Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге премия бирү тантанасы узды
Бөтендөнья татар конгрессының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Талипова Гөлнәзирә Васыл кызы Шәйхи Маннур исемендәге премия бирү тантанасында катнашты.
Тантанада Татарстан язучылар берлегеннән, шулай ук Чаллы шәһәре язучылар берлегеннән килгән күренекле язучылар катнаштылар. Мәктәп укучылары, әдәбият һәм сәнгать сөючеләр Шәйхи Маннурның шигырьләрен, әдәби әсәрләрен, җырларын сәхнәдән яңгыраттылар.
Тантаналы кичәне дәвам итеп, чарада катнашучылар Шәйхи аганың үзе төзеткән музей-китапханәсендә булдылар. Шулай ук аның каберенә чәчкәләр куелды, рухына дога кылынды.
Яңа елдагы бу мәртәбәле очрашу барысы өчен дә яңа уңышларга ирешергә, матур игелекле гамәлләр кылырга этәргеч булсын дигән теләктә калдылар.
Шәйхи Маннур исемендәге премия – күренекле татар язучысы Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) исемендәге әдәби премия. 1981 елда нигезләнгән.
Балалар әдәбияты буенча елның иң яхшы әсәренә, яшь авторның теләсә кайсы жанрдагы күренекле әсәренә бирелә. Шулай ук бу бүләкне ел дәвамында иң югары күрсәткечләргә ирешкән колхозчыларга да тапшыру кирәк дип табылган.
Шәйхи ага үзе исән чакта ук үз теләгендә әдәби бүләк бирүне оештыру мөмкинлеген белдергән. Шәйхи Маннурның вафатыннан соң Мамадыш районының «Чулпан» колхозы, Олыяз авыл Советы һәм Татарстан Язучылар берлеге аның исемендәге премия булдыру турында карар чыгардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев