Мәдәни җомга

Вакыт аз, сүзләр күп

Элегрәк, еллык эшкә йомгак ясаганда, рус телендәге чыгышлар еш ишетелә иде. Ә “Казан” милли-мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы фәкать татарча гына узды.

Оешма рәисе, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев кайберәүләрнең: “Вакыт азрак, сүзебез күбрәк”, – дигән ай-ваена карамыйча, регламентта каралган тәртипне саклап, нотыкларның 6 минутка сыешуына да ирешә алды. Нәтиҗәдә кадерле вакыт бушка узмады, тыңлаучыларга кыска, әмма күңелне борчыган фикерләр тәкъдим ителде.


Милли шурадагы 75 әгъзаның 47 се катнашкан җыенда урынбасар Данис Шакиров чит илләрдәге татар оешмалары эшчәнлеге белән таныштырды. Татар миграциясе музее төзү өчен экспонатлар җыелуны хәбәр итте. Милли хәрәкәткә кушылу өчен, 2019 елгы план белән җентекләп танышырга чакырды. Ә бүлек җитәкчесе Марс Тукаев Россия күләмендәге эшчәнлек турында сөйләде. Татар халкының үсеш стратегиясен билгеләү өчен мәгълүмат бүлешү кирәклекне искәртте. Федераль округлардагы җаваплы хезмәткәрләр белән таныштыр­ды, хәбәрләшү өчен аларның телефоннарын бирде. Яшьләр эшләре буенча җаваплы Тәбрис Яруллин егетләрнең һәм кызларның активлыгын оешмалар саны, социаль челтәрдәге активлык, диктант язуда катнашу буенча бәяләде. БТКның Мәгълүмати хезмәт һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи яңа елдан “Халкым минем” газетасының айга 2 тапкыр чыгачагын хәбәр итте. “Мобиль репортер” чарасының үткәрелү көне дә билгеләнәчәк, ул дөньяны колачлаячак. Гаилә һәм җәмәгать эшчәнлеген бергә алып барган “Ак калфак” оешмасының бүлекчәләр саны дөнья буйлап 732 гә җиткән. Аларның эшчәнлеге турында Кадрия Идрисова сөйләде.

Әлеге чыгышлар нигездә башкарылган эшләрне санап чыгуга, киләчәккә бурычлар билгеләүгә кайтып калды. Аннары әйтелгәннәрне төрле тарафлардан җыелган милләттәшләр тулыландырды. Аларның күпчелеге Татарстан Президентының, Милли шура җитәкчесенең, БТК рәисенең урыннарга хәл белешергә килүенә өметләнә. Шулай ук якшәмбе мәктәпләре өчен татар телен укыту әсбабын гадиләштерү һәм камилләштерүне сорыйлар. Хәтта Испаниядәге татар лагеренда да милләттәшләрне көтеп калалар, үзара аралашып, татарлыкка кайту турында хыялланалар. Татарстан телевидениесендә дә күп нәрсәне үзгәртү, татар халкына якынаю таләп ителә.

Яр Чаллы шәһәре IT паркында, XIII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы булды. Монда Россиянең төрле төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар эшкуарлары фикер алышты. Алар, Казандагы очрашудан аермалы буларак, башлыча рус телендә сөйләште. Үзара әңгәмәләшкәндә һәм мөнбәрдән чыгыш ясаганда исә, һәркайсы милләт язмышын кайгыртты. Мәсәлән, Ростовтан 27 гектарлы шәхси ял паркы җитәкчесе Илдар Хазиуллин мәчет төзү өчен рөхсәт юллый алмый. Томск Закон чыгару Думасы депутаты, юрист һәм икътисадчы Фаил Камалитов алмазга охшаш җепселләргә кулланучы эзли, шиннардан файдалану вакытын озынайту тәкъдиме белән чыга, БТКның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиевтән ярдәм сорый. Әстерхан өлкәсе Думасы депутаты, транспорт төркеме генераль директоры Ринат Әюпов халыкара диңгез порты хезмәтен күрсәтергә әзер икәнен белдерә. Татарстан белән Төркмәнстан, Иран арасындагы сәүдә әйләнешен үстерешергә булышырга җыена. Кыргызстаннан “Ак Барс Төркем” ширкәте җитәкчесе Тимур Гайнанов БТК каршында венчур фонды булдыруны сорый. Кредит алуга һәм җирле татар оешмаларына булышуны җайга салуга өметләнә. Ә Башкортстаннан “Чакматаш” җәмгыяте вәкиле Ирек Бәкерев, республикаларына яңа җитәкче билгеләнүне истә тотып: “Ике күрше арасында мөнәсәбәтләр кискенләшсә, тукмакның авыр башы халыкка төшә, – ди. – Дустанә элемтә булдыруга ирешегез әле!” Профессор, фән докторы Альберт Суфиянов – Мәскәү дәүләт медицина университеты нейрохирургия бүлегенең Төмәндәге баш табибе. 2009 елда Иркутскидан чакырылып, япан кырда дәвалау үзәген төзетә, аны замана кирәк-яраклары белән җиһазлый. Елга дөнья таләпләренә җавап бирерлек 4 меңнән артык операция ясауны гамәлгә ашыра. Ул Татарстан белән хезмәттәшлеккә әзер икәнлеген белдерә. Түбән Вартадан Рафаэль Мөхәммәтҗанов: “Хакимият белән җәмәгатьчелек уртак фикердә булса, уңыш тиз килә”, – ди. Әмма кайчакта ике арада мондый аңлашылучанлык булмый. Әйтик, татар иҗтимагый үзәге Муса Җәлилгә һәйкәл салырга ниятләгәч, җәмәгать тыңлаулары өч елга сузыла. Әмма Советлар Союзы Герое, шагыйрь исеме барыбер урынсыз каршылыкларны җиңеп чыга. Бер мәктәптә аның музеена да урын табыла, янәшәсендә татар класслары да ачыла. Краснодардан Вәлит Рәхмәтуллин да милләттәшләребез исемен мәңгеләштерүдә һәйкәл ясатуга өстенлек бирә. Герой исеменә лаек булган Мәгубә Сыртланова белән Рәфкать Хәбибуллин сыннарын Казанның Җиңү паркына куйдыру уен тормышка ашы­рырга җыена. Санкт-Петербургта “Зет-Телеком” җәмгыятен гамәлгә куйган Камил Хәйруллин күңеле белән туган ягында – Чиләбе өлкәсенең Солтан авылында яши. 1,5 мең гектарда иген чәчтерә, 20 баш сыерга абзар төзетә. Терлекчеләргә 3 йорт кордыра. Халыктан сөтнең литрын 30 ар сумга сатып алып, Италия сырын ясау цехын эшләтеп җибәрә. Теләгәндә, һәр авыл үзенең мондый кайгыртучысын таба ала. Бу башлангычка кушылырга гына кирәк. Мордовиянең Аккүл (Белозорье) авылыннан эшкуар Равил Миняевнең “Ак Барс” көнбагышын сәүдә нокталарына тәкъдим итүе – Казанның хоккей командасына теләктәшлек күрсәтүнең бер чагылышы. Җан­атар Татарстан кулланучылар җәмгыяте аша товарының һәр төбәктә сәүдә нокталарына куелуын тели...

Әлеге чыгышларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тыңлады. Тәкъдимнәрне язып алды. Кайбер чыгыштан соң әңгәмәгә дә кушылды. 

Республикабызның “Урман шифаханәсе” кооперативы директоры Марат Кәримуллин: “Төп фикерне русча әйтим әле”, – дигәч, Илбашы аңа татарча сөйләргә киңәш бирде: 

– Татарча белүчеләр сине аңлар. Аңламаучыларга тәрҗемә итәрләр.

Чынлап та залда терҗемәчеләр бар иде. Моны ишетү-тыңлау өчен колакчыннар да әзерләп куелган. Әмма болай хезмәт күрсәтүне хуплаучылар гына күренмәде. Чөнки күпчелек русча сөйләшергә күнеккән. Шуңа күрә Президент татарча чыгыш ясаган азчылык вәкиле булып калды.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, эшлекле хезмәттәшләр форумының оештырылуы отышлы. Ул элегрәк Казанда гына узса, былтыр – Алабугада, быел Чаллыда үтте. Монда үзара танышу, аралашу, элемтә булдыру өчен мөмкинлек бар. Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы җитәкчесе Васил Шәйхразиев төбәкләрдә Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары буларак та кабул ителә. Моннан соң җитәкчеләр милләттәшләргә башкача карый башлый. Шулай да читтәге татар эшкуарларына кыенрак. Урындагы җитәкчеләр белән уртак тел табарга кирәк. Иң мөһиме – эшкуарларның барсында да татар халкы белән горурлану бар. Аларны: “Башлаган эшне киләчәк буын дәвам итәр”, – дигән өмет яшәтә. Россиядә сан ягыннан икенче милләт булып тору да безнең урыныбызны күрсәтә. Шуңа күрә булачак халык санын исәпкә алу чарасына җитди карарга кирәк. Тел мәсьәләсе дә җиңел түгел. Читтән карап торучылар моны аңламый. Моңа төшенү өчен үзеңә шул хәлдә булып карарга кирәк. Бу эшне, кыенлыкларны чигендереп, мәчеттә һәм мәктәптә алып барырга кирәк. Күпләр татарча сөйләшә алмый. Әмма алар татар. Аларга оялмыйча, уңайсызланмыйча, сүзләрне вата-җимерә булса да татарча сөйләшергә кирәк. Тик бүгенге яшьләрдә: “Мин татар теле белән нишлим?” – дигән фикер бар. Алар инглиз, французчага... өстенлек бирә. Ә туган тел читтә кала. Аның кирәклеген аңлаганда, инде соң була. 

Шулай да Россиянең 54 төбәгеннән, 13 чит илдән Татарстанга эшкуарлар килү күңелле хәл. Бу: “Без исән, без бергә!” – дигәнне аңлата. 

 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: