Фәрит Бикчәнтәев ГИТИСта актерлык-режиссерлык курсы җыя
Быел ГИТИС (Россия театр сәнгате институты) Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә читтән торып укытыла торган актерлык-режиссерлык курсы җыя. Курсның мастеры – ТР һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
«Сергей Женовач, Михаил Левитин, Фәрит Бикчәнтәев һәм Максимилиан Немчинский ГИТИСның режиссёрлык факультетында 2025 ел өчен остаханәләр туплыйлар», дип хәбәр итә уку йортының матбугат үзәге.
ГИТИС хәбәр итүенчә, Курска керүчеләр өчен консультацияләр 2025 елның 1 мартыннан башлап һәр якшәмбедә Камал театрында 11.00 – 13.00 сәгатьләрдә үткәрелә.
- Быел Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсы студентлары диплом алып чыгачак.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев