Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Тормыш нигезе – хатын-кыз

Казанда ике көн дәвамында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае узды.

Эшлекле җыенның шигаре итеп Габдулла Бубыйның “Милләтнең нигезе – гаилә. Гаиләнең нигезе – хатын!” – дигән сүзләре алынган иде. Беренчесеннән соң 102 ел үткәч уздырылган корылтай эшендә Россиянең 67 төбәгеннән, дөнья­ның 27 иленнән килгән 543 делегат катнашты.


Беренче көнне делегатларга Татарстан Фәннәр академиясе конференцияләр залында академик Дания Заһидуллина Татар халкының үсеш стратегия­сенең эскизын тәкъдим итте. Галимә мәдәният, мәгърифәт, матбугат һәм башка тармакларда милләтебезне саклап калырдай мәсьәләләрне нечкәләп аңлатты, шәһәрләрдә татар мохитен тудырып яшәү турында искәртте. Аннары язучы Фәүзия Бәйрәмова, Самарада стратегия эскизын тәкъдим иткәндә яңгыраган сүзләрне искә төшереп, милләтебезне хатын-кыз гына саклап калачагын белдерде. Милләт улларын тәрбияләүчеләр – аналар. Бу инде киләчәгебез дә хатын-кызлар кулында, дигән сүз. Ф.Бәйрәмова милләтнең ике канаты булуын, аның берсе - милли, икенчесе дини рух икәнлеген, төп вазифабызның да милләт тәрбияләү белән тәгаенләнүен искәртте. Язучы катнаш никахларның  милләтебезгә зур зыян салуын да, Уралның аргы ягында татарларның башка милләтләр белән никахлашуы сәбәпле юкка чыга баруын да белдерде. “Бер-беребезне “ашау” кебек гадәтебезне туктатып, уртак көчебезне республиканы саклауга юнәлтергә тиешбез”, - диде ул.

Шәһәрләрдә милли мохит тудыру да, милли җанлы уллар-кызлар тәрбиялик дисәк тә, эшне балалар бакчаларыннан башларга туры килә. Элеккерәк елларда безгә әби-бабаларыбыздан тапшырылган милли тәрбияне бирү вазифасы хәзер нигездә балалар учреждениеләренә тапшырыла. Чөнки шәһәр әбекәйләренең күбесе үзләре дә заманлашып беткән. Шуңа да съезд программасына балалар бакчаларына бару да кертелгән, “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова делегатларга анда күргәннәрен үз авыл-бистә-шәһәрләрендә куллану бурычын куйган иде. Моның өчен Казанның 10 балалар бакчасы сайлап алынган. Әлбәттә, аның берсендә – 2 нче гимназия карамагындагысында гына тәрбия саф татар телендә алып барыла. Калганнарында татар, рус төркемнәре бар. Без барган “Сәйлән” (261 нче) балалар бакчасы да – шундыйлардан. Биредә тәрбияләнүче 400дән артык баланы сыйдырган 14 төркемнең бер өлешендә тәрбия - рус телендә. 

Бакча М.Шәймиев Президент булган чагында махсус программа нигезендә төзелгән. Аның эшли башлавына 18 ел. Мөдир Тәнзилә Сөнгатуллина бакчада балаларның милли уеннарыбыз, йолаларыбыз, җыр-биюләребез, әкиятләребез ярдәмендә тәрбияләнүе турында сөйләде. Тәрбияче Раидә Газизуллина төркемнәрдә бәйрәмнәр, кичәләр татар телендә алып барылуын әйтте. Бакчаның кечкенә генә бер бүлмәсенә татар тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен күрсәткән музей да корып куйганнар. Борынгы ядкәрләр куелган бу бүлмәдә дәресләр үтә икән. Балалар тәрбиячеләре белән бергә сандыктан килеп чыккан каюлы читекләребез тарихын искә төшерде, үзләре дә катыргы макетны милли бизәкләребез белән нәкышләде, Тукай әсәрләреннән сәхнәләштерелгән кечкенә күренешләр дә күрсәтте. Аннары балалар, тәрбиячеләр катнашында кунакларга бәбигә исем кушу, аулак өй, кич утыру, шәл бәйләү, Сабан туе, кичке уен күренешләре тәкъдим ителде. Балаларның “Без-без без идек”, “Йөзек салыш” кебек борынгы уеннарыбызны да белүе, татар халык бию-җырларын да үз итүе күренде.

Делегатлар К.Тинчурин татар дәүләт драма театры бинасында “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында  үткәрелгән “Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгеләренең йомгаклау этабын карады. Ул тамашачыларга Казан шәһәренең балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек 16 бала катнашында Кала җыены итеп тәкъдим ителде. Кызлар, сәхнәгә чыкканчы, бәйге кысаларында пилмән бөгәргә, малайлар тактага бизәк төшерергә дә өйрәнгән. Кызлар-малайлар үзләренең әти-­әниләре, әби-бабалары турында да сөйләде, җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә осталыкларын күрсәтте, хәтта Андрей Данилов гармунда уйнарга да һәвәс булып чыкты. Балалар сәхнәдә балык та тотты, җепне йомгакка да чорнады. Алар чыбыркы, йөзек салыш уеннары барышында да, такмак әйтешкәндә дә сынатмады. Бәйге Казанда февраль аенда башланып киткән булган, аның баштагы тамашаларында 150 бала катнашкан. Бәйге барышында ул-кызларының аң-белемнәре, әби-бабаларының рухи мирасы белән кызыксынуы арткан, хәтта кул эшләре тоту кебек һөнәр-мавыгулары барлыкка килгән...

Корылтайның пленар утырышы Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында үтте. Корылтай эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе В.Шәйхразиев катнашты. Ул Татарстан Президенты Р.Миңнехановның  тәбрикләү сүзен ирештерде. Котлауда хәзерге глобаль үзгәрешләр чорында яшьләребездә милли үзаң формалаштыруда, гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны тапшыруда һәм телебезне саклауда хатын-кызларыбызның өлеше зур булуы әйтелде. Милли шура рәисе, хатын-кызларыбыз затлы, милли җанлы булса, гаиләләребезнең дә тәртипле, илнең  дә көчле булачагын искәртте. 

Корылтайда беренче сүз тарих фәннәре кандидаты, татар халкының мәшһүр хатын-кызлары  эшчәнлеген өйрәнеп, аларны югары күтәргән Тәэминә Биктимеровага бирелде. Ул үз чыгышында 1917 елда үткәрелгән I Бөтенроссия татар хатын-кызлары съезды, анда күтәрелгән мәсьәләләр һәм   катнашкан хатын-кызларның аянычлы язмышы белән таныштырды. Алар хатын-кызларыбызның ирләр белән тигез хокуклы булуы, сәяси-иҗтимагый тормышта актив катнашуы өчен көрәшкәннәр, күп хатынлылыкка каршы чыкканнар. Сәлимә Якупова, Илһамия Туктарова, Абруй Сәйфи һ.б. 20 әр ел гомерләрен төрмәдә уздыра, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Мозаффарованың гомерләре фаҗигале өзелгән. Галимә Татарстан башкаласында Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл кирәклеген, композиторыбыз Сара Садыйкованың сынын кую мәсьәләсе хәл ителмәвен белдерде. Казанда бер генә мәшһүр хатын-кызга да һәйкәл юк шул!.. 

“Туган авылым” мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин чын ирләр тәрбияләүдә хатын-кызларыбызның әһәмиятле урын тотуына басым ясады. Ул тәрбия­ле хатын-кызларыбыз булганда, җәмгыятьне югары күтәрергә нибары бер буын кирәклеген искәртте. Чөнки ир-атларыбыз­ны да, булачак аналарны да хатын-кызларыбыз тәрбияли, “Чын ирләр юк”, дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Аларны шул ук хатын-кызларыбыз тәрбияли ләбаса. “Бер бозык хатын-кыз мең бозык иргә торыр”, дип юкка гына әйтмәгәннәр”, - ди хәзрәт. Аның әниләр гаилә башлыгының бәясен күтәрергә тиешлеге турындагы сүзләре дә истә калды. Әгәр ул, әтиегез акча эшли белми дип кабатласа, бу балаларга да сеңә. Шуңа күрә, ир никадәр начар булса да, аның дәрәҗәсен төшерергә ярамый. Гаилә  башлыгы акча эшләргә тиеш. Хатын-кызның урыны исә - гаиләдә. Ул өйдә утырудан, бала тәрбияләүдән кимсенмәсен. 

Съездның Кыргызстаннан килгән шәрәфле кунагы, медицина фәннәре докторы Рәйсә Атамбаева үсмерләр сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә тукталды. Аның әти-әнисе - бу яклардан, берсе – Сарман, икенчесе – Бөгелмә районында туып-үскән. Аларны Кыргызстан кавыштырган. Хәзерге вакытта Татарстанда аның туганнары яши. 

Галимә Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае эшендә дә катнашкан, шунда балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген саклау буенча танылган белгеч Эльвира Минһаҗева белән танышкан. Ике табибәнең очрашуы юкка булмаган. “Моңарчы бездә балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә бик үк әһәмият бирелми иде. Мин бу эшне җайга салырга тырыштым. Фәнни-тикшеренү эшләрен көйләп җибәрдем”, - дип аңлатты медицина  докторы.

Оренбург өлкәсендә кулдан шәл бәйләүне торгызган Альбина Әпсәләмова бу һөнәрне балаларга өйрәтүне максат итеп куйган. Аның җитәкчелегендә эшләүчеләр өлкәнең барлык диярлек татар авыллары мәктәп­ләрендә шәл бәйләүгә өйрәтү буенча сыйныфлар ачкан. Анда 74 бала шөгыльләнә. Балалар өйрәнә торган чимал чыгымнары, укытучыларга эш хакы да предприятие хисабыннан түләнә. 

Филология фәннәре докторы, язучы Тәлгат Галиуллин үз чыгышында милли мәгариф мәсьәләләрен күтәрде. Делегатларның игътибарын Татарстанда татар мәктәпләре ябылуына, укытучыларының эшсез калуына юнәлтте, бу хакта хатлар язарга, мөрәҗәгатьләр юлларга киңәш итте. “Сабантуй бәйрәмнәре - әйбәт, әмма җырлап-биеп кенә милләтне саклап калып булмый, - диде галим. - Без белемле, тарихлы, дәүләтле халык. БДИны туган телдә бирүне таләп итүне дәвам итәргә кирәк. Телебезне саклау бары­быз­ның да бурычы”. 

Корылтайда тикшерелгән мәсьәләләр буенча резолюция тәкъдим ителде. Язучы Ф.Бәйрәмова җыенның төп документына халыкны борчыган күп мәсьәләләр керми калуын искәртте. Татар милләтен саклап калыр өчен милли үзаңны уятырга, халкыбызның фаҗигале тарихын халыкка җиткерергә, милли азатлык өчен көрәшкән каһарманнарны пропагандаларга, татар халкының милли мәгариф системасын торгызырга, белем бирү бакчалардан башлап югары уку йортларына кадәр татар телендә булырга, ислам әхлагына таянырга тиешлегебезне әйтте... 

Корылтай “Әкият” курчак дәүләт театрында “Калфак туе” белән дәвам итте. Анда дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Мөхлисә Бубый, беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, беренче Әлифба китабын төзүчеләр Рәмзия һәм Сәләй Вәгыйзовлар турында истәлекләр яңартылды. Җыенга драматург, татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗев гаиләсе Нәкыя ханым һәм аларның уллары Искәндәр, Мансур, Рашат Гыйләҗевләр җәмәгатьләре, балалары һәм онык­лары чакырылган иде. Нәкыя апа милләтләрне бутамас­ка, тормышны үз халкың кешесе белән генә корырга чакырды. 

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылар соңыннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында М.Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” пьесасы буенча куелган спектакль премьерасын тамаша кылды. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев