«Ак калфак»лылар Удмуртиянең Ижау шәһәрендә
Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре шушы көннәрдә Удмуртиядә. Күчмә утырышка Россиянең төрле төбәкләреннән 60 лап вәкил җыелды. Очрашуның максаты — татар милли традицияләрен саклау эшендә тәҗрибә уртаклашу.
Кичә «Ак калфак»лылар республиканың Балезино районында берничә гасырлык тарихы булган Кистем һәм Паюра авылларында булды.
Бүген татар-хатын кызлары 107 нче балалар бакчасында булды. Биредә бакча хезмәткәрләре әти-әниләр белән әзерләгән шәҗәрәләр белән танышты, балалар кунакларга бармак уены күрсәтте.
Шулай ук татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиллләре Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Имам Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов аларга мәчет тарихы турында сөйләде, вәгазь укыды.
Хәзрәт төрле бөтиләр, ярымайлы һәм төрле язулары булган бизәнү әйберләрен тагып йөрүне, багучыларга йөрүне исламга хас күренешләр булмавын, диндә йолдызнамәләр фаразлары хупланмавын билгеләп узды, — дип хәбәр итә катнашучылар.
Ханымнар шулай ук Ижау шәһәренең 97нче санлы мәктәп каршындагы Хөсәен Фәизханов исемендәге лицейда булды. Биредә мөселман халыклары балалары белем ала. Барлык дөньяви фәннәр белән беррттән татар һәм гарәп телләрен өйрәнәләр. Мәктәптә 202 бала укый, бер сменада, төштән соң өстәмә шөгыльләнәләр. Лицей бинасы Җәмигъ мәчете ишек алдында, иганәче ярдәме белән салынган. Лицей тормышында әти-әниләр дә актив катнаша һәм лицейда бары 9процент бала гына тулы булмаган гаиләдән. Укучылар фәнни- гамәли эшлэр язалар, спорт ярышларында катнашалар.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Удмуртия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә агымдагы елның 6-7 нче декабрь көннәрендә «Тамырлар белән көчле без» дип исемләнгән күчмә утырыш уздыра. Чара Удмуртия Республикасы Ижау шәһәре һәм Балезино районы җирлекләрендә үткәрелә.
Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы матбугаты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 апрель 2021 - 06:10Әхәт Сафиуллин: Кешелексез гамәлӘйтерсең илдә шушы явыз гамәлне җиң сызганып тормышка ашырудан башка проблемалар юк.5600
-
16 апрель 2021 - 13:32Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестиваленең программасы билгеле Быелгы акция татар авылы белән шәһәр арасында бәйләнешләр эзләүгә багышлана, биредә балалар өчен аерым остаханә дә була.3000
-
16 апрель 2021 - 12:32Фантастик серия тәмам. Рәхмәт, егетләр! Гаҗәеп матч! Гаҗәеп серия! Мөмкин булган җиде очрашуның җиде уены да уйналды! Үз мәйданнарында даими оттырулар! Лидерларга әверелгән 19-20-21 яшьлек "Ак Барс" уенчылар! Кыскасы, фантастик серия!4601
-
16 апрель 2021 - 11:11Татар дәүләт филармониясе «Шүрәле» әкиятен уку буенча флешмоб игълан итте «Шүрәле» әкиятенең үзең өчен әһәмиятле һәм кызыклы булган бер өлешен яздырып #Тукай135 #СүзбашымбитШүрәле хештеглары белән интернетка куярга кирәк.4300
-
16 апрель 2021 - 11:05Бәйрәкә авылы тарихы китабын язганда авылга нигез салынган көн ачыкланган Бөтендөнья татар конгрессы Ютазы районы Бәйрәкә авылы тарихы китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.4300
-
16 апрель 2021 - 10:56Нурбәк Батулла мәдәниятне тозлы кыяр белән чагыштырды «Алтын битлек» иясе мәдәниятнең һәм сәнгатьнең әһәмияте турында сөйләде.6800
-
16 апрель 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 14 (2021) Искәреп кал, рәссам, Табигатьнең Кабатланмас язгы натюрмортын!..3301
-
15 апрель 2021 - 15:07Ларионова Ак мәчет турында: Шәймиев кешеләр кайда намаз укырга тиеш дип сорады Халыкара экспертлар киңәше белән мәчет ансамблен Болгар шәһәрлегеннән читтә урнаштырганнар.10700
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.28800
-
15 апрель 2021 - 14:00Татар зыялылары Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салды Бүген Габдулла Тукайның үлгән көне: шагыйрь 1913 елның 15 апрелендә вафат булган.6600
-
15 апрель 2021 - 13:51Луиза Батыр-Болгариның «Сөембикә» кантатасы интернетка чыкты Кантата ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗатчыларга бирелгән грант хисабына яздырылган.6600
-
15 апрель 2021 - 09:02Күпләп акча керсә, дәүләткә «хәер» бир Тормыш алыш-бирешкә корылган: нәрсәдер сатасың, нәрсәдер аласың. Бәхетлеләргә лотерея отышлары, күчемсез милек һәм акчалата бүләкләр дә эләгеп куя.5900
-
15 апрель 2021 - 08:45Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге тәмамланырга ике атна калды Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 30 апрельгә кадәр кабул ителә.6400
-
15 апрель 2021 - 08:40Быел 26 апрельдә традицион Шигырь бәйрәме Казанда түгел, Кырлайда үткәрелергә мөмкин Шигырь бәйрәме күп еллардан килгән традиция буенча Казанда Тукай һәйкәле янында үтә иде.7300
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 март 2021 - 08:50Фирдүс Тямаев: “Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр” Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкорстанның Кыргыз Миякә җирлегендә 22, 23 мартта концерт куярга тиеш була.58201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика