Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның коммерцияле булмаган оешмалары «Игелекле эшләр шәһәре» конкурсында катнашу өчен 62 гариза биргән

Премиягә гыйнвар ахырында нәтиҗә ясаячаклар.

17 гыйнвар көнне Казанның коммерцияле булмаган оешмалары өчен «Игелекле эшләр шәһәре» премиясенә катнашучыларны теркәү тәмамланды. Бүләк алуга 62 гариза бирелгән. Конкурста җиңүчеләрне ай ахырында игълан итәчәкләр. Алар 150 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр алачак.

Премия ияләрен өч номинациядә игълан итәчәкләр: « Зәгыйфь гражданнарның иминлеген яхшырту, кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү»; «Психик һәм физик сәламәтлекне саклау, донорлык, сәламәтлек саклауны үстерү, физик культураны һәм спортны, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен үстерү»; «Мәдәни кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклау, патриотизмны үстерү, тарихи хәтерне саклау».

Бүләк белән иҗтимагый танылу алган һәм гражданнар җәмгыятен үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары өчен социаль юнәлешле учреждениеләр җитәкчеләре, шулай ук Татарстан башкаласында кешеләргә ярдәм итүгә һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инициативаларны гамәлгә ашыручылар билгеләп үтеләчәк.

Конкурсны оештыручы – «Игелекле Казан» АКбО.

Алданрак хәбәр ителгәнчә, «Тылсым» һәм «Нур» үзәкләрендә кышкы инклюзив сменалар узды. Проектта сигез яшьтән алып 12 яшькә кадәрге менталь тайпылышлары булган 20 бала катнашты. Барлык дәресләр тьюторлар һәм волонтерлар җитәкчелегендә узды. Аутистик спектрның авыр формалары булган балалар белән белгечләр индивидуаль эшләделәр.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев