Мәдәни җомга

Чыңгыз Айтматовның татарлыкка кайтуы

Әсәрләре 128 илдә, 176 телдә, 100 миллионнан артык тираж белән басылган дөньяга мәгълүм язучы Чыңгыз Айтматовның (1928-2008) тугандаш  кыргыз һәм татар әдибе икәнен тану башланды. Казанда, иҗатчының 90 еллыгы уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм  Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт катнашында “ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятлар яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов” дигән фәнни-гамәли конференция узды. 

Татарстан Фәннәр академиясе, Г.Иб­раһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган чарада Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбәйҗаннан, Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан, Марий Эл, Дагстан республикаларыннан галимнәр чыгышы тәкъдим ителде. Эшлекле мәҗлес уңаеннан нәшер ителгән 70 ләп нотык тупланмасы очрашу-аралашу истәлеге булып калды.

Әмма Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина белән Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, башка бик күп милләттәшләр рус теленә өстенлек биргәч, залда иртәдән кичкә кадәр: “Болар нигә татарча сөйләми икән?” – дигән дәгъ­ва сүзләре ишетелде. Әле ярый, язучы һәм тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова: “Минем чыгышым татарча булыр, чөнки очрашу Татарстан башкаласы Казанда бара”, - диде. Югыйсә, телсезләнеп, милли республикабызны тәмам хурлыкка калдырыр идек. Теләгәндә, Мәскәүдән  һәм Санкт-Петербургтан, Россиянең башка төбәкләреннән сукмак салган санаулы галимнәр өчен татар нотыкларын русчага тәрҗемә итәргә дә мөмкин иде. Бу яктан әлегә Мәскәүдән тыю юк. Фәкать безнең тарафтан шөбһәләнү, ярарга тырышу гына бар.

Әлбәттә, аклана башласаң, моңа “уңай” сәбәпләр табарга мөмкин. Чөнки Татарстанда татар һәм рус телләре – Конституциябез белән ныгытылган дәүләт телләре. Чыңгыз Айтматовның да кыргызча һәм русча язуы мәгълүм. Тик шулай да Чыңгыз Айтматов иҗатын  ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбияты,  Әмирхан Еники һ.б. язучыларыбызның әсәрләре белән үзебезчә чагыштыру отышлырак бит.  Халыкара җыенда, мондый ихтыяҗ була торып,  булган мөмкинлек кулдан гына ычкындырылды. 

Шунысы да бар: дөньяда кыргыз язу­чысы булып танылган Чыңгыз Айтматов исән чагында әнисе Нәгыймә ханымның (1904-1971) татар милләтеннән икәнлеген киң җәмәгатьчелеккә белдерергә өлгермәде. Баксаң, мондый мөмкинлек булган бит. Чыңгыз Айтматов Татарстанга тәүге тапкыр 1972 елның 11-16 сентябрендә, Кыргыз әдәбияты көннәренә килгән. Президент Минтимер Шәймиев чакыруын да кабул иткән. Тик газиз әнисенең нәсел тамырлары Кукмара районындагы Мәчкәрә авылына, Балтачтагы Борбашка ялгануы турында киң җәмәгатьчелеккә әйтмәгән. Ул моны белмәгәнме? Әллә кыр­гыз улы гына булып калырга теләгәнме? Әни ягы туганнарының эзәрлекләнүләрен ишеткәнгә күрә, язмышы тагын да катлау­ланудан шикләнеп авызын ачмаганмы? Әмма Кукмара районы төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина 2006 елда, шагыйрь Муса Җәлилнең бәйрәменә килгәч, Ч.Айтматовны Казан кунакханәсендә барыбер эзләп тапкан. 432 вәкилле Ишмән шәҗәрәсен күрсәтеп, язучыны шаккатырган. Аның: “Көннәр җылыткач, мин сезнең янга кайтам әле”, - дигән вәгъдә сүзен ишеткән. 2008 елда әдип юлга да чыккан. Тик әби-бабаларының нигез урынын,исемле каберташларны, тарихи биналарны күрергә чишмәнең тәмле суын эчәргә, халык белән очрашыр­га өлгермәгән. Хәле авыраеп хастаханәгә китерелгән, соңгы сулышын алган. Әби-бабалар нигезенә юл ялгау нәзерен үтәү исә аның туганнарына, балаларына, оныкларына әманәт кебек калган. Фәкать шуннан соң гына язучы, дипломат Ч.Айтматовның татарлыкка кайтуы башланган. 

Фәннәр академиясенең кече залында зурдан кубып уздырылган “ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятлар яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция – әдипнең әни ягын искә төшерүнең дә күркәм чагылышы ул. Сер бер ачылгач, аның кайтавазы ишетелеп кенә тора. Музей директоры Л.Дәүләтшина менә тагын  Ишмән шәҗәрәсе турында сөйләү өчен сүз ала. “Хәмзә Хәсән улы Габделвәлиев һәм аның токымдашлары ни өчен Кыргызстанга киткән? – ди ул. – Моны күчешкә тиңләргә мөмкин. Алар, бер кузгалгач,  туган җирләренә кире әйләнеп кайтмаган. Революциядән соң бу нәселгә репрессия кагылу юлларны япкан. Шуңа күрә Нәгыймә апа Казан ягына борылып карамаган. Үзенең кулга алынуыннан, дүрт баласының гаиләдән аерылуыннан шикләнеп,  ире Түрәкол ватанында калган”. Язучы Фәүзия Бәйрәмова да Каракол шәһәрендә сәүдәгәр Хәмзә Габделвәлиев гаиләсендә туган татар анасын – балаларын үлемнән коткарып калган, асыл сыйфатларын ул-кызларына тапшырган, аларның һәркайсына югары белем алдырган Нәгыймә ханымны данлады. Бу уңайдан аның “Ана” әсәре (Казан, 2015) дөнья күрә. Тарихи истәлек рус теленә (2018) тәрҗемә ителә. Хәзер аны Төркиядә төрекчә нәшер итү мәсьәләсе күтәрелә. Кыргыз тәрҗемәчеләренең дә моңа игътибар күрсәтүе шәйләнә. 

Әңгәмәләшү үзәгенә Чыңгыз Айтматов иҗаты куелу да табигый, чөнки Санкт-Петербургтан филология фәннәре докторы, профессор, Чит телләр институты  ректоры Марина Пименова “Ак пароход” повестенда кыргыз халкының ментальлеге чагылышы буларак баланың эчке дөньясы” турында сөйләп искәрткәнчә, әдип хәзерге вакытта мөһим булган хәлләр, вакыйгалар турында яза. Борынгы бабайлар тавышын ишеттереп, намус иреге турында сүз алып барып, балалар күңеленә тарихи миллилекне ничек кайтарырга, совет заманында өзгәләнгән буыннар чылбырын ничек ялгарга өйрәтә.

Мордовия педагогика институтыннан Елена Жиндеева исә “Чыңгыз Айтматов феномены: иҗатының этник нигезләре һәм әсәрләренең гомуммилли пафосы”на туктала. “Бер үк кеше кыргыз һәм рус язучысы була аламы? – ди. - 1965 елдан русча яза башласа да, аның иҗатында милли башлангыч өстенлек итә бит”.

Кыргыз кызы, Мәскәүдәге Россия Халыклар дуслыгы университеты ассистенты Кайркол Касымалиева бер чыгышта  яңгыраган: “Татарлар кыргызларны кашык тотарга, урындыкка утырырга өйрәтте”, - дигән сүзләрне исә үпкәләбрәк искә төшерде. Үзләренең борынгы халык икәнлеген яше меңнән узып киткән, дөнья таныган “Манас” эпосы белән дәлилләде. Туган халкының, киң күңеллелек күрсәтеп, төрле милләт вәкилләрен янәшәсенә сыендыруын горурланып хәтерендә яңартты. Монда татарларга да урын булуны, сәүдә белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырылуны әйтте. Беррәттән, кыргыз язучысын үстергән һәм тәрбияләгән өчен татар Нәгыймә Хәмзә кызына рәхмәтен дә җиткерде.

Бишкәк шәһәрендәге “Манас” Кыргыз-төрек университеты өлкән укытучысы Сагынбубу Алаеваның, русча барган әңгәмәне өзеп, Л.Дәүләтшинага, Ф.Бәйрәмовага, ТР Фәннәр академиясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчеләренә рәхмәтен Чыңгыз Айтматов телендә белдерүе дә милли горурлыкның матур чагылышы булып ялтырап алды.

Вафатыннан соң, кыргыз булып кына калмыйча, истәлекләр аша татарлыкка да кайтучы Ч.Айтматов Кыргызстан белән Татарстанны, Россияне менә шулай туганлаштыра, дуслаштыра.  Әсәрләре аша фикер төрлелегенә юл ачышып, күңелләрне уйга да сала. Чөнки телдән, әдәбияттан, мәдәнияттән, сәнгатьтән яздыра, гореф-гадәтләрне саектыра торган маңкортлык үкчәбезгә басып килә бит. Дәүләтнең төрле милләтләрне юкка чыгару сәясәте дә сагайта. 

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ. 


 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: