Мәдәни җомга

Урда тарихы кайта

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгендә түгәрәк өстәл үтте.

 Ул  “Алтын Урда шәһәрләре һәм дала – сәяси, мәдәни һәм икътисади багланышлар”, дигән темага  багышланды. Үзәкнең җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур МИРГАЛИЕВтан Урданы өйрәнүдәге соңгы яңалыклар, ачышлар хакында сораштырдык. 


Безнең Ватаныбыз – Урта Идел тарихи ядкярләргә бик бай җир. Шунлыктан Россия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә Урда тарихын өйрәнүче галимнәр, төркемнәр күп. Бигрәк тә Европа галимнәре, алман тарихчылары электән үк Алтын Урданы өйрәнүгә зур өлеш керткән: Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы, аннан соңгы рус периодында да Идел буе халыкларында рухи-мәдәни байлык зур булган. Татар милләте Россия тарихында да зур урын били, чөнки рус дәүләте төрки дөнья белән элемтәдә татарларны кулланган.  Казан университеты ачылгач, тарихны өйрәнү академик нигезгә салынган, бигрәк тә немец тарихчыларының төркиләрне өйрәнү буенча көчле мәктәбе бар. Әлбәттә, татар тарихы идеологиягә дә корылган. Чөнки без - яулап алынган, буйсындырылган халык. Бигрәк тә СССР чорында татарлар тарихы бик чикле күләмдә билгеле булган. Бары тик Идел Болгарстанын гына өйрәнергә рөхсәт биргәннәр. Әмма шул кысаларда да Түбән Иделне өйрәнүче археологлар тирән хезмәтләр язган. Рус археологлары Смирнов, Федоров-Давыдов Идел буенда казу эшләре алып барган. Татар тарихчыларыннан Равил Фәхретдинов зур эш башкарды.  Идел болгарларының әдәбиятын өйрәнгән Миркасыйм ага Госманов үз мәктәбен калдырды. Шулай ук Альфред ага Халиков Болгарны казып зур хезмәтләр язды.

90 нчы еллар башында төрки татарлар тарихы буенча дөньядагы барлык галимнәрне чакырып, татарларның 7 томлык тарихын язу турында карар кабул ителде. Чөнки безнең тарихны объектив язуга ихтыяҗ бик зур иде. Бу колачлы эштә 200 галим катнаш­ты. Ул борынгы чордан башлап, бүгенге көнне колачлый. Алтын Урда чорын язуда Казан Тарих институтының роле зур булды. Без төп мәйдан булдык. Безнең үзәк Алтын Урданы һәм аның дәвамы буларак татар ханлык­ларын өйрәнә. “Золотая Орда” журналы чыга, “Золотоордынское наследие”, “Нумизматика” журналлары да басылып килде. Төп юнәлешебезнең берсе – чыганак­ларны өйрәнү. Дөнья буйлап архивларда эзләнәбез. Англия, Германия, Польша, Венгрия, Болгария, Үзбәкстан архивларыннан чыганаклар табып кайттык. Соңгы еллар эчендә Хафиз Абруның “Зәйл-и-җәми әт-тәвәрихи Рәшид” китабы табылды һәм алып кайтып бастырылды. Әбү Бәкер Каландар Руминың “Каландарнамә”се, Габделгаффар Кырыминың “Өмид әл Әхбар”ы, Үтәмеш хаҗиның “Кара тәварих”ы, Рәшид әд-Диннең Шуаб-и панд­жгана” хезмәтләре хәзерге татар теленә күчерелеп бастырылды. Шулай ук татар-монголлар турында латин мәгълүматларының күп томлы антологиясе төзелеп килә, институт хезмәткәрләре гарәп, фарсы, төрки, рус, латин һәм госманлы чыганакларны өйрәнә. Гомумән алганда, Алтын Урданы төпләп өйрәнү безнең институтта гына башкарыла. Башка институтларда аерым галимнәр генә эшли дияргә була.

Тарихчы галимнәрнең эше алга барсын өчен, аларга башка фикердәшләре белән аралашып торырга, аларның бәясен ишетергә кирәк. Югыйсә, кайвакыт галим үз хатасын күрмәскә дә мөмкин. Шул максаттан, без бу юлы Уфадан археолог Владимир Ивановны чыгыш ясау өчен чакыр­дык. Ул: “Алтын Урданың күчмә һәм утрак тормыштагы мәдәнияте: диалогмы яки бәхәсме?” дигән темага чыгыш ясады. Беләбез ки, Алтын Урда төркиләре ике төрле яшәешне берләштергән. Археолог Иванов сүзләренчә, күчмәннәр мәдәниятен күбрәк өйрәнергә кирәк. Безнең чын тарих аларда.  Дөрес, дала  никадәр киң булса да, төрки бабаларыбыз шәһәрләрдә сан ягыннан күбрәк яшәгән. Билгеле инде, күчмәннәр утрак тормыштагыларны талаган периодлар булган. Ләкин дәүләт төзегәндә бу ике чирү бер-берсен тулыландырган. Күчмәннәр һәм шәһәр төзүчеләр үзара сәүдә иткән, товар алмашкан, корал сатып алган. Шәһәр белән эчле-тышлы сәүдә барган. Алтын Урдада бер феномен бар. Күчмәннәр дала буйлап күченеп йөри, кышын түбәнлеккә төшеп шәһәр торгыза. Тирмәләр шәһәре. Шунда ук утрак тормыш башлана, корал чүкиләр, тире эшкәртәләр, шулай кыш чыгалар. Далада тормыш кырысланса, шәһәрләргә кайтып та яшәргә мөмкиннәр. Күчмәннәр шәһәрләрне талап кына яшәгән дигән караш бар. Алай түгел. Җайга салынган мөнәсәбәтләр булган. Дөрес, ясак системасы эшләгән, әмма күчмәннәр шәһәр тормышына булышкан да. Даладагы малны, байлыкны шәһәргә алар китергән. Моннан ике төрле мәдәниятнең кушылуы килеп чыккан, ягъни күчмәннәрнең һәрвакыт шәһәр белән элемтәсе булган. Алтын Урда – ул төрки татарларның һәм күчмә цивилизациянең иң югары ноктасы. Ике төрле тормыш симбиозы. Бу ике төрле тормыш бер-берсен тулыландырган. Файда тапмаса, чирү шәһәрне калдырып далага китмәс иде. Без бүген берничек тә күчмә тормышка ризалашмас идек. 100 ел элек кенә күчеп йөргән казах та күчми. Гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута төркиләр урдасы турында “Кочующий город” дип язып калдырган. Шуннан соң күчмәннәр дөньясында таркалу башлана. Алар шәһәр халкына сәяси, икътисади бәйлелеккә төшә.

Алтын Урда шәһәрләрендә бик күп төрле халык яшәгән. Күп милләтләр һәм күп диннәр. Әлбәттә, мөселманнар идарә иткән, әмма башкаларны изү, дини ирексезләү булмаган. Кабиләләр катнашып милләт хәленә килгән. Урта, Түбән Идел, Себер, Кырым җирләрендә яшәгән төрки-татарлар нигезендә татар милләте формалашкан. Үзбәк һәм казахлар аерылып чыккан. Алтын Урда – иң толерант дәүләт, чөнки бу империя һәр халыкның да хакын таныган! Шулай итеп, соңгы 10 елда Урда тарихына актив рәвештә яңа материаллар җыю бара. Бәлки тагын 10 елдан  шулар нигезендә борынгы дәүләтебезнең тарихын яңача язуга алынырбыз. Чөнки күп нәрсәгә яңа караш туа, фикерләр үзгәрә. Безнең бурыч - тапкан табышларны, ачышларны фәнгә кертеп җибәрү.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: