Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Мәдәният» проекты гамәлдә

Бу атнада Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, район мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, мәдәният йортлары җитәкчеләре, депутатлар, сәнгать әһелләре катнашында республикара “мәдәният” милли проектының үтәлеше буенча җәмәгать тыңлаулары үтте.

Министр әлеге проект кысаларында республикада башкарылган эшләр, алда торган бурычлар хакында сөйләде.


“Республикада төп өч юнәлеш буенча эш алып барыла: мәдәни мохит, цифр­лы мәдәният һәм иҗади шәхесләр. Мәдәни тормыш активлаша бара. Быелның җиде аена төрле мәдәни чараларда 16 млн 310 мең татарстанлы катнашкан. Ел ахырына бу сан 28 млн га җитәргә тиеш”, – диде министр. Шушы проект кысаларында тиздән Яшел Үзән һәм Кукмара шәһәрләрендә ике мобиль китапханә эшли башлаячак. Шулай ук алты районда кинозалларны заманча җиһаз белән тәэмин итү каралган. Шулай ук быел 21 мәдәният объектын төзеп бетереп куллануга тапшыру каралган. Моның өчен 217 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Министр билгеләп үткәнчә, мәдәнияттә иң мөһим рольне иҗади шәхесләр башкара. Инфраструктура булдырудан тыш, иҗат кешеләренә нинди ярдәм күрсәтеп була соң? Быел тормышка ашырылачак 13 проектның 10ы башланган инде. Проект авторлары грантлар алган. Болар – иҗат коллективлары, аерым шәхесләр. Тагын халык­ара дәрәҗәдәге ике проектка ­Россия Мәдәният министрлыгына гариза бирелгән. 

“Цифрлы мәдәният” проектын тормышка ашыру буенча да актив эш алып барыла. Виртуаль концерт заллары өчен җиһазлар алынган, Татарстан тарихын пропагандалаучы мобиль кушымта әзер.

“Әлбәттә, илкүләм проектларны тормышка ашыру депутатлар катнашыннан башка үтми. Һәр районда төзелеп килгән объектларны депутатлар күз уңында тотарга тиеш. Җәйне әрәм үткәрмик, кирәк булса, депутатлар турыдан-туры төзелеш оешмалары белән дә эшли ала”,  - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Тыңлауларда чыгыш ясаган Екатерина Морозова үзен мәдәни волонтер дип таныштырды. Мәдәнияткә, илебез тарихына битараф булмаган яшьләр тарафыннан элек-электән зур эшләр башкарылган. Бу – тарихи урыннарны казу, сугыш истәлекләрен барлау, халык иҗатын пропагандалау һәм башкалар. Волонтерлар музей һәм китапханәләрдә кызыклы очрашулар үткәрә, яшьләрне мәдәнияткә тарта, картлар йортларында, балалар йортларында концертлар куя, туристик маршрутларга чыга. “Илебезне мәдәниятле итүдә энтузиастлар гына түгел, ә төрле оешмалар, җитәкчеләр, мәгълүмат чаралары бергәләп эшләсә, күпкә нәтиҗәле булачак. Иҗатка сәләтле волонтер яшьләр хастаханәләрдә, балалар хосписларында еш кунак була. Хәзер илдә мәдәни волонтер хәрәкәте туып килә. Үзебез уйлап тапкан проектларыбыз бар. Безгә фикердәш булган мәдәният йортлары җитәкчеләре, музей директорлары белән бик теләп эшләр идек”, -  диде Екатерина Морозова.

Кыскасы, республикада мәдәният проекты шактый уңышлы тормышка ашырыла. Хәзер исә төзелеп килгән объектларны игътибар үзәгендә тотарга һәм иҗат белән шөгыльләнүчеләргә мөмкинлекләр тудыру турында кайгыртырга кирәк.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев