Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әлмәт драма театры «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә яңартылды

Әлмәт татар дәүләт драма театры яңа 2025 елны яңартылган бинада каршылый.

«Мәдәният» Федераль илкүләм проекты кысаларында башкарылган ремонт эшләре төгәлләнде. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева хәбәр иткәнчә, проектта катнашуга гариза 2022 елда бирелгән, ә 26 миллион сумнан артык субсидия бүлеп бирү турындагы мәгълүмат 2024 елның августында билгеле булган. Шуның 21 101 120 сумы — федераль финанслау, 4 949 720 сумы-республика бюджеты акчалары.

Театр ремонты бик кыска вакыт эчендә башкарылды. 

«Театр коллективының, район башкарма комитетының һәм төзүчеләрнең бердәм хезмәте нәтиҗәсендә без 80 нче юбилей сезонын өзмәдек һәм бер генә спектакльне дә гамәлдән чыгармадык, Яңа ел чараларын да тулы күләмдә уздырдык. Ел башыннан театрга 53 меңнән артык тамашачы килгән. Төзүчеләр һәм артистлар тыгыз хезмәттәшлектә, бер-берсенең хезмәтен хөрмәт итеп эшләделәр. Хәзер театрда җылы да, якты да. Яраткан театрыбызны яңартуда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм», - диде Фәридә Исмәгыйлева.

Ремонтның иң әһәмиятле өлеше 155 тәрәзәне алыштыру булды,шул исәптән зурларын һәм стандарт булмаганнарын, алар театр бинасының чын бизәгенә әверелде. Милли проект кысаларында шулай ук заказ буенча эшләнгән өч яңа имән ишек урнаштырылган, алар сәнгать сөючеләргә озак еллар хезмәт итәчәк.

Уңайлы амфитеатрлы заманча кара стильдә эшләнгән кече зал камера куелышы өчен менә дигән мәйданчык булачак. Моннан тыш, ремонт барышында  кәрнизләр, санузеллар яңартылган, түшәмнәр һәм яктырткычлар алыштырылган, хореография залы ремонтланган  һәм башка ремонт эшләре башкарылган.

 

«Әлмәт таңнары»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев