Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

31 гыйнварга кадәр казанлылар ылыслы агачларны эшкәртүгә тапшыра алалар

Кабул итү пунктлары шәһәрнең барлык районнарында урнашкан.

Татарстан башкаласында 31 гыйнварга кадәр «Чыршы-таяклар» экологик акциясе уза. Халык йомычка итеп эшкәртеләчәк һәм шәһәрне төзекләндерүдә кулланылачак ылыслы агачларны тапшыра ала. Икенчел чималның бер өлешен эксперимент сыйфатында ашламага әвелдерәчәк.

Агачларны кабул итү пунктлары түбәндәге адреслар буенча урнашкан.

Авиатөзелеш районы

Копылов ур., 1б
 
Ленинград ур., 27

Вахитов районы

Чехов ур., 2

Киров районы

Краснококшайск ур., 150/5

Мәскәү районы

Шамил Усманов ур., 1
 
Васильченко ур., 6

Яңа Савин районы

Адоратский ур., 21а (2 нче корпус)

Идел буе районы

Р. Зорге ур., 75

Фучик ур., 64 (1 нче корпус)

Совет районы

Разведчик Әхмәров ур., 7
 
Җиңү Проспекты, 141

Азат Аббасов ур., 3 нче һәм 8 нче йортлар арасында

Себер тракты, 13

Зәкиев ур., 10

«Чыршы-таяклар» экоакциясе Казан мэриясе һәм «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК тарафыннан «Чиста уеннар – Татарстан» проекты белән берлектә оештырылды. Өстәмә мәгълүматны Telegram-ботта белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел казанлылар 2,5 меңнән артык ылыслы үсемлек эшкәртүгә тапшырганнар. Рекордлы санда агачлар, 500 чамасы чыршы Лаврентьев урамындагы 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан мәйданчыкта җыелды.


kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев