Мәдәни җомга

Шәхесләргә бай милләт

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт” дип исемләнгән күчмә утырышы Тукай районында үтте.

Аның эшендә Франция, Австралия, Латвия, Белоруссия, Казахстан мәмләкәтләреннән, Россия төбәкләреннән, республика районнары һәм шәһәрләреннән 150 хатын-кыз катнашты. Районга килүче аккалфаклар арасында Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Дания Нурлы, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, язу­чы Марат Әмирханов кебек мәртәбәле кунаклар булуы да күңелләргә бәйрәм рухы өстәде. Кунакларны район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация каршы алды.


Тукай районы республиканың башка төбәкләреннән нык тормышлы хуҗалык­лары, предприятие-оешмалары, гореф-гадәтләребез сакланып калган  авыллары, хезмәт сөючән, тырыш, кунакчыл халкы белән данлана. Районда 88 авыл бар. 23 авыл җирлегенең алтысында 3,5–4,5 меңгә кадәр халык, ә Әлмәкәйдә җиде мең кеше гомер кичерә. Халыкның туган төбәкләрендә төпләнеп калуы бу якта тормышның көр булуы турында сөйли. 

Беренче тукталыш - Теләнче Тамак авылы. Ул мәгърифәтче педагоглар, тәрҗемәчеләр динас­тиясе Хәлфиннәр исеме белән бәйле. Россия тарихында тәүге тапкыр татар телендә ике томдагы сүзлек, татар әлифбасын төзүче Сәгыйть Хәлфиннең эшен улы Исхак дәвам итә.  Ә аның  улы Ибраһим әти-бабасының эшчәнлеген тагын да югарырак күтәрә. Исхак Хәлфиннең икенче улы Садыйк хуҗалык өлкәсендә үзен оештыручы итеп таныта. Ул һәм туганы Габдрахман гаиләләре белән Кырымнан Теләнче Тамакка 1880 елда килеп төпләнә. Алар авылга мал-мөлкәт белән кайтмаса да, тора-бара тире һәм кызыл мал сәүдәсе һәм игенчелек белән шөгыльләнеп, мантып китә, икмәк амбарлары, тегермәннәр төзетә. Чаллыда да аларның ашлык складлары, пар белән эшли торган җиде ташлы тегермәне булган. Хәлфиннәрнең 500 гектар биләмәдә урманнары, күп санда мөгезле эре терлекләре, атлары булуы да теркәлеп калган. Авылда аларның берничә урында кибетләр тотуы да билгеле. Хәлфиннәр революциягә кадәрге чорларда авылны төзекләндерүгә зур игътибар биргән, халыкка аң-белем бирү эшен күз уңында тоткан. Әйтик, Садыйк Хәлфин ятим балалар йортын бар иткән, Шакир Хәлфин ике мәчет төзеткән, мәдрәсәләр ачкан. Теләнче Тамак мәдрәсәсе Уфа губернасындагы иң алдынгы уку йортларының берсе саналган. Алар, гомумән, зәкать бирүгә аерым әһәмият иткән, моннан тыш һәр бәйрәмдә ярлыларны бүләк белән сөендергән, мохтаҗлар аларның булышлыгы белән өстәлен ризык­лы иткән. Шакир Хәлфин 1916 елда Бөгелмәдән Чаллыга тимер юл салу өчен патшадан рөхсәт ала. Әмма революция аларның барлык уй-ниятләрен җимерә. Баштагы елларда  тынычлыкта калдырылган Хәлфиннәр дә зур күләмле штрафлар түләтү, төрмәләргә ябу, кыйнау, халык алдында атып үтерү кебек явыз гамәлләрне кичерә. Алар, йорт–җирләрен советка калдырып, төнлә җигүле атларга утырып, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була. Хәлфиннәр Уфа аша Төркиягә китәргә ниятли. Әмма ноябрь аеның салкыннары башлана, пароходлары боз камалышында кала. 160 татар эшлеклесе, шул исәптән Хәлфиннәр дөньяның төрле почмакларына сибелә. Хәзерге вакытта Теләнче Тамакта Хәлфиннәр утары – алар төзеткән таш пулатлар, яшәгән ике катлы йортлары, кунак кабул итү биналары, ашханә, таш складлар, ат абзарлары, ризык саклау урыннары һ.б. сакланып калган. Алар барокко стиле элементлары кулланып, ат белән материаллар ташып торгызылган. Бу утарда Гаяз Исхакыйның да булуы мәгъ­лүм. Аның “Алдым-бирдем” пьесасы да Хәлфиннәрдә кунак булып кайтканнан соң язылган. Бүген сәүдәгәрләр яшәгән тарихи бинада мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп урнашкан. Анда 60 лап укучы белем ала. Биредә аккалфакларның балаларның кул эшләре күргәзмәсе белән танышуы һәм үзләре дә осталардан сабак алуы аларга зур бер дәрес булды. Экспозициядә исә тегеп, чигеп эшләнгән ядкәрләр дә, буяп ясалган картиналар да, тактаны уеп һәм рәсемләп бизәкләнгән экспонат, оригами да бар. Бу эшләр, районда һәм республикада үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар алган. Әлбәттә, аларны балалар хезмәт дәресе укытучылары җитәкчелегендә иҗат иткәндер. Рафис Гыйльмияровның сабыр һәм булдыклы педагог икәнлеген тоемламый мөмкин түгел. 

Юлыбыз Теләнче Тамак урта мәктәбе аша үтә. Аны тәмамлау­чылар арасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров,  Татарстан халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, филология фәннәре докторы Флера Сафиуллина, техник фәннәр докторы Роберт Шәрәфиев, педагогика фәннәре докторы  Илгизәр Гайсин, ветеринария фәннәре докторы Рәмзи Низамов кебек танылган шәхесләр бар. Биредә кунакларны Бөек Ватан сугышы башланган көн вакыйгаларына багышланган композиция белән каршы алдылар. Бу авылдан ил азатлыгын якларга 315 типсә тимер өзәрдәй ир-егет китә. Әмма аларның 200 дән артыгы кире әйләнеп кайтмый. Нурмый Шәрипов кылган батырлыгы белән Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек була. Арада яу кырына бер 7-11әр кешесен озаткан гаиләләр бар. Әйтик, Зариповлардан – 7, Зарифуллиннардан 11 ир-егет фронтка чыгып киткән. Аларның яртысыннан артыгы сугышта һәлак булган. Бу хәсрәткә түзгән аналарның кайгысы бүген дә йөрәкләрне телә кебек.  

Соңгы елларда үткәннәребезне өйрәнүгә әһәмият итү көчәйде. Тукай районында да нәсел агачлары бәйгесе булып узган. Уку йортында шушы конкурста катнашкан шәҗәрәләрдән күргәзмә дә куелган иде. Анда 21 буынын табып күрсәткән шәҗәрә дә бар. Ризаэддин Фәхретдин нәселе дә кергән бу шәҗәрәне Әлфия Ямаева төзегән. 62 нәселдән башланган агач, гасырлар төпкеленә төшкән саен берләшә барып, 14 кә калган. “Һәр кешене берәмләп, барлык ревизия, метрикә һәм хуҗалык кенәгәләреннән бүгенгә кадәр күзәтеп чыктым”, - ди ул. Күргәзмәгә куелган шәҗәрәләр арасында 1734, 1752 елдан башлап барланган нәселләр дә бар. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең шәҗәрәсе дә - күргәзмәнең бизәге. 

Татар халкында ятимнәрне дә, өлкән яшьтәгеләрне дә читкә җибәрү, картлар йорты кебек интернатларга бирү гадәте булмаган. Аларны барлык авыл бергә җыелып караган, тәрбияләгән. Әмма заманалар үзгәрде. Хәзер картлар йортында яшәүче өлкәннәр арасында берничә баласы булган әбекәйнең яисә бабайның килеп эләгүе дә гайре табигый хәл түгел. Бүгенге көндә Теләнче Тамак картлар йортында 50 дән артык өлкән кеше сыену урыны тапкан. Алар арасында ул-кызларына кирәксез ата-­аналар да бар. Хәтта бер сугыш ветеранының Камчаткада яшәүче улы (бабайның ике улы бар) пенсиясенең үзенә тоту өчен калдырыла торган 25 процентын 4 ай саен кайтып алып китә торган булган. Әлбәттә, Картлар йорты директоры булып Лилия Хөсәенова килгәч, бу эшкә чик куелган. 

 Билгеле ки, өлкәннәр интернатта караулы, алар биредә көнгә биш тапкыр тукландырыла, саулыкларын табибләр күзәтеп тора, әбекәй-бабакайлар өчен төрледән-төрле сихәтләндерү чаралары үткәрелә, аларның ялгызлыктан моңланып утыруларына юл куймау ниятеннән өлкәннәрне  кул эшләре, бию, җыр, балык тоту кебек шөгыльләр белән мавыктыралар, хәтта “Хатлар” проекты эшләтеп җибәргәннәр. Теләгәннәр хат алыша, бер-берсенең хәл-әхвәлен белеп, үзләрен борчыган мәсьәләләре белән бүлешә. Ә бу үзенә күрә кешене авыр уй-хисләрдән коткарырга булышу әмәле дә.

Автобусыбыз гүзәл табигатьле Яңа Бүләккә юл ала. Ул борынгы авыл түгел. Аңа нибары ХХ гасырда гына нигез салына. Бу якка 1927 елда, ике ягыннан да су агып торган матур гына аланлы урынны сайлап, Таулыктан - 24, Бисте Башыдан 16 гаилә килеп урнаша. Шулай итеп, элекке бояр Ушков җирендә яңа авыл барлыкка килә. 1929-1930 елларда авылда яшәүчеләрнең  күпчелеге колхозга кереп бетә. Бу оешканлыкны югарыдагылар да күреп ала һәм колхозга бүләк итеп сабан, чәчкеч, ургыч, ат белән ашлык суктыру машинасы бирәләр. Шушы «бүләкләр» хөрмәтенә колхозның һәм авылның исеме Яңа Бүләк булып китә. Белгәнебезчә,  Яңа Бүләк - халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның туган авылы. Шуны искәртеп, жирлеккә керә торган юлда махсус стела торгызылган. Кунакларны җырчы ижатына багышланган музей  янында Илһам Шакировның яраткан көе “Моңлы сазым” җыры белән каршы алдылар. 2001 елда корылган мирасханәдә без җырчының апасы Зәйнәп һәм Кыям абыйсының улы Флер белән очрашабыз. Зәйнәп апа энесе Илһам кечкенәдән гаять тырыш һәм укырга омтылышы зур булуы турында сөйли.   

Яңа Бүләк салкын, мул сулы чишмәләргә бай. Аларның һәркайсының үз тарихы бар. 2013 елда  Салкын чишмәне бик матур итеп төзекләндерәләр һәм исемен Илһам дип үзгәртәләр. Биредә аккалфакларга “Илһам” фольклор ансамбле кер чайкау күренешен күрсәтте. Чишмә янында халкыбызның борынгы көйләре дә яңгырады. И.Шакиров туган нигез дә бик төзек һәм матур хәлдә. Анда Илһамның абыйсы Кыямның улы Флер әфәнде гаиләсе белән яши.

Иштирәк авылында табиб Вәгыйз Сәйфуллинның үз йортында корган музеена хәйран калмый мөмкин түгел. Ишек алдындагы ретро автомобильләр, 20 гә якын мотоциклны күздән кичергәч, өй эченә узабыз. Берничә бүлмәдән торган өйдә ни генә юк! Комган, үлчәүләр, сәгатьләр, күкрәк билгеләре, тегү машиналары, радиоалгычлар, китаплар... Төрле чорларга караган самавырлар гына да егермедән артык. Табиб боларны 20 ел дәвамында туп­лаган. Аларны чистартырга, төзекләндерергә  энесе Мансур да булыша икән. 

Иштирәк авылы аккалфаклыларны капка төбе саен бер хикмәт белән каршы алып хәйран итте. Авыл койма буйларында чын татарча итеп корылган табыннары белән дә,  кулдан бәйләнгән карават япмалары, одеяллар күр­гәзмәсе белән дә, биючеләре, аеруча ачык йөзле халкы белән дә хатын-кызларыбызның хәтерендә калды. Керәч тау итәгендә кунаклар авылның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, мәдәният хезмәткәрләре башкаруында халкыбызның  борынгы йолаларын карап хозурланды. Табышмак, такмак әйтеш, кер чайкау, кибән кую, таш катыгы әзерләү туган якларыбызны, балачакны да искә төшерде.

Кама гидроэлектростанциясе булдырылгач, Чулман белән Ык елгалары буенда утырган 22 авылга су астында калу куркынычы яный. Исемлектә Мөхлисә Бубыйның әнисе - Чебенле авылы имамы һәм мөдәррисе Иманкул-хәзрәт кызы Бәдрелбанәт абыстайның туган авылы була. Авыл халкы да туган туфрагын ташлап китәргә мәҗбүр ителә. Авыл тузгытыла, зираттагы җәсадлар кузгатыла. Чебенлеләрнең бер өлеше Боерганга күчеп, анда “Туйгуҗа” дигән аерым урам төзеп урнаша. Әмма чебенлеләрнең күпчелеге Чаллы, Түбән Кама, Казан, Ижау шәһәрләренә күчеп китә. Туган нигезләрен, әлбәттә, сагыналар. Элекке авыллары урынына хәтер ташын куюлары да, соңгы елларда Сабантуйлар уздыра башлаулары да - шул сагыну һәм хөрмәт билгеседер. Азат Хаҗиев бу авыл турында 500 битлек хезмәт тә язган. Кунаклар арасында Австралиядән килгән Лилия Сәмигуллина да бар иде. Чебенле  - аның әнисе дә шушы авылдан булган. Әбисе исә Чебенленең кендек әбисе булып торган. 

Аккалфакларның Тукай райо­нында гаять тыгыз төзелгән программа нигезендә эшләде. Теләнче Тамак халык театры куюында Данил Салиховның “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” , спектакле дә, калфак, бала итәкле милли күлмәкләр тегү буенча үткәрелгән осталык дәресләре дә, Бакчасарай, Иске Җирекле авылларында Равил Миңнехуҗинның һәм Минталип Миңнехановның крестьян фермер хуҗалыклары белән танышу да, Новотроицк авылында затлы мәдәният йортын ачу тантанасында катнашу да  әйбәт тәэсирләр калдырды. Аннары яңа Мәдәният йорты бинасында Татарстан премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шайхразиев,Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашында пленар утырыш узды, анда аккалфаклар алдында торган әһәмиятле бурычлар билгеләнде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: