Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Диния нәзарәте ислам нигезләренә багышланган «Бер көнлек мәктәп» бушлай курсына чакыра

25 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең ислам нигезләре буенча «Бер көнлек мәктәп» дип аталган 2 айлык бушлай курсы башлана.

Әлеге курста 17 яшьтән башлап ир-атлар һәм хатын-кызлар 8 дәрес дәвамында ислам нигезләрен өйрәнәчәк. Дәресләр атна саен шимбә көннәрендә 09:00 – 12:00 сәгатьләрдә уза. Оештыручылар әйтүенчә, дәресләр бары тик 1 март көнне генә, уразаның беренче көне булу сәбәпле генә оештырылмаячак.

«Безнең беренче дәрестә – тәһәрәт темасы, аннары өч дәрес дәвамында хәзрәт белән намазны башкарырга өйрәнәчәкләр. Аерым бер дәрес, гомумән, уразага багышланган. Аннан соң гакыйдә, ә соңгы көнне сира (сира – Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге – «Татар-информ» иск.) дәресе белән тәмамлаячакбыз», – диде ТР Диния нәзарәтенең социаль бүлек хезмәткәре Гөлнара Темирбулатова.

Соңгы дәрестә материалны үзләштерү дәрәҗәсен белү өчен укучыларны уен форматында зур булмаган имтихан көтә. Шулай ук укуны тәмамлау турында сертификатлар тапшыру тантанасы да булачак. «Укуның соңгы көнендә, гадәттә, Коръән ашы оештырыла иде, әмма быел уку вакыты Рамазан аена туры килү сәбәпле, без аны ифтар кебек уздырырга карар кылдык», – дип хәбәр итте Гөлнара Темирбулатова.

Дәресләр хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым залларда оештырыла. «Лекцияләр хатын-кызлар белән ир-атлар өчен бер залда уза, ә практик дәресләр, ягъни намазны үтәү, тәһарәт алу тәртипләрен күрсәтү, вакытында без аерым бүлмәләргә керәбез. Шулай ук бездә тагын ике төркемгә бүленеш бара: татар телле һәм рус телле төркемнәргә», – ди оештыручылар.

Хәзерге вакытта курска 300гә якын кеше язылган. «Быел бик күп кеше язылды инде, кешеләр дингә омтылалар. «Бер көнлек мәктәп»тә укырга теләүчләргә бер нәрсә дә алырга кирәкми. Барлык уку әсбапларын, намазлык, түбәтәй, китапларны без үзебез бирәбез», – дип искәртте Диния нәзарәте хезмәткәре.

  • «Бер көнлек мәктәп»тә укырга теләүчеләр әлеге телефон номеры +7 (843) 237-86-18 яки сылтама аша языла алалар.

 

Камилә Билалова

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев