Мәдәни җомга

Татар тарихы бөртекләп җыела

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты фонд­ларында 7 миллион 500 мең берәмлек документ саклана. Материалларның күләменә карап фикерләгәндә, Татарстан дәүләт архивы Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны били дигән сүз.

Бу хакта Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитетының узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 ел бурычларына багышланган утырышында дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. 


2018 ел – бер гасырлык юбилейны билгеләп үтү белән бәйле булганлыктан, Татарстан архивчылары өчен биналарны ремонтлау, матди-техник бөтенлекне тәэмин итү уңаеннан әһәмиятле ел булган. Быел исә архив хезмәткәрләре Татарстанның 100 еллыгын лаеклы каршыларга әзерләнүдә өстенлекле эшләрне дәвам итә. 

Соңгы вакытларда архив эше үсеше программалары кысаларында алып барылган эшләрнең берсе – мирасханәләрдәге документларны цифрлаштыру. Бу гамәл аша озак елларга документларның сакланышын тәэмин ителсә, ул бердәм мәгълүмати система булдыру өчен дә кирәк. Алдагы елда 73 мең саклау берәмлеге цифрланган икән, хәзер сканлап электрон форматка күчерелгән документлар исәбе 158 меңгә җиткән. Бу – республика архив фондының 4, 9 проценты. Дәүләт архивы норматив актларны Татарстан Юстиция министрлыгы белән берлектә цифрлаштыра. Барлыгы 23 мең саклау берәмлеге электрон форматка күчерелгән инде. Бу исә, кәгазь битләре теленә күчереп әйткәндә, дүрт миллионнан артык данә дигән сүз. “Алар бергә өеп куелса, 440 метрлы колонна булачак, бу данлыклы Эйфель манарасыннан 116 метрга биегрәк» – диде Г.Габдрахманова. 

Моннан тыш архив эше үсеше программасы кысаларында бердәм мәгълүмати системага 90 мең документның электрон күчермәсе урнаштырылган. 

Узган ел архивчылар тәҗрибә алмашу, фикерләшү ниятеннән Төркия, Иран, Норвегия, Кытай, Италия, Малайзия кебек илләрнең һәм Россия төбәкләре архивларына барып, документларны яңарту технологияләрен күреп, өйрәнеп кайткан. Эш сәфәрләре нәтиҗәле булган. Әйтик, Татарстан белгечләре берочтан Иранда һәм Төркиядә Татарстанның урта гасырлардан алып хәзерге чорга кадәрге тарихына һәм ТАССР оештырылуга кагылышлы кыйммәтле чыганаклар булуын да ачык­лаган, аларның күчермәләре алынган. Идел Болгарстанының Багдад хәлифе илчесе Әхмәт ибн Фадланның 921-922 елгы юлъязмалары, мәгърифәтче Сөләйман Саксининың кулъязмасы, Коръәннең төрки телдәге тәфсире күчермәләре – бик кыйммәтле ядкәрләр. Казан өязе буенча өченче ревизия документлары Татарстан архивында бөтенләй дә булмаган. Аның күчермәсен Россия дәүләт архивыннан алып кайту XVIII гасырга кадәрге гаилә тарихларын өйрәнү өчен тулы мөмкинлек булдырырга ярдәм иткән. 

Архивчылар башка илләрдә, аеруча Төркиядә, документларның сакланышын тәэмин итүнең, кәгазь ядкәрләрне рес­таврацияләү эшенең бик югары дәрәҗәгә куелуын күргән. Утырышка чакырылган Төркия Президенты хакимияте каршындагы дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе Угур Унал әйткәнчә дә, Төркиядә мирасханәне мәгълүматлаштыру, автоматлаштыру эшенә зур әһәмият бирелә, анда һәркемнең 15 минут эчендә теләсә нинди мәгълүматны табып алуы гадәти хәл. Архивка кереп, мәгълүматны өйрәнү өчен кешедән бары тик паспорты гына сорала. 

Татарстан мирасханәләрендәге шартлар, мөмкинлекләр әлегә чит илләрдәге хезмәттәшләренекеннән шактый калыша. Моны Ф.Мөхәммәтшин да искәртте, архив, китапханә эшендә татарстанлыларның, күп чыгым соралуына карамастан, алга сикереш ясарга тиешлеген әйтте. “Без Төркиядән дә бик күпкә артка калганбыз», – диде. 

Парламент җитәкчесе, дөньяда биш миллионнан артык татар исәпләнүен, аларның 1 миллион 900 меңе генә республикада яшәвен, башкаларының дөнья илләре буйлап сибелүен искәртеп, Татарстан һәм аның төп халкы тарихына, мәдәниятенә кагылышлы документлар табу, аларның күчермәләрен булдыру мөһимлеген әйтте. Татарстан дәүләт архивының Башкортстан, Оренбург архивлары белән актив бәйләнештә торуы, Финляндия, Кытай, Австралия кебек илләрдә гомер итүче милләттәшләребезгә бәйле документларны булдыруы да сорала. 

Шунысы күңелле, соңгы вакытта белгечләр, хәтта гап-гади кешеләр тарафыннан да архивлардан теге яки бу документны эзләү, шулар нигезендә үткәннәребезне барлау, шәҗәрәләр төзү белән кызыксынуы активлашты. Әйтик, узган ел дәвамында Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитетына 112 мең 545 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу инде комитетка көн саен 300 мөрәҗәгать кереп торуын белдерә. Аның 87 проценты Россия төбәкләре һәм республикаларыннан, калганнары Америка, Германия, Израиль, Бөекбритания, Польша һәм Төркия кебек илләрдә яшәүчеләрдән булган. Үтенечләрнең күбесе хезмәт хакы һәм стаж, уку еллары, бүләкләнүләр һәм репрессия фактларын ачыклау уңаеннан булса, әһәмиятле өлеше үз нәсел-нәсәбен ачыклау белән бәйле. Әмма шул ук вакытта 26 мең 360 үтенечкә җавап бирә алмаганнар. 1002 оешманың документлары кайда икәнлеге дә билгеле түгел. Алар арасында үзләрен банкрот дип игълан иткән оешмалар күп. Хәзер пенсия фонды белән берлектә документларны юллау бара. 

Башкортстан Милли архивының директор урынбасары Гөлнара Кәлимуллина Россия мөселманнарының 1829- 1912 елгы метрика кенәгәләре Уфада саклануын белдерде. XVIII гасыр ахырыннан XIX гасыр уртасына кадәрге халык санын алу документларында да күп мәгълүматлар табарга мөмкин. Моннан тыш күрше республика Милли архивында Татарстанның Минзәлә, Бөгелмә һәм башка өязләрнең ревизия документлары да булуы мәгълүм. Мөселманнарның Диния нәзарәте элек Уфада булганлыктан, Оренбург, Әстерхан өлкәләренә караган татар-башкорт авылларында, Көнбатышта, хәтта Порт-Артурда туган ислам динендәгеләрнең метрикә китаплары да анда калган, хәзер алар барысы да Башкортстанның Милли архивына тапшырылган. Әлбәттә, бу документлар һәрвакыт хәрәкәттә, алар файдаланыла. Г.Кәлимуллина Башкортстанда тамырларыбызны барлауда өлге итәрдәй эшләр алып барылуы турында да бәян итте. Республикада 2006 елда ук дәүләт күләмендә шәҗәрәләр төзүгә хәерхаһлык күрсәткән карар кабул ителгән. Ул төбәкнең барлык халкын кузгатып җибәргән. Мәктәпләрдә дә укучыларга шәҗәрә, аны төзү тәртибе турында дәресләр керә. Хәзер һәр гаиләдә шәҗәрәләр бар, кайберләренеке 17 буынга кадәр җитә икән. Башкортстанда шәҗәрә бәйрәмнәрен гөрләтеп алуга кагылышлы закон да гамәлгә кергән. Татарстан архивчылары Төркиядә дә нәсел шәҗәрәләрен төзү эшенең уңай оештырылуына игътибар иткән. Анда XX гасыр башыннан ук исемнәр базасы булдырылган. Туганлык җепләре базасына кереп карау барча кешегә дә рөхсәт ителгән. 

Архив хезмәткәрләре активлыгы белән фондлар елдан-ел байый бара. Рәис Г.Габдрахманова игътибарны гаилә архивларын сакларга тапшыручыларның да арта баруына юнәлтте. Узган ел Дәүләт архивына халык язучыларының, дәүләт эшлеклеләренең, әйтик, КПССның өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеевның шәхси документларын тапшырганнар. 

Коллегия утырышы тәмамланганда, парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин да архивка үзенең фәнни хезмәтен бүләк итте. Ул 2001 елда Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Дәүләт хезмәтләре академиясендә “Россия Федерациясе субъекты булган республиканың социаль-сәяси үсеш факторы буларак федератив мөнәсәбәтләр” дигән темага докторлык диссертациясе яклаган. Ф.Мөхәммәтшин аны, сәясәтче-практик буларак, үз тәҗрибәсенә нигезләнеп язган. Бу зур фәнни эшне яклауда генераллар һәм махсус хезмәт вәкилләре катнаша. Булачак доктор диссертацияне өч сәгать дәвамында яклый, субъектларга вәкаләтләр (хокуклар) бирергә, дилбегәне бераз бушатырга кирәклеген дәлилли. “Моннан ил таралмаячак, ә бәлки отачак кына», – ди. Башта хезмәткә бик озак кул куймый йөртәләр. Фәрит Хәйрулла улы фәнни эшен кире алырга дигән нияткә дә килгән була. Шул вакыт мәсьәлә кинәт кенә уңай хәл ителә. 

Сөембикә КАШАПОВА. 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: