Мәдәни җомга

Дин әһелләре форумы

Казаныбызда Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы булып узды.

Россиянең 70 төбәгеннән 1000нән артык татар дин әһеле, муллалар килгән иде. Беренче кат Саха-Якутия мәчетеннән дә татар имамы килгән. Пленар утырышка кадәр кунаклар 4 секциягә бүленеп фикер алышты. Фәннәр академиясендә үткән сөйләшү хәзерге Россия мәктәп­ләрендә ислам динен укыту мәсьәләсенә багышланды. 


Белгәнебезчә, Россия мәгариф белгечләре моннан биш ел элек IV сыйныфның IV чирегендә укучыларга дини мәдәният нигезләрен укытуны кертте. Бу барлыгы 36 сәгать дәрес. Нигездә өч төп дин: ислам, христианлык, буддизм турында сүз бара. Шулай     ук “Основы светской этики” дигән дисциплина да бар. Баласына кайсы динне өйрәтүне әти-әни сайлап ала. Татарстан мәктәпләре, һәрвакыттагыча толерантлык күрсәтеп, “Дөньяви әхлак  нигезләре” фәнен сайлап алды. Югыйсә, Казанда ислам дине нигезләре буенча дәреслек тә әзерләнде. Аны ул чактагы Мәгарифне үстерү институты галимнәре һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Җәлил хәзрәт Фазлыев бергәләп язды. Әгәр республика мәктәп­ләре бу фәнне сайламый икән, дәреслек кем өчен әзерләнде соң? Дагстанда ата-аналар, әнә,  100 проценты белән ислам дине нигезләрен сайлаган. Хәер, ирекле фикер йөртүче, кыю татарлар да бар. Россия төбәкләрендә яшәүче татар әти-әниләрнең 10 проценты исламны сайлаган. 

Бу эшкә принципиаль тотынучылар, әлбәттә, Мордовия татарлары булды. Ак Сөн авылы балалары Ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләк белдергәч тә авылның имамы Камил Бәдретдинов бу эшкә үзе алынырга теләгән. “Чөнки Мордовиянең мәгариф департаменты андый укытучылар әзерләми, ә 36 дәрес буена законлы рәвештә балаларыбызга динне укыту мөмкинлеген дә әрәм калдырасы килми”, - диде имам. Моның өчен имамга Юстиция министрлыгында юридик зат буларак теркәлергә туры килгән, ә үзе имамлык иткән мәчеткә лицензия алган. Бу эш ярты елга сузылган. “Яулык мәрәкәсе килеп чыкканчы, ике ел дәресләр бирдем, хәзер тукталды. Мин Татарстан дини уку йортларында нәкъ менә шушы укытучыларны  махсус әзерләргә кирәк дип саныйм. Ул чакта бик күп авырлык­лар тумый калыр иде”, - диде ул үз чыгышында. Ә Чуашстанның Татар Согыты урта мәктәбе директоры Гөлнур ханым Сәмитова үз мәктәбендә икенче чит тел итеп гарәп телен керткән. “Коръән теле булган җирдә, дин дә була. Ата-аналар соравы буенча, бар да законлы”, - дип үз тәҗрибәсе белән бүлеште ул. Әмма монда да авырлыклар бар. “Бер генә гарәп теле дәреслеге дә федераль исемлеккә кермәгән. Татарстан, ичмасам, шушы мәсьәләдә безгә ярдәм итсен иде”, - диде тырыш ханым, үтенеч белдереп. 

Ә Удмуртиянең Ижау шәһәре имам-хатыйбы Фәнзил Гарипов дини белем бирү буенча тагын да алдынгырак тәҗрибәне сөйләде. “Күп кенә әти-әниләр “хәрам ашатудан куркабыз”, дип балаларын бөтенләй мәктәпкә бирми, өйдә укытуга күчә башлады. Үзләренә кыен, әмма тырышалар.  Җәмәгать белән уйлаштык та, мәчет эчендә сыйныф ачып җибәрдек. Тора-бара күбәйделәр. Быел, иншаллаһ, беренче чыгарылыш – 9 нчыны тәмамлыйлар. Мәктәбебез шәһәрдәге 97 нче мәктәпнең филиалы булып исәпләнә, лицензиябез бар, укыту федераль стандартлар буенча. Безнеңчә, шәхси мәктәпләр мөселманнар өчен менә дигән мөмкинлек”, - дип сөйләде ул. Афәрин, тамчы тама-тама ташны ярган!

Форумның пленар утырышы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән башланды. “Татар халкы мең елдан артык мөселман дөньясының әһәмиятле өлеше булып тора. Күпмилләтле Россия цивилизациясендә уртак дәүләт, мәдәният үсешенә, гореф-гадәтләрне ныгытуга ярдәм итә. Кыенлыкларга карамастан без һәрвакыт торып басып алга атлый алдык. Ислам дине һәрвакыт милли яңарышның төп көче булды. XIX гасырда да шулай булган, хәзер дә шулай. Бу уңайдан үзебезнең татар дин гыйлемен үстерү мөһим. Рухи яңарыш үткәнгә инде 30 ел. Ләкин бездә Мәрҗани, Баруди, Муса Бигиев, Курсави кебек дин белгечләре әлегә юк. Узган ел без Мәрҗани тууга 120 ел тулуны билгеләп үттек. Дин галимнәребез Казанга элек булган данын кире кайтарыр­га тиеш дип саныйм.

Безгә бердәмлекне һәм традицион татар тормыш рәвешен ныгытырга кирәк. Татар милләтен, мәдәниятне саклау безнең төп бурыч. Бүгенге шартларда дин - милләтне саклаучы факторларның берсе. Шунысы куанычлы, соңгы вакытта мәчетләрдә туган телне өйрәнү, дини әдәбиятыбыз­ны торгызу буенча эш көчәйде. Быел форум 10 нчы тапкыр уза. Күп кенә уртак проектлар тормышка ашырылды.  Изге Болгар җыены милләтебезне берләштерү чарасына әверелде”, - диде ул. 

Мөфти Камил Сәмигуллин чыгышын исламда милләт бармы, юкмы, дигән сорауга ачык­лык кертүдән башлап җибәрде. “Кайберәүләр – өммәт ул ислам кануннары буенча яшәүче төрле милләт вәкилләреннән тора дип саный. Әмма, Коръәндә “Без сезне бер-берегез  белән танышу өчен төрле кабиләләр итеп яраттык. Иң кадерлегез – иң тәкъва булганыгыз” – диелгән. Икенче төрле әйткәндә, милләтләр арасындагы аерымлыклар, төрле телләр Раббыбызның рәхмәте ул. Без аны әманәт итеп сакларга тиешбез.  Үзебезнең милли үзенчәлекне киемдә, ашларда, көнкүрештә чагылдырып, дөнья­ны бизәп тору кирәк. Бу үзен татар дип санаган һәркем алдындагы бурыч, ә дин әһелләре бу эштә аеруча тырышыр­га тиеш. Әмма милләтне беренче урынга куеп, динне икенчел итеп калдыру көферлеккә китерә. Ислам дине чит илләрдәге татар гаиләләрендә сакланып калган. Димәк, дин үзе милләтне саклый.  Татар халкын татар теле тирәсенә генә туплау дөрес түгел. Ватанга, милләткә мәхәббәтне ислам кысаларында формалаштырып була. Күп төбәкләрдә имамнар милли автономияләрне җитәкли. 

Сез күпмилләтле илдә яшәвебезне истә тотып, күрше хакын хаклап эш итсәгез, илебез белән исламофобия чиреннән котылачакбыз, мәчет салуга да, яулык киюгә дә беркем дә каршы чыкмаячак. Мөселманнар хәзер мәчеткә намаз укырга гына түгел, ә белем алырга килә. Тел дәресләре, балалар өчен лагерьлар, яшьләр өчен бәхәс клублары, никахлар, туйлар, имамнар очрашулары – барысы да мәчетләрдә үтә. Безнең милләтне дингә тарту да бары тик мәчетләргә йөкләнгән бит. Мәчет ул – шәһәрнең йөзек кашы итеп төзелергә тиеш. Аның янында уен мәйданчыклары, ял урыннары булсын. Мөселманнар дустанә халык икән дисеннәр”.

Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы татар дини оешмалары эше белән таныштыр­ды. “Хәзерге җәмгыятьтәге ассимиляциягә һәм демографик чоңгылга бары тик ислам дине генә каршы тора ала. Балаларына татар телен өйрәтергә теләүче ата-аналар дини оешмаларның мөмкинлекләреннән файдалансын, мәчет бит ул һәрвакыт татар җәмәгать тормышының үзәге булган. Соңгы елларда татар телен вәгазь уку теле итеп билгеләделәр. Әмма шәһәр мәчетләрендә вәгазьләрне тик татар телендә генә алып бару дин әһелләренең эшчәнлеген чикли. Без бит башка милләт вәкилләре белән дә эш итәбез. Моның өстенә безнең төбәктә татарларның мәчеткә аз йөрүе дә эшнең нәтиҗәсен киметә. Мөселман дини оешмалары галимнәр белән уртак эш алып барса, милләткә зур файда булыр иде. Югыйсә, татарның рухи мирасы безнең җәмгыятькә  хас түгел булып кала. Ягъни мәчетләр аерым, халык аерым, галимнәр аерым булу милләткә зур зыян ул”, - диде имам. Бу уңайдан үрнәк итеп Рушан әфәнде XIV гасырда яшәгән дин галимебез Мәхмүд әл Болгариның хезмәтләрен китап итеп чыгарган. 

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс Бибарсов үз чыгышында кабул ителәчәк Татар халкының үсеш стратегиясендә ислам дине төп урынны алып торырга тиешлеге хакында басым ясады.

Форумда чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә – татар милләтен саклап калу өчен тәкъдимнәрен җиткерде, фикерләрен белдерде. Дин әһелләре Татарстан җитәкчелеген милләтне саклауда ислам диненең көчен,  егәрен бәяләп бетермәүдә гаепләде. Кайберәүләр сүзенчә, татар теле хәзер нәкъ менә мәчетләрдә генә калган да. Чөнки мәктәптән,  җәмәгать урыннарыннан, хәтта Дәүләт Советыннан аны куып чыгардылар, анда аны кулланмыйлар. Әйе, муллалар сүзендә хаклык бар. XVI гасырда татарның дәүләте бетә, байлыгы талана. Әмма нәкъ менә ислам диненә таянып, аннан көч алып, Казан ятиме яңадан аягына торып баса, милләтен торгыза. Дин һәм милләт - татарның ике канаты. Шушы хакыйкатьне һәр татар баласының эчке горурлыгына әверелдерәсе иде.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: