Казан үзәгендә төзекләндерү вакытында Свешников йортының тарихи кыяфәтен тулысынча саклап калганнар
Киләчәктә архитектура һәйкәле торак биналар өчен биреләчәк.
Свешников йортында бинаның фасадларын төзекләндерделәр һәм бинаның беренчел кыяфәтен мөмкин кадәр күбрәк чагылдыру өчен тарихи үрнәкләр буенча тәрәзә тутырдылар. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында хәбәр иттеләр.
Кави Нәҗми урамындагы 10 нчы бинаны төзекләндерү 2023 елдан бирле дәвам итә. Бүгенге көндә биредә гөмбәзләр, түбә корылмалары, югалган парапет һәм тимер түбә япмалары торгызылган, кат араларына япмалар ясалган, баскычлар төзәтелгән. Шулай ук яңартучылар җимерелгән агач түшәмәләрне бетергәннәр, нигезнең төп өлешен һәм грунтларын ныгытканнар, гидроизоляция ясаганнар, йортның таш корылмаларындагы ярыкларны тутырганнар.
Киләчәктә архитектура һәйкәлен торак биналар итеп бирәчәкләр. Моның өчен эшчеләргә яңа бүлгеләр төзергә, инженер системалары салырга, керү юллары өстендә чүкеп ясалган түбәләрне торгызырга һәм территорияне төзекләндерергә кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, йорт XIX гасыр уртасында сәүдәгәр Александр Свешников өчен төзелгән. Революциягә кадәр биредә «Никольские номеры» кунакханәсе, аннары «Гранд-отель» урнашкан. 2010 елның кышында бинада янгын чыккан, аннан соң халыкны күчергәннәр. Озак вакыт йорт авария хәлендә булган.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев