Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән чыгыш ясаячак. Ул яңа, җиденче чакырылыш парламент алдына бурычлар куячак һәм төбәк үсешенең төп юнәлешләрен билгеләячәк.
-
Данис Шакиров: Татар брендларын булдыру – татар халкын дөньякүләм таныту дигән сүз
Кичә Тәтеш муниципаль районында I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
-
«Елмай» балалар паркы сәхнәсендә «Казан хәзинәсе» спектаклен күрсәтәчәкләр
Тамаша бу җомгада булачак.
-
1 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин
Айның беренче сишәмбесе – 1 нче октябрь көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.
-
Ел башыннан балаларны тәрбияләүгә алган 300 гә якын Татарстан гаиләсе бер тапкыр бирелә торган пособие алды
Республикада пособие күләме 24,6 мең сум тәшкил итә.
-
«Әкият» курчак театрының «Камал комедияләре» Образцов театры сәхнәсеннән күрсәтелде
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының татар төркеме «Камал комедияләре» курчак спектакле белән «Истоки» II халыкара курчак театры артистлары фестивалендә катнашты. Спектакль Образцов театры сәхнәсеннән күрсәтелде.
-
Казанлылар үз балаларына Марс, Зәйд, Анабелла һәм Клементина исемнәрен кушканнар
Бер атна эчендә шәһәрдә 183 малай һәм 180 кыз туган.
-
Казанлылар Татарстанны «Ел укытучысы – 2024» һәм «Россиянең Ел директоры» конкурсларында тәкъдим итәчәк
108 нче мәктәпнең физика укытучысы Радик Хәбиров илнең иң яхшы 90 укытучысы арасына керде, ә 179 нчы гимназия директоры Эльвира Наумова 700 дәгъвачы арасыннан иң яхшы 30лыкка эләкте.
-
Баш кардиолог ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк булуын аңлата торган симптомнарны атады
Кешене сагайтырга һәм ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итәргә тиешле симптомнарны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы туры эфиры вакытында министрлыкның баш кардиологы, Казанның 7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким атады.
-
Казан үзмәшгульләренә сәүдә үзәгендәге ярминкәдә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк
Җиһазландырылган нокталарны «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча алырга мөмкин.
-
Шпинаттан алып ташкабакларга кадәр: казанлылар җәмәгать бакчалары түтәлләрендә нәрсәләр үстергәннәр
Бу җәйдә проектта, балалы гаиләләрне дә кертеп, 40ка якын кеше катнашты.
-
Азнакайлылар Якутскида узган Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә катнаштылар
«Без бергә – Россия!» халык иҗаты һәм традицияләре фестивалендә азнакайлылар республика исеменнән чыгыш ясадылар.
-
Казанда Һади Такташның «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе эшли башлады
Татарстан Милли музее филиалы — Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Һади Такташ турында «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе эшли башлады.
-
18 илнең лидерлары ТР башкаласында узган БРИКС саммитында катнашуларын расладылар
Бүгенге көнгә чакырулар 43 дәүләт һәм берләшмәгә җибәрелгән.
-
Татарстанның татар авылларында халык гошер җыя һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итә
Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе дәвам итә. Мисал өчен, әлеге изге гамәлгә Татарстанның Чирмешән, Балык бистәсе, Лаеш, Теләче, Кукмара, Чүпрәле, Кайбыч һәм Азнакай мөхтәсибәтләре дә актив кушылды.