Түбән Камада «Гаилә» паркында район табибларына багышланган фотокүргәзмә ачылды
«Гаилә» үзәк паркында ачык һавада «Сәламәтлекне саклау – йөзләрдә. Үткән һәм бүгенге» фотокүргәзмәсе ачылды.
Анда медицина үсешенә һәм түбәнкамалыларның сәламәтлеген саклауга саллы өлеш керткән 40 күренекле табиб тәкъдим ителгән.
Чарага төрле учреждениеләрнең медицина персоналын, медицина көллияте студентларын һәм экспозиция катнашучыларын чакырдылар. Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин тармак хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
"Бу дөньяга килгәндә без күргән беренче кеше - табиб яки шәфкать туташы. Мөгаен, шуңа күрә дә без беренче күргәзмәне дә үзебезнең табиблар турында ясарга булдык. Авыр вакытта ярдәм кулы сузучыларга хөрмәт күрсәтү бу. Табиблар безне шатландырыр өчен барысын да эшлиләр. Бу күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәркем зур хөрмәткә лаек, һәм монда барысы да түгел дип уйлыйм», – диде Рамил Хәмзович.
Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев күргәзмәнең максаты турында сөйләде: "Фотографияләр хронологиясе үткәннән бүгенге көнгә кадәр вакытны үз эченә ала. Күргәзмә безнең халык тарих белән дә, бүген эшләүчеләр белән дә танышсын өчен оештырылган. Бер урында гына таптанмыйбыз, алга таба да үсәчәкбез". Чарада шулай ук район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов та булды. Ул Түбән Кама табиблары белән горурлануын билгеләп үтте, алар районнан читтә дә уңышлары белән танылган шәхесләр, диде.
Күргәзмә «Татнефть» ГАҖ, СИБУР һәм «База» креатив индустрияләр үзәге ярдәмендә Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан оештырылды. Алга таба экспозиция «Гаилә» паркыннан шәһәрнең башка урыннарына күчереләчәк.
https://tat.e-nkama.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев