәттәшлек итеп яшик!” – дип җыенга йомгак ясады Президент Р.Миңнеханов. 

Җыенның икенче көнендә эшмәкәрләр Мөслим районы эшмәкәрләренең хуҗалыгы, эш тәҗрибәсе белән танышып кайтты.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА. 

Татар авыл эшмәкәрләре җыеныннан мизгелләр. 

Фотолар president.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев