Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Сезгә уңыш елмайсын!

Раил Гатауллин – җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” оешмасы директоры,  “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган  җәмгыятенең башкарма директоры, кызыклы интернет проектлар авторы. Узган елның май-июль айларында Раил “90 көндә миллионер булып буламы?” – исемле интернет акциясе үткәрде.

Ул өч ай дәвамында миллионер булу юлында үзенең кичергән үсешен, кылган гамәлләрен, ясаган ачышлары белән уртаклашты. Аңа ияреп, бизнеста үсешкә ирешүчеләр дә булды. Аннан соң Раил “Сәламәт иртә” марафонын уйлап тапты. Бераздан “Әдәби марафон”. Ай буена ул һәркөнне  үзенең укыганнары белән таныштырып барды, уй-фикерләре белән уртаклашты. Аның үрнәгендә әллә никадәр кеше татар китабы укырга ябышты, укыганнары белән  инстаграмда бүлеште, китапны тотып та карамаганнар да уку белән кызыксынып китте.

Идеяләр “капчыгы” – Раилне юлда очратырга насыйп итте.


– Раил, синең акцияләр һәммәсе дә бары тик татарча гына бара. Бусы өчен рәхмәт, 90 көндә берәр татардан миллионер чыгачагына үзең ышанасыңмы?

– Нишләп чыкмасын? Әллә татарлар акча яратмый дисеңме? (Көлә). Бай, көчле рухлы, аягында нык басып торган, элеккеге Апанаевлар, Хөсәеновларга алмаш булырдай татарлар тәрбиялисе иде. Мин бик күп бизнес-тренинглар тыңладым, бик бай кешеләр белән сөйләшеп утырганым бар. Туплаган белемнәремне милләттәшләргә җиткерү өчен татар телендә бизнес буенча китап язарга керештем. Чынлыкта, бизнеста уңышка ирешү өчен үз көчеңә ышанырга гына кирәк. Көчеңне яман уйларга әрәм итмәсәң, күңелең кешеләргә ачык икән, һәр эштә дә уңышка ирешеп була.

– Минемчә, Россиядә халык кече эшмәкәрлеккә дә кул селтәде инде. Салымнар, аренда бәяләре бик зур бит бездә...

– Әгәр кеше эшмәкәрлекнең тәмен белеп алса, ул башка эшкә күчми. Эшен яраткан кеше юлларын таба. Инглизләрдә: “Әгәр бомжның йоклый торган картонын урлап китсәң, ул башкасын таба”, – диләр. Безнең татарлар өчен бүген болайрак яңгырый: “Әгәр татар теле укытучысына телне укытуны тыйсаң, ул рус теле укытуга күчә!”

Мин үзем, бүгенге тормышта иң булдыклы кешеләр дип кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрне саныйм. Нәкъ менә алар эре корпорацияләр белән көндәшлек итә белә. Эшнең башка юлларын таба, яңалыклар кертә, эзләнә. 

– Кеше яраткан эше белән шөгыльләнергә тиеш, диләр.  Яратмаган эш белән уңышка  ирешеп буламы?

– Мин кечкенә чакта безнең бакчада суган уңышы бик шәп була иде. Кукмара районы Мәмәшир авылы. Мине өй борынча суган сатарга чыгаралар. И яратмый идем инде кеше ишеген шакырга. Әллә ниләр бирерлек була идем. Урам башына җиткәндә кесәдә акча кыштырдый башлый, кесә калыная. Күңел үзеннән-үзе күтәрелә. Менә шулай кесәгә акча кертә торган эш – яраткан эшкә әверелә!

– Күптән түгел, син жюри рәисе булган “китапнамәләр бәйгесе” тәмамланды. Монысы нинди “мөгез” инде тагын? Нәрсә ул китапнамә?

– Инглизләрдәге буктрейлер сүзен шулай татарчалаштырдым. Ул – әдәби китапка багышланган 3 минутлык видеосюжет. Ул татар китабын популярлаштыру максатыннан оештырылды.  Сюжет авторы 3 минут эчендә китапның сюжеты, авторы, идеясе хакында мәгълүмат бирергә тиеш. Ә интернетта утыручының игътибарын 8 секундта җәлеп итәргә кирәк. Югыйсә, кеше аны карамый.

– Рекламаны 8 секундта ирештереп буламы?

– Бөтен дөнья халкы шушы сорау өстендә баш вата! Эш шунда ки, 80 нче еллардан соң туган кешеләргә реклама тәэсир итми. Алар аны күрми, укымый, тыңламый, хәтерләп калмый. Ә товарны ирештерергә кирәк. Хәзер иң яхшы эшләүче  реклама – ул колактан-колакка тапшырылучы мәгълүмат, гайбәт. Шуңа күрә бушлай дегустациягә чакыру, бер тапкыр бушлай хезмәт күрсәтү, бүләк тарату хәзер киң кулланыла.

– Раил, син бит әле шигырьләр дә язасың...

– Әйе, берара үземә көн саен бер шигырь язу бурычы куйдым. Бурыч булгач, аны үтәргә кирәк. Һәр иртәне баш мие рифмалар уйлаудан башлый. Яңгырлы иртәләрнең берсендә “Галош” исемле шигырь туды. Аны интернетта кыска вакыт эчендә 40 мең кеше укыды. Шигырь дә көн кадагына сукса гына актуаль була икәнлеген аңладым. Шундый юллар белән 100дән артык шигырь язылды. Аларны туплагач,  бу арада гына “Иң зур сер” исемле шигырь китабым дөнья күрде.

Бизнесменнарның  яратып кабатлый торган бер сүзе бар. “Успех” сүзе “успеть”тан алынган. Иң кирәк вакытта иң кирәк урында булыгыз! Шул чакта сезгә уңыш елмаер!

Нәзирә  РӘХМӘТУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев