Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Кунакчыллык йолдызлары» конкурсында катнашу өчен гариза бирүне 12 февральгә кадәр озайттылар

Җиңүчеләрне 11 номинациядә билгеләячәкләр.

  •  
  •  

«Кунакчыллык йолдызлары – 2024» III төбәкара конкурсының гариза бирү кампаниясен 12 февральгә кадәр озайттылар. Анда туристлык предприятиеләре, рестораннар һәм кунакханәләр хезмәткәрләре катнаша ала. Тиешле карар муниципаль хокукый актларның челтәр басмасында басылып чыкты.

Быел җиңүчеләрне 11 номинациядә билгеләячәкләр, шуларның берсе – «Тотрыклы туризмны үстерү өлкәсендә Казанның иң яхшы предприятиесе» – әле яңа. Шулай ук катнашучылар «Иң яхшы портье», «Иң яхшы горничная», «Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер»,«Ресторанның иң яхшы менеджеры», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы кондитер» һәм «Иң яхшы сити блогер» исемнәре өчен ярышачаклар. Югары уку йортлары һәм көллиятләр студентлары «Күтәрелеп килүче йолдыз. Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер» номинациясендә үз сәләтләрен күрсәтә алачак.

Конкурс ике этапта уздырыла. Беренче сайлап алуда катнашучыларга өй эшләре башкарырга туры киләчәк. Тур нәтиҗәләре буенча жюри финалистларны сайлап алачак, алар Казандагы ярышларга кушылачак.

Йомгаклау этабында һәр номинациядә өч җиңүче игълан ителәчәк. Аларга кубок, «Кунакчыллык йолдызы – 2024» дипломы, 50 мең сум күләмендә акчалата сертификат һәм башка бүләкләр тапшырылачак. Катнашучыларны кунакчыллык тармагының 40 тан артык эксперты һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге белгечләр бәяләячәк.

Сайтта гариза бирергә һәм конкурс турында тулырак мәгълүматны белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда иң яхшы исеме өчен 10 номинациядә Россиянең 22 шәһәреннән 120 кеше көрәште. Аның нәтиҗәләре буенча 30 җиңүче һәм призер билгеләнде.

 

https://kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев